|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2010 Шоу-бизнес
ҖАНГА ЯКЫН ШӨГЫЛЕМКешенең төп эшеннән тыш, җанына, күңеленә аеруча якын, ләззәт бирә торган ниндидер бер шөгыле була. Кул эшенә бәйлеме ул, чәчәкләрме, балыкчылык яки аучылыкмы, гадәти булмаган спорт төреме, сәяхәт итүме яисә ни дә булса җыю (коллекцияләүме) – һәрберебезнең дә әнә шундый бер хоббие бар. Күңелләренә хуш килә торган шөгыльләре турында җырчылардан да сораштык. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина элегрәк төрледән-төрле савыт-сабага битараф булмаган. Кая барса да шуларны күтәреп кайткан. Җырчы үзе әйтмешли, хәзер алар балаларына, хәтта оныкларына да җитәрлек икән инде. Зөһрә ханымның тагын бер шөгыле бар: ул 30 ел дәвамында сөлге һәм урын-җир кирәк-яраклары җыя. Аның сандыгында нинди генә сөлге юк. Чиккән сөлгеләр, киндер тастымаллар янәшәсендә чит илләрдән, чит төбәкләрдән кайтканнары да бихисап. Тормыш иптәше Азат әфәнденең әбисеннән калган борынгы сөлге аеруча кадерле җырчыга. «Борынгы сөлгеләрне кулланып булмый, ә менә башкаларын рәхәтләнеп файдаланам. Аларны бакчадагы йортыбызга да элеп куйдым», – ди ул.
Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиеваның рәссам-бизәүче белгечлегенә укыганлыгын язган идек инде. Әлеге сәләте аңа тормышта да бик ярдәм итә – Резидә ханым кәкре, кипкән агач ботакларын, күбәләкләрне һәм вак чәчәкләрне файдаланып, үзенчәлекле, искиткеч матур композицияләр тудыра. Әле күптән түгел генә үзләренең йокы бүлмәләренә дә тимер кысалы композиция ясап куйган. Моның өчен ул җирлек итеп чәчәк бәйләмен ясаганда кулланыла торган гап-гади челтәрне файдаланган. «Бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Гомумән, чүп-чар яратам мин, тик композицияләрне сирәк ясыйм, чөнки аңа вакыт, илһам һәм тынычлык кирәк», – ди җырчы. Резидә Шәрәфиеваның өендә бик күп гөлләр дә үсә. Тик ул аларның чәчкәлеләрен түгел, ә зур яфраклы, биек булып үсә торганнарын ярата. Аеруча фикус гөленә мөкиббән.
Яшь җырчы Диләрә Илалетдинова да матур-матур гөлләр һәм чәчәкләр сатып алырга, аларны карап үстерергә ярата. Җырчы әле күптән түгел генә азалия гөле алган икән. «Яңа гөлләрнең исемнәрен белмәсәм дә, ошаса, барыбер сатып алам», – ди ул. Аеруча тамчы гөле, орхидеяның бөтен төрләрен ярата икән.
Ә менә Раяз Фасыйхов ял вакытларында балыкчылык белән шөгыльләнә. Үз авылларына кайткач, әтисе белән балык тотса, Казан янындагы елгаларга артистлар, аерым алганда, Булат Нигъмәтуллин һәм Марат Мухин белән бергәләп йөриләр. Аеруча Мишә һәм Курлянка елгаларын үз итә Раяз. Тик җырчының үз кагыйдәләре дә бар: беренчедән, ул кышкы балык тотуны яратмый, икенчедән, балыкны бары тик кармак белән генә тота.
Үзенең тамаша.ру сайтын булдырган Илназ Сафиуллин исә интернет челтәрләре белән «җенләнә». Узган елның 1 апрелендә ачылган әлеге сайтта тиздән яңа рубрикалар да барлыкка килергә тора икән. Моннан тыш җырчы авыр атлетика спорты белән шөгыльләнергә һәм тау чаңгысында йөрергә ярата.
Алсу Хәбибуллинаның хоббие да үзенчәлекле. Сәйләннәр белән күптәннән мавыккан җырчы, төрле илләрдән матур-матур ташлар һәм кабырчыклар алып кайтып, аларны сәйләннәр белән бергә ябыштырып, гадәти булмаган фигуралар ясый. Фото кысаларын да шулар белән бизи икән. Шулай ук төрле формадагы хушбуй капкачларын җыю да — җырчының хоббие. Алай гына да түгел, аларны нинди дә булса үзенчәлекле фигуралар ясауда файдалана. Шулай ук туганнарын, күз явын алырлык табигать күренешләрен фотога төшерү дә җырчыга әйтеп бетергесез ләззәт бирә. «Алар белән әллә никадәр альбом тулды инде», — ди җырчы.
Нурзадәнең бию белән җитди шөгыльләнүе тамашачы өчен сер түгелдер. Ул концертлары вакытында хәтта белгечләргә дә мөрәҗәгать итә. Җырчының күңеленә эстрада түгел, ә халык биюләре якынрак. Аеруча шәрык һәм һинд биюләренә мөкиббән. Җырчы бу шөгыленнән башка тагын китап укырга һәм ыргаклы энә (крючок) белән бәйләргә дә ярата.
Ә менә Салават Миңнеханов чит илгә барган һәр кешедән нинди дә булса бер сувенир алып кайтуларын үтенә. Махсус тартмада Америка, Австрия, Германия, Польша һәм башка илләрдән кайткан сувенирлар, ташлар һәм кабырчыклар саклана. Моннан тыш, балык тотарга да бик ярата җырчы. Тик аларның ерткычлар семьялыгына (мәсәлән, окунь) кергәнен генә аулый. Барыбыз да Салават Миңнехановның клиплар төшерүен белә. Аңа да җырчы эш итеп түгел, ә хобби буларак карый икән, чөнки бу аңа ләззәт һәм илһам бирә. Әгәр сез Салаватны шәһәр урамнары буйлап велосипедта җилдергән яки сәүдә үзәкләрендә зур-зур сумкалар күтәргән килеш күрәсез икән, аптырап калмагыз — болар да җырчының хоббилары.
Эстраданың иң хәрәкәтчән җырчысы Мөнир Рахмаевның хоббилары сәламәтлек һәм кәефкә бәйле. «Хәрәкәт ул – тормыш» дигән девиз белән яшәүче җырчы чаңгыда, тимераякта шуарга, сноубордта йөрергә, шахмат һәм шашка уйнарга ярата.
Фатирында Сырок исемле күсе, Сима атлы песи һәм Акташ кушаматлы эт асраучы, авылда казлар үстерүче Алинә Шәрипҗанова табигатькә һәм хайваннарга үлеп гашыйк. Шулай ук яшь җырчыны машиналарга бәйле бөтен яңалыклар да кызыксындыра. Заманча бию һәм бәйләү дә – Алинәнең хоббилары.
Ат өстендә йөрү – Асылъярның иң яраткан шөгыле. Ул, манежда йөрүгә караганда, кырда һәм урамда юыртуны өстенрәк күрә. «Атлар белән 2006 елда кызыксына башладым. Аннан соң акрынлап сорашып, белешеп, китаплар укып, йөрергә дә өйрәндем», – ди җырчы. Асылъяр Казанның яңа ипподромында, Мирный бистәсендәге ат-спорт комплексында үзен өендәге кебек хис итә.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|