поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.06.2018 Дин

"Кыйбатлы машина булсын дип, кредитларга баталар. Кая инде ул мәчеткә килү турында уйлау?"

Аллаһ беренче урында булса, калган бөтен нәрсә дә үз урынында булыр. “Кешеләр фани дөньяны беренче урынга куялар, уңышсызлыкка очраганда чәчләрен йолкып, башларын ташка оралар. Ә бөтен авырулар да нервыдан килеп чыга бит. Матди байлык туплыйм дип борчылудан кешенең сәламәтлеге какшый, гомере кыскара.

Әгәр кеше беренче урынга ахирәткә әзерләнүне куйса, ул сабыр итеп, кайгы-хәсрәтне җиңелрәк кичерә. Беркем дә иртәдән кичкә кадәр намазлык өстендә утыр дип әйтми”, — ди 44 яшьлек дин кардәшебез Марат Мөхәммәтов. Ул үзе төзелеш өчен кирәк-яраклар сату кибетендә менеджер булып эшли. Тумышы белән Актаныш районыннан. Дингә 29 яшендә, тормышта үз юлын таба алмаганга килә. Дингә килгәч, бу сукмакны, ниһаять, таба да. Үзлегеннән гарәп графикасын өйрәнә. Соңыннан Ижауда Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдиновтан дәресләр ала, дини китаплар укый. Бүгенге көндә ул Сарапул шәһәренең Элеконд бистәсендәге мәчеттә гарәп графикасы буенча дәресләр алып бара. 16 ел бер калдырмый ураза тота икән. “Изге Рамазан аеның һәр көнен алдан планлаштырып куям: ифтарга кая барырга, нинди игелекле эшләр кылырга һәм башкалар. Ризыктан тыелып торганда аңнарыбыз чистара – бөтенләй икенче төрле уйлый, фикер йөртә башлыйбыз. Әле тагын күз-колак, аяк-кул уразасы да бар: ялган, гайбәт, яла ягу, сүз йөртү, начар сүзләрдән тыелу мәслихәт. Бу айда шайтан чылбырга бәйләп куела”, — ди Марат әфәнде.
 
Аның белән сөйләшкәндә, үземнең кечкенә чакны искә төшерәм. Бәләкәй вакытта, гаиләбез уразага кергәндә: “Безне дә сәхәргә уятыгыз”, — дип сорый, үтенә идек. Ә азан тавышын беркем дә тыныч кына тыңлый алмыйдыр, бер мизгелдә күңел төпләрен актарып ташлап, күзләр яшьләнә.
 
Марат белән әңгәмәне дәвам итәбез. “Матди байлыкка омтылу көчле. Адәм балаларына кызыгу объектлары, ай-һай күп хәзер. Әйтик, зур йорт, кыйбатлы машина булсын дип, кредитларга баталар. Болар бит барысы да зур чыгымнар! Кеше шуларны булдырам дип, тынычлыгын югалта. Менә шул күзне, башны томалый да инде. Кая инде ул мәчеткә килү турында уйлау? Кием-салым сатып алуның да очы-кырые күренми. Кеше үз нәфесенең колына әверелә, гыйлем алырга омтылмый”, — ди ул, үз борчуларын белгертеп.
 
Марат бүген дин тоту өчен бернинди дә каршылыклар булмавына сөенә. Биш вакыт намазын калдырмый, эштә булганда, директор кабинетында укый икән. Тормыш иптәшен дә татар милләтеннән сайлаган ул, аның белән Данил һәм Мәлик исемле ике ул үстерәләр. Марат дингә күп кешеләрне алып килгән, намазга бастырган. Эчкерсез, ачык, ихлас. “Мөселман кешесенә бөти тагу, йолдызнамәгә ышану, күрәзәчегә бару – хәрәм! Чөнки бу Аллаһка ышанмауны дәлилли. Бары тик Аллаһ кына барысын да белә”, — дип, үгет-нәсыйхәтләрен бирә.
 
Әңгәмәдәшем Төркия, Мисыр илләрендә булып кайткан. “Анда да шул проблемалар”, — ди ул. “Кешегә: “Эчмә, урлама! Тегеләй ярамый, болай ярамый”,- дип әйтү файдасыз, барыбер тыңламый. Ни өчен шулай эшләргә ярамаганын аңлатырга кирәк, динебез шуны аңлата. Ураза тотсаң — әҗер савабын, хезмәт хакы алган кебек, алырсыз.
 
Бу айда бер савап җиде йөз тапкыр арттырып кабул ителер. Ифтарлар – дин кардәшләребезне берләштерә. Рамазан аенда туганнарыгызга, дус-ишләрегезгә кечкенә генә булса да бүләк бирегез. Ул изге айны исләренә төшереп торыр”, — диде ул әңгәмә ахырында.
 
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.

---
Яңарыш
№ --- | 04.06.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»