|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2018 Дин
Башкортстанда бер гаилә баланың баш астына Коръән дип уйлап Җинаять кодексын салып йоклатканБашкортстанда бер гаиләдә озак еллар буе РСФСРның 1926 елгы Җинаять кодексын Коръән дип белеп яшәгәннәр. Әлеге китапның гарәп телендә язылган булуы ялгышлык китереп чыгарган. ТАСС язуынча, китапны Рафия Зинәтуллина гаиләсендә буыннан-буынга тапшырып барганнар. Хуҗа хатын үзе дә "изге китапны" улының баш астына куеп йоклата торган була. Могҗизамы-юкмы, үзе дә шуны белми Җинаять кодексы белән йоклап үскән бала олыгайгач милициядә хезмәт куя башлый.
Чынбарлык күп еллар үткәч кенә ачыклана. Зинәтуллиннар гаиләсе Коръән дип уйлаган кодекс китабын Уфаның Эчке эшләр министрлыгы музеена тапшырган.
--- |
Иң күп укылган
|