поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.03.2010 Мәдәният

МИҢА КӨНДӘШЛЕК ХИСЕ ЯТ

Сара Садыйкованың җырлары халыкның бәгыренә тәэсир итсә дә, аны гомеренең азагына кадәр профессиональ композитор итеп танырга теләмәделәр. Сәбәбе дә гади: янәсе, ул дипломлы белгеч түгел. Сара апа оештырган хорга йөреп иҗади яктан рухланган Риф Гатауллин исә моннан нәкъ егерме ел элек Халык иҗаты һәм агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк каршында һәвәскәр композиторлар оешмасын оештыра. Аңа остазының бәргәләнүләренә шаһит булу тәэсир итми калмагандыр, күрәсең.

Бүген Риф Гатауллин тирәсендә ачыкланмаган сораулар шактый. Берәүләр соңгы вакытта җырлар аз яза дип аптыраса, икенчеләре аның турында, саллы фәнни эш башкарып чыккан икән, дигән хәбәр тарата. Кайберәүләре исә аның “Бир кулыңны” (Ф.Сафин), “Аңлашу” (Р.Гатауллин), “Вакытлыча түгел” (Г.Зәйнашева), “Серле йөрәк” (М. Әгъләм) кебек популяр җырлар авторы булып та, Композиторлар берлегенә соңгы елларда гына алынуына аптырый. Без аннан әлеге сорауларга ачыклык кертүен үтендек.

 

– Риф әфәнде, сүзебезне бүгенге эстрадада хөкем сөргән вәзгыятьтән башлыйк әле. Болай ваклануыбызга кем, нәрсә сәбәпче булды, аңа чик куеп булырмы?

 

– Безнең яшьлек чорыбыз идеология булган заманга туры килде. Анда тәрбия, әхлак тө­шенчәләре югары булды. Җыр­ның да үзенә күрә бер роле бар иде. Ә хәзер эстрадага чыккан җырларның мәгънәсе түгел, ә баш миенә тәэсир итүе, икенче төрле әйткәндә, зомбилаштыру көче әһәмиятле.

 

– Композиторлар берлеге ни карый соң?

 

– Берлек үзе дә яшәү белән бетү арасында. Чөнки хәзер дәүләткә андый оешмалар кирәкми. Бюджеттан аларга кертемнәр бик аз каралган, гонорарлар түләнми диярлек. Бүген композитор элеккеге кебек дәүләт заказларына да өмет итә алмый. Ә һәвәскәр композиторларның исәбен алучы да, алар белән эшләүче дә юк дәрәҗәсендә иде.

 

Ләкин бу кыенлыкларга карап кына профессиональ композитор булырга омтылучылар кимеми.

 

– Җыр язганда кайсы шагыйрьләрнең иҗатына өстенлек бирәсез? Кайбер җырларны заманчалаштырып яңадан язуга карата сез нинди фикердә?

 

– Балалар өчен язылган җырларга килгәндә, Муса Җәлил, Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин иҗатлары белән таныш. Ләкин аларның күп шигырьләренә көй язылган икән инде. Читкәрәк китеп шунысын да әйтим әле, күптән түгел композитор Зөбәрҗәт Садыйкованың җыентыгын тикшерергә туры килде. Ул элек иҗат ителгән җырларга яңа интонация, яңа ритм өстәп, өр-яңа әсәр тудырган. Чыннан да, әйбәт яңгырый. Тагын бер мисал: Фәннүр Сафинның “Моңлану” дигән җырына биш һәвәскәр композитор көй язган булган. Хәтта үзем дә язган идем. Ләкин мин аны халыкка чыгармадым, чөнки бу җырны Фәрит Хатыйповтан да аһәңлерәк, хислерәк итеп язучы юк дип саныйм. Һәвәскәр композиторлар белән эшләү дәверендә берничә кешегә бер үк шигырьне биреп көй яздырып караган булды. Ахыр чиктә бергәләп иң яхшысын сайлап ала торган идек. Заман үзгәрү белән көйгә таләпләр дә үзгәрә. Роберт Миңнуллинның “Күңелле тәнәфес” дигән шигыренә Рөстәм Яхин көй язган булган. Мин исә хәзерге заман аһәңе белән көй яздым. Бүген балалар соңгысын яратып җырлый икән, шигырьгә берничә көй язуда мин бернинди хилафлык күрмим. Эльмира Шәрифуллинаның “Җырланмаган җырым” дигән шигыренә дә ике композитор көй язган. Ахыр чиктә халык үзенә кайсы ошый, шунысын сайлап алачак бит.

 

– Сез һәвәскәр композиторлар иҗатын яктыртуга саллы өлеш керткән шәхес тә бит әле.

 

– Ун еллап иҗади гомеремне колачлаган “Һәвәскәр композиторлар антологиясе”н төзү уе Сара Садыйкова исән чагында ук күңелдә яралган иде