поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.06.2018 Шоу-бизнес

Алсу һәм Азат Фазлыевлар бер-берсе турында ни белми?

Бу юлы сорауларыбызны җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсенә юлладык. Бер-берсенең нинди җавап биргәнен алар белми, шуңа күрә кайбер әйберләр үзләренә дә ачыш булачак.

Сездә азык-төлекне кем ала?

Алсу: Икебез дә. Ләкин мин күбрәктер. Чөнки ир кеше нәрсә кирәген белми. Азат ул бөтен кибетне дә сатып алып кайтырга мөмкин.
 
Азат: Күбрәк мин сатып алам. Алсу өйдә булса, аны ал, моны ал әле дип, куша да, мин кереп алам.
 
Сезнең гаиләдә табак-савытны кем юа?

Алсу: Күбрәк миңа эләгә. Безнең Азат бик тәмле итеп пешерә, бәйрәмнәргә әллә нинди сюрпризлар ясап, мул табыннар корып куя. «Молодец! Инде савыт-сабасын да үзең юып куйсаң, вообще суперский була», – дигәч, анысын да үзеп юып куярга мөмкин.
 
Азат: Савытларны Алсу юа.
 
Гаиләдә акча кем кулында?

Алсу: Бездә акчаның тора торган бер урыны бар. Шуннан кемгә кирәк, үзе ала. Теләсә ничек итеп алмыйбыз инде, киңәшләшеп, белдереп.

Азат: Акчага икебез дә хуҗа.
 
Кем акчаны күбрәк туздыра?

Алсу: (көлә) Мин чүт кенә күбрәк туздырамдыр. Хатын-кызга барысы да күбрәк кирәк. Җитмәсә, соңгы араларда үземә игътибарымны арттырдым бит әле.
 
Азат: Алай кызыксынганым юк, белмим дә хәтта. Алай да Алсу түгел микән?
 
Гардеробта кемнең киеме күбрәк?

Алсу: Минеке инде. Ир-атка ул кадәр күп кием кирәкми бит. Аннары безнең Азат кибеттә кием сайлап йөрергә яратмый да...
 
Азат: У-у! Алсуныкы билгеле!  
 
Ирегез  өчен иң кадерле өч әйбер?

Алсу: (уйланып) Мөгаен беренче урында җырлары кадерледер. Аннары инде... машина. Машинасын ярата ул. Аннары... сәхнә киемнәредер...
 
Азат: (шулай ук уйланып) Монда точно гаилә керми инде, әйеме? (Юк, сүз кеше турында  түгел, дигәч), сәламәтлектер. Аннары фатир, аннары кием-салым. Сәламәт булсаң, торыр урының булса, өскә кияреңә булса – син бәхетле кеше инде.
 
Яраткан ризыгыгыз?

Алсу: Мин бик тә балык яратам. Ә Азат ит ризыклары, «второй»лар ярата. Әтнә ягында «әбәд ашы» диләр, менә шуларны ярата.
 
Азат: Алсу балык ярата инде. Ә минеке: өчпочмак, кыстыбый, манты.
 
Соңгы тапкыр кинога кайчан бардыгыз?

Алсу: Азат белән бергә күптән барган юк инде, бер ел бардыр. Ә мин балалар белән барып кайттым әле.
 
Азат: Алсу балалар белән йөреп тора ул. Ә бергә кайчан бардыкмы? Хәтта хәтерләмим дә. Бер ярты еллап элек түгел микән?
 
Казандагы иң яраткан урыныгыз?

Алсу: Казанда юньләп торган да юк, димәсәң... Шуңа да алай өздереп кенә, менә шул төшен яратабыз дияргә?..  Казанның үзәгедер. Элек укыган, тулай торакта яшәгән җирләрнедер. Шуннан узганда, элеккеләрне искә алып узабыз.
 
Азат: Казан Кремлен яратабыз.
 
Бер-берегезнең ошаган сыйфатлары?

Алсу: Азат бик тә бала җанлы, нечкә күңелле.
 
Азат: Алсу сүзендә тора, беркайчан да ялганламый, тәнкыйтьләсә, бик дөрес итеп тәнкыйтьли.
 
Соңгы тапкыр бер-берегезгә кайчан ачуыгыз килде?

Алсу. Ачу килде, дип, алай зурдан кубып ачуланышкан юк инде. Булса, шул эш буенча гына. Мин хатын-кыз үзенә артыгын алмаска, бераз иренә аркаланып яшәргә тиеш дип саныйм.
 
Азат: Бер атна элек микән, ачу бик нык чыккан иде. Мин онытканмын, Алсу искә төшермәгән. Менә шуның өчен эләкте үзенә. Аннары үз хатамны аңладым инде.  
 
Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме?

Алсу: Азат минекен белә. Мин дә аныкын белеп торам. Азат кайвакыт балалар алып уйнамасын дип, паролен үзгәрткәли.
 
Азат: Беләбез.
 
Бер-берегезнең телефонында ничек язылгансыз?

Алсу: Мин аны матурым дип язып куйдым. Ә ул мине җимешем дип язган булырга тиеш.
 
Азат: Миндә Алсу «Минем Алсуым» дип язылган. Ә мин Алсуда... (көлеп җибәрә) Кара, белмим дә... Җимешем дип түгел микән?
 
Балаларыгызны нинди һөнәр ияләре итеп күрергә телисез?

Алсу: Улларыбызны сәнгать өлкәсендә күрергә телим. Оештыручымы икән... Организаторлар булсалар, мин каршы булмас идем.
 
Азат: Артист булсалар да бер сүз әйтмим. Без менә икебез дә артист, Аллага шөкер, тормыш шулай гына барса, без бик канәгать.  
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»