|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2018 Фаҗига
Давыл вакытында һәлак булган хатын-кыз гаиләсенә компенсация түләнәчәкМөслимдә табигать бәла-казасы вакытында һәлак булучы 35 яшьлек сатучы хатын-кыз гаиләсе 1 млн сум акча алачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында брифингта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде. “Татарстан Президенты Татарстан Хөкүмәтенә Мөслим районында һәлак булган хатын-кыз гаиләсенә бер миллион сум акча бүлеп бирү һәм кирәкле башка ярдәм күрсәтүне йөкләде. Рөстәм Миңнеханов һәлак булучы гаиләсе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша”, — диде Галимова.
Кичә кич Татарстанда булган көчле җил-давыл Мөслимдә “Находка” кибете түбәсеннән металл калайны алып аткан. Металл калай 35 яшьлек сатучы хатын-кыз өстенә килеп төшкән. Алган җәрәхәтләрдән Мөслим хастаханәсендә 17 сәгать 23 минутта сатучы хатын-кызның гомере өзелгән.
--- |
Иң күп укылган
|