поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2018 Авыл

Язның бер көне ел туйдыра...

Гали авылында гөрләп узган 9 Май бәйрәменә баргач, мин Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыятенең яңа җитәкчесе, шушы бәйрәмнең оештыручысы һәм спонсоры Камил Бәкер улы Исхаков белән танышкан идем. Ул 2005 елдан бирле терлек үрчетү белән шөгыльләнә.

Тора-бара аның хуҗалыгы үсеп китә, һәм ул 2011 елда Красный Мост авылы башында терлек фермасы төзеп җибәрә. 
 
Уңышлы эшләп килүче фер¬мер-крестьян хуҗалыгы җи¬тәкчесеннән шунда ук интервью алырга да теләгән идем. Барып чыкмады. Бәйрәм оештыру эшләре белән мәшгуль Камил әфәнде әңгәмәне башта - унынчы майга, аннан унбишенә кадәр  кичектерде. Ниһаять, без Гали авылы администрациясе янында очраштык. Кул кысышып күрешкәч, Камил Бәкер улы бер генә сүз әйтте: “Әйдә!”  Мин дә кая баруыбызны сорап тормадым, билгеле инде, кырга. Камил Бәкер улы күршедәге Рысайкино авылы тирәсендәге арендага алынган 2500 гектар җирләрне эшкәртә икән. Үз мил¬кендә дә 500 гектар җире бар. 
 
Рысайкиноны узып, унбиш километр чамасы баргач, юл тау битенә менеп китте һәм еракта советлар заманыннан калган Т-150 һәм кояшта ялтырап торган яңа Нью Холланд маркалы инглиз тракторлары күренде.
 
- Әнә, Кинельская 59 сортлы бодай чәчәләр. Ул, башлыча, мал азыгы булып бара.  Малларга дип, бодай, солы, арпа, кукуруза җитештерәбез. Мең гектар мәйданга көнбагыш чәчтек. Анысы сатуга инде. 300 гектар җир парга калдырылды, бераз ял итсен, - дип хуҗа кыр эшләре белән таныштыра башлаган иде, каршыбызга килүче инглиз тракторы туктады да тракторчысы җиргә сикереп төште
 
- Анатолий Маняков булам. Рысайкино авылы кешесе мин.
 
- Чәчү ничек бара, про¬б¬лемалар юкмы, сыйфатлы итеп чәчәсеңме? - дип сораган идем, үпкәләттем ахыры.
 
- Беренче ел гына эшлә¬мибез инде. Рәтен беләбез, - дип елмайды тракторчы. 
 
- Ашламалар да кертәсездер инде? - дип сораштырам һаман.
 
- Башлыча минераль ашламалар кулланабыз. Чүп үлән¬нәренә каршы гербицидлар кертү өчен яхшы гына яң¬гырлар кирәк. Ә яңгыр, үзегез күрәсез, кинәндерми әлегә, - дип аңлатты Камил әфәнде.
 
- Анатолий, эш графигы белән канәгатьме, хуҗа көчләп эшләтмиме? - дим.
 
- Чәчү вакытында уникешәр сәгать эшләргә туры килә. Язның бер көне ел туйдыра бит. Төшке ашны кырга китереп бирәләр, хезмәт хакына да зарланмыйбыз. Бар да яхшы, - дип Анатолий тракторына утырды да, тузан туздырып, китеп тә барды. Аның артыннан, чәчкеч эшен тикшергән сыман, кара каргалар өере иярде.
 
Бу хәтле кырларны эшкәртү, ашлама кертү, чәчү, урып-җыю өчен техника да, эшчеләр дә күп кирәк. Шуңадыр да Камилнең улы Салават, Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайткан, хәзер үз фермаларында ветеринар һәм терлекче булып эшли. Дөресен әйткәндә, Камилнең бөтен гаиләсе дә гаилә бизнесында кайный: олы кызы Гөлүсә - бухгалтер, хатыны Гөлчәчәк һәм ун яшьлек төпчек кызы Камилә өй эшләре белән шөгыльләнәләр, эштән кайтучыларга аш-су әзерләп торалар.
 
