|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2018 Җәмгыять
"Адәм көлкесе, үзебезнең татар телендәге радиога урысча реклама биреп ятабыз бит!" (ХАТ)Шөкер, шундый радиобыз бар әле дип, “Тәртип” радиосы программаларын сәгать 5тән 7гә хәтле рәхәтләнеп тыңлыйбыз да, аннан, хәзер инде яшьләр тыңласын дип, эшләребезне эшләргә тышка чыгып китәбез. Яшьләргә “Иртәнге чәй” кебек күңелле тапшырулар да бик кирәк, үзебез дә яшь чакта, юктан да кызык табып, пырхылдап көләргә генә тора идек бит. Тик шулай да, яшьлек, мәхәббәт дисәк тә, матур тавышлы яшьләребезнең өч тиенлек тә мәгънәсе булмаган сүзле “җыр”ларны шундый да өзгәләнгән булып җырларга маташулары көләсене китерә безнең дә кайчакта. Ул кадәр өзгәләнергә җыры ул түгел шул дип уйлап куясың, аны кызганып. Әнә, Габделфәт Сафинның кайбер җырларын тыңлап, клипларын карасыннар иде алар. Ул “Уфалла арбасы” гына да ни тора! Милләтебезгә багышланган тагын бик шәп бер җыр ишеттем әле мин аның башкаруында, тыңлаганда ирексездән каз тәннәре чыга. Мондый җырларыбызны тыңлаганда, Беренче бөтендөнья сугышында әсир төшкән бабаларыбызның җырларын Европада юкка гына яздырып алмаганнарын аңлыйсың.
Менә шундый җырлар тудырган матур күңелле газиз халкыбызның күрә торып бетүенә юл куярга безнең бернинди дә хакыбыз юк. Телебез бетмәсен өчен һәркайсыбыз, кулыбыздан килгәнчә, нидер эшләргә бурычлыбыз. Балалар, оныкларыбыз ишетеп, сөйләшеп үссен дисәк, аның кулланылышын арттырырга кирәк. Ә моның өчен әллә нинди тауташлар күчерергә дә кирәкми бит югыйсә, үзебезгә мөмкин булган һәр җирдә татарча сөйләшергә генә кирәк. Базарга, кибеткә бардыңмы, сора үзеңә кирәк әйберне татарча, аңламасалар гына русчага күчәрсең. Беркөнне интернетта ничек итеп яһүдләрнең үзләренең телләрен терелткәннәре турында укыдым әле. Шул телне тергезергә тырышып йөргән активистларның берсе, инде хәзер кулланылмый торган сүзне эзләп табып, шул әйберне базардан алып кайтырга кушып, кеше иң күп йөри торган базарга хатынын җибәрә. Бер бара теге хатын базарга, ике, өч бара, һаман сатучылардан теге товарны сорый бу. Шулай итеп, сатучылар да бу товар белән кызыксынып китәләр, сорау булгач, сатып та була дигән сүз бит. Менә, шулай итеп, бу сүз кабат кулланылышка кереп тә китә.
Ә без нишлибез инде телебезнең кулланылышын арттыруда? Адәм көлкесе, үзебезнең татар телендәге радиога урыс телендә реклама биреп ятабыз бит!
Хуҗамәт авылындагы авыл хуҗалыгы техникасын сатучы фирма нигә дип үз товарын “Кузембетьевский” дип, урыс телендә рекламалый инде, йә? Нәрсә инде бу?! Соң, тыңламыйлар урыслар татар радиосын, тыңламыйлар! Юләр түгел бит инде алар аңламаган радионы тыңлап утырырга. Шулай булгач, бер тиен дә югалтмыйсыз сез, әфәнделәр, татар радиосына татарча реклама биреп. Хуҗамәтлеләр, безне генә язган дип, үпкәләмәсеннәр, колакка иң нык чалынганга гына яздым, андый оешмалар бөтен җирдә дә җитәрлек. Ничек ачуың килмәсен инде, дәүләт ярдәме аркасында шундый зурайган оешмаларыбызның җитәкчеләре үз радиобызга үз телебездә реклама бирергә дә чирканалар бит. Алар әллә президентыбызның: “Фәлән Фәләнеч, нигә татар радиосына татарча реклама бирмисең?” — дип сораганын көтәләр микән?
Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА. Мөслим—Чаллы.
--- |
Иң күп укылган
|