поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.06.2018 Хәвеф-хәтәр

Янгыннан зыян күрүчеләр күз яшен тыя алмый: «Бөтен товар юкка чыкты, әллә сату эшеннән китәргәме инде?!»

Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан «Порт» базары яна. “ШК” журналистлары янгын булган урынга барып, зыян күрүчеләрнең хәлен белешеп кайтты.

Кап-кара төтен, җил аны тагын да еракка тарата, “Порт” каршында төркем-төркем кеше. Полиция хезмәткәрләре, коткаручылар белән берәттән сатучылар, сатып алучылар да бар. Кемдер бу тамашаны читтән күзәтә, товарлары көлгә әйләнгән сатучылар борчуда, янгын урыныннан китәргә ашыкмый.
 
– Минем эш сәгатем 10 да гына башлана. Килсәм, бар җирдә төтен. Кешеләр чабыша. Мин кесә телефоннары, планшетлар, төрле гаджетлар сата идем. Килгән зыянны хәзер исәпләп тә чыгара алмыйм. 40ар мең сумлык телефоннар да бар иде. Бернәрсә иминиятләштерелмәгән. Янгынны сүндергәч, бәлки безне кертерләр, бәлки товарның бер өлеше булса да сакланып калгандыр,– дип өметен өзми Светлана.
 
Мөхәммәт аяк киемнәре саткан. Әмәт бистәсеннән эшкә килеп йөргән. Янгын  башланганын белүгә чыгып йөгердек, ди. Баксаң, биредә рәсми теркәлмичә эшләгән булган икән. Шуңа да иминият акчасын кайтару икеле. Бер читтә елый- елый Гүзәл ханым вакыйганы телефоннан туганнарына сөйли.
 
 – Мондый янгынны беренче генә кичерүем түгел инде. “Родина” базарында бер янган идем. Ул чакта азмы-күпме сакланып калган товарны юып та карадым, тик төтен исе бетми, киемнәр дә сатарлык хәлдә булмый. Бу юлы да бөтен товар юкка чыкты. Әллә сату эшеннән китәргәме дип тә уйлыйм, – диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча. Монда эшләүчеләрнең күбесе «Адмирал», “Тура” базарында саткан кешеләр.
 
Сатып алучылар да шок хәлендә. Кайсы Лаештан кадәр базарга килгән булган.  Бушлай машина кую урыннары, иркен рәт аралары булганга да күпләр үз иткән “Порт”ны. Базарның аскы катында «Ашан» кибете урнашкан. Янгында зыян күрүчеләр юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин әйтүенчә, “Адмирал” базарында булган фаҗига сабак биргән, күрәсең. Ул чакта товарны саклап калам дип, кайберәүләр янгынга кереп һәлак булган иде. Ә “Порт”та кеше ялкынга ташланмаган. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән. Хәер, күбесе базарга килгән вакытка янгын башланган булган инде.  
 
- Янгын турындагы хәбәр безгә 8.22 сәгатьтә килеп иреште. Казан бүлекчәсенең янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны оператив төстә фаҗига урынына килеп кешеләрне эвакуацияләде. Барлыгы 20 кешене коткардылар. Кешеләрнең гомеренә зыян килмәгән. Янгын 20 квадрат метр мәйданда бара. Дүрт хәрби участок булдырылды, барлыгы 21 берәмлек техника, 80 кеше янгын сүндерүдә катнаша, –диде Андрей Родыгин.
 
Соңгы мәгълүматлар буенча, янгын “Порт” базарының беренче катында башланган. Анда сәүдә рәтләре, кафе урнашкан булган. Әлеге районда су белән проблемалар күзәтелгәнгә, дүртенче номерлы чакыру игълан ителгән. Янгын сүндерүчеләргә су тулы цистерналар белән коммуналь хуҗалыгы техникасы да ярдәм итә.
 
 Белгечләр әйтүенчә, товарлар бер берсенә якын урнашканга, өстәвенә күбесе синтетик материалдан булганга кара төтен чыга. Янгын сүндерүчеләргә махсус сулыш алу аппараты киеп эшләргә туры килә. Базарның планировкасы катлаулы  булу да эшне күпмедер дәрәҗәдә тоткарлый. Әлегә янгынның сәбәбе ачыкланмаган. Тикшерү эшләре дәвам итә. Базарны янгын куркынычсызлыгына соңгы тапкыр 2016 елның март аенда тикшергән булганнар.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 05.06.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»