поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2018 Язмыш

Татарстанда 76 яшьлек пенсионер мохтаҗларга ярдәм итү өчен эшләп йөри

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер. Халыкта әнә шундый мәкаль бар. Күпләр изге гамәлен күрсәтми эшләсә дә, кайвакыт бу хакта башкаларга җитке­рүнең дә гөнаһы юк. Мактану яки макталу түгел, тормыш­ның асылын аңла­мыйча, булганына шөкер итмәү­челәргә гыйбрәт булсын өчен.

Газетабызда ярдәм сораган язмалар күп чыга. Мохтаҗлар да күп очрый юлыбызда, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә. Кайбер сабыйлар турында әле язганда ук, бу балага Нурфаяз абый, ул булмаса, Таһир абый булышмыйча калмас, дигән уй килә. Күңел алдамый, озак та үтми, телефонга бу абый­ларның берсеннән бул­са да смс  килеп тө­шә: “Узган атнада ярдәм сораган балага акча җибәргән идем. Барып җит­те­ме икән?” Берсе – сиксәннең теге ягында, икенчесе дә аннан калышмый. Алар акчаны безнең кебек интернет аша гына күчерми, район үзәгенә барып, банк аша эш йөртә.

Таһир абый Галиуллин белән моннан бер ел элек таныштык. Пенсиясен мохтаҗларга тотар өчен, бу абый әле дә эшләп йөри икән. “Миңа – 76 яшь. Сәламәт­легемнән зарланмыйм. Тапкан акчамны гаи­ләмә тотам, пен­сиям­нән ятимнәргә, авыруларга өлеш чыгарам. Үзем яши торган Биектау районының Күлле авылындагы авыр хәлдәге кешеләргә дә булышам. Бу гамәл­лә­ремне Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен башкарам, – дип сөйли Та­һир абый. – Сезнең газетаны яратып алдырам. Авыр хәлдәге ке­ше­ләр турында язган мәка­лә­ләрне кат-кат укып чыгам. Үзем­не әллә ни бай дип әйтә алмыйм. Әллә ни күп акчам юк. Әмма ай саен кемгә булса да акча җибәр­мичә калмыйм. Без­нең бит тормышыбыз шөкер итәр­лек. Ашарга бар, авыл җирендә ризыксыз тормыйбыз. Кемнедер сөендерә алсам, күңелгә рәхәт”.
 
Таһир абый – Әлки районы­ның Иске Чаллы авылыннан. Язмыш кушуы буенча, Биектау районында төпләнеп калырга насыйп була. “Туган як әле дә сагын­дыра, – ди ул. – Авылымны да онытмыйм. Мәчет төзелгәндә, бе­раз булса да сәдака бирә алдым”.
 
Таһир абый газетабызның 100 еллыгы уңаеннан узган кичәгә дә килде. Билгеле булганча, әлеге чараны без хәйрия концерты итеп оештырдык һәм Биектау районындагы Дөбьяз авылы егете Илнар Хәлиуллинга ярдәм итәргә тырыштык. “Мин концертка махсус килдем. Редакция журналистларын күрәсем килде. Хәйрия чаралары ничек уза икән дигән кызыксынуым да бар иде. Шаккатып, сөенеп кайттым. Алып килгән акчамны Илнарның әтисенә тапшырдым. Кичке якта, Илнар үзе шалтыратып, рәхмәт әйтте. Шул сүз бар дөньямны яктыртты. Күңелгә рәхәт бер хис тулды. Шул егеткә бераз булса да булыша алганыма сөен­дем, – ди Таһир абый. – Аллаһы Тә­галә кабул итеп алсын. Бүгенге көн белән генә түгел бит әле, бакыйлыкка күчәсе бар. Әнә шунда барганда букчам буш булмасын дим”.
 
Сүз уңаеннан, Илнар Хәлиул­лин­га хыялын тормышка ашырыр өчен 9 миллион сум акча кирәк иде. Бу кадәр сумманы ничек җыеп бетерербез, дип баш ватканда, башка клиника белән элемтәгә кергәннәр. Болары 4,5 миллион сум акча сорый икән. Алар егетне 18 июньдә үзлә­рендә көтә. Шөкер, җитмәгән сумманы мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән җыеп, Илнар юлга чыгарга әзерләнә. Без аның савыгуын, күңе­ле көткәннән дә ныграк сәламәт­ләнеп кайтуын телибез.

 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.06.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»