поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.06.2018 Шоу-бизнес

Алинә Шәрипҗәнова: "Авылны халкы өчен яраттым"

Җырчы Алинә Шәрипҗанова — Саратов өлкәсе кызы. Чаллыда музыка лицеен тәмамлагач, талантын күреп, Казан дәүләт мәдәният институтына чакыралар һәм имтиханнарсыз кабул итәләр. Республика данын яклап, кайларда гына чыгыш ясамады ул. Шәһәрдә яшәргә бөтен мөмкинлекләре булса да, Алинә авыл тормышын сайлады.

Берничә ел элек Биектау районының Калинино авылында йорт сатып алып, шунда төпләнде. Чаллы егете Айдар белән гаилә корып, бер-бер артлы балалар тапты. Әле күптән түгел, Алинә өченче бәби алып кайтырга җыена, дигән хәбәр таралды. Соңгы арада җырчы тормышында нинди яңалыклар булган? Үзеннән сөйләтик.
 
— Алинә, соңгы арада концертлардагы чыгышларыңнан соң күпләр сине, бәби көтә, дип сөйли башлады. Өченчесен алып кайтырга җыенмыйсыңдыр бит? 
 
— Тамашачым нык игътибарлы, рәхмәт (көлә). Соңгы арада “солянка”ларда катнаштым. Шуннан бу хакта сораулар күп ява башлады. Анда мөселман кибетеннән алган күлмәктән чыгыш ясадым. Биле бераз өстәрәк, итәге киңәеп китә. Моделе шундый. Ул йөкле кебек күрсәтә икән...
 
— Чит төбәктә тугансың, әниең дә татар түгел, шулай да татарча яхшы өйрәнгәнсең, Алинә... 
 
— Әбием, әтием, алар ягыннан бөтен туганнар да — татар. Бик чиста сөйләшәләр. Һәр җәй энем белән каникулда авылдагы туганнарга кайтып тора идек. Өйрәнелгән инде. Өйдә дә көндәлек сүзләрне гел татарча әйтә идек...
 
— Йортны ни өчен Калининодан алдыгыз? 
 
— Авылның энергетикасы ошады. Беренче аралашуда ук күршеләр күңелемә ятты. Алар өчен сайладым дисәм, дөресрәк тә булыр! Өч төрле милләт халкы дус-тату яшибез. Бер-беребезгә булышабыз. Казанда да яшәргә мөмкинлек бар. Әмма безгә авыл ошый. 
 
— Балалар бакчага йөриме? Нинди кызыксынулары бар? 
 
— Улыбыз Әмир Биектауның “Тургай” балалар бакчасына йөри. Аны районга йөртү җайлы. Бакча бик әйбәт, Әмиргә ошый. Ирем Эчке эшләр министрлыгында эшли, шул сәбәпле кызым белән бакчага ташламалы чиратта торабыз. 
 
Улыбыз йолдызлар, планеталар, космос, техника, төзелеш белән кызыксына, конструктор җыярга ярата. Туган көненә дә телескоп сорады. Чын малайларча: сүтәбез, җыябыз, ватабыз... (көлә). Биергә дә бик оста. Кызыбыз Әлмира бик матур җырлый. Тавышы шәп! Тәүфыйклы, бәхетле балалар булып үссеннәр...
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 02.06.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»