 
...Хуҗа, мине Салаватның хуҗалыгы белән танышырга калдырып, үз эшләре белән китеп барды. Красный Мост янындагы фермага якынлашып килгәндә "Исхаков" дип язылган стела күреп калдым. Димәк, дөрес юл белән барам икән. Бераз өстәрәк зур гына ашлык сак¬лагыч, булса кирәк. Шлагбаум аша узсаң, сул якта контора кала. Анда Исхаковның кабинеты, бухгалтерия һәм хуҗалык блогы урнашкан. Салаватны эзләп, фермага таба юнәлгән идем – исем китте. Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә – тирес түгү эше автоматлаштырылган, сыерларны аппаратлар ярдәмендә савалар. Шунда ук бозаулар фермасы да бар. Биналарның берсеннән килеп чыккан Салават миңа шуларны күрсәтеп йөргән арада, симментал токымындагы бер сыер күз алдымда бозаулады да куйды. Гомерем буе Себердә эшләгән кеше буларак, мин андыйны күргәнем юк иде әле. Бозауны әнисе ялап та бетермәде, бәләкәч үз аякларына басып, чайкала-чайкала дөнья белән танышырга китеп барды.
 
- Үзебез төзегән 5 ферма бинасының һәрберсе 150 баш терлеккә исәпләнгән, - дип хуҗалыкны күрсәтеп йөрде Салават. Заманча итеп корылган бинаның тәрәзәләре плас¬тиктан эшләнгән, ә ишекләре һәм диварлары җылытылган. Эчке ягы еш кына известь белән акшарланып тора, электр җылыткычлары, җылы суы да бар. Биредә 800 баш симментал һәм кара чуар токымындагы савым сыерларын сигез савучы аппаратлар ярдәмендә сава. 
 
Хуҗалыкта иллеләп кеше эшли. Алар өчен, советлар заманындагыча, ашханә бар. Биредә эшләүчеләр төшке һәм кичке ашларны бушлай ашыйлар, ә кырда эшләүчеләргә ризыкны илтеп бирәләр.
 
 
- Сез киткәч, яңа туган бо¬зауның үгезме, танамы икәнлеген карарга булыр әле. Без бит үгезләрне авыл халкына сатабыз, ә таналарны сөтчелек фермасы өчен калдырабыз. Алар яшьләре буенча аерым-аерым загоннарга урнаштырыла, - дип сөйләде Салават.
 
Безнең сүзгә сөт җыю аппараты операторы Руслан Алтынбаев та кушылды:
- Һәр сыердан тәүлегенә 15 - 20 литр чамасы сөт савып алына. Ул сөтүткәргеч аша 5000 литр зурлыгындагы суыткычка эләгә. Ике көнгә бер Оренбург өлкәсе Бозаулык (русчасы Бузулук) шәһәренең “Бозаулык сөте” фирмасы җитештерелгән продукциябезне килеп ала һәм бик тәмле май, катык, сыр ясап, “Сырный двор” кибетләре аша сата.  
 
Салават миңа әле тагын орлов нәселендәге дүрт чабыш, дүрт эш аты, дүрт тай, бер дөя дә күрсәтте. Ә машина-трактор паркындагы трактор һәм машиналарын санап китсәң, исәбен югалтырлык. Камил әфәнде шундый зур хуҗалык белән идарә итә ки - исең китәр. Кү¬ңел өчен чабыш атлары, дөя асрарга да кулы җитә. Менә инде районның татар оешмасын җитәкләргә дә алынган, сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен шундый зур бәйрәм дә оештырган. Бөтен татар авылларында да берничә генә шундый хуҗа булса да, дөньябыз гөрләп барыр иде, минемчә. Уңышлар сезгә, Гали авылының уңган егетләре!
 
Хәмзә МОРТАЗИН.
Автор фотосурәте.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 01.06.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»