поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2018 Җәмгыять

Пенсия августта артачак (пенсиягә кагылышлы 5 сорауга ҖАВАП)

Җәй көне эшләргә җыенган мәктәп укучыларына пенсия өлкәсенә кагылышлы нәрсәләрне истә тотарга? Пенсия кайчан артачак? Пенсия өлкәсендәге яңалыклар турында Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Зоя Пищальникова белән сөйләштек.

1. Җәй көне мәктәп укучылары акча эшләп калырга ашыга. Күп кенә оешмаларда СНИЛС сорыйлар. Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын кайдан алырга? Җәйге чорда вакытлыча эшләгән көннәр хезмәт стажына керәме?
– Эшкә вакытлыча урнашканда да шәхси лицевой счетның иминият номерын рәсмиләштерү мөһим. Моның өчен теркәлү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Таныклыкны ясау озак вакыт таләп итми. СНИЛСны күп функцияле үзәк аша да алырга мөмкин. Дөрес, бу очракта ул ун көн дәвамында әзерләнә. Таныклык бушлай бирелә. Стажга килгәндә, җәйге чорда вакытлыча эшләгән көннәр иминият пенсиясен билгеләгәндә исәпкә алыначак.
 
2. Еш кына өлкән яшьтәге әбиләр, бабайлар үзләрен тәрбияли дип, оныкларын терки. Эшкә урнашкан очракта, әби-бабайны караган өчен пособие түләнәчәкме?
– Юк. Чөнки әлеге пособие бары тик эшләмәүче кешеләргә генә каралган. Сүз уңаеннан, әби-бабайны караган еллар да, раслаучы документлар булган очракта, иминият стажына кертелә. Әгәр дә студент, мәктәп укучысы эшкә урнашырга уйлады ди, бу хакта пенсия бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Бу вакытта хезмәт килешүе, иминият таныклыгы, паспорт сорарга мөмкиннәр. Вакытлыча эш төгәлләнгәч, түләүләрне яңарту өчен, кеше кабат пенсия бүлегенә килә ала. Әгәр дә эшкә урнашып та бу хакта әйтмичә пособие алуыңны дәвам итсәң, законны бозу булып санала. Пособие акчаларын кире кайтарырга туры киләчәк. Моны суд аша да таләп итә алалар, Җинаять кодексының 159нчы маддәсе, 1нче бүлеге буенча җәза да каралган.

3. Тәрбиячесен югалткан студентларга, мәктәп укучыларына, эшкә урнашкач, пенсия түләнәме?
– Тәрбиячесен югалту буенча федераль социаль түләү алган студент, мәктәп укучысы ул акчаларны бары тик эшкә урнашканчы гына алырга хокуклы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортына йә һөнәри училищега кергәнче, өч ай буе пенсия болай да түләнми тора. Бу очракта пособие билгеләүне сорап, пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
4. Кайчакта студентлар академик ял ала. Бу очракта пособие түләнәме?
– Әйе, әгәр дә кеше хәрби хезмәткә алынмаган икән, аңа тәрбиячесен югалту буенча пособие түләнә. Ә менә укучы көндезге бүлектә укуын туктатса, үз теләге беләнме, әллә аны өлгермәгәне өчен укудан читләштергәннәрме – мөһим түгел, әлеге очракта пенсия алу хокукы бетерелә. Бу хакта пенсия бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Пенсия фондында бу турыда белми калырлар дип уйларга кирәкми, уку йортлары елына ике тапкыр Пенсия фондына студентлар турында мәгълүмат бирә. Дөреслек ачыклангач, законсыз рәвештә алып барылган сумманы кире кайтарырга кирәк булачагын онытмасыннар иде. Ул шактыйга җыелырга мөмкин.
 
5. Күпләрне кызыксындырган сорау: быел җәй пенсия артачакмы?
– Эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләре артачак. Август аенда пенсияне кабат исәпләячәкләр. Эшләүче пенсионерга иң күбе өч пенсия баллы өстәләчәк, бер пенсия баллы быел 81 сум 49 тиен дип исәпләсәк, пенсия иң күбе 244 сумга артачак. Сумма һәр кешенең хезмәт хакына бәйле рәвештә төрле булачак.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 09.06.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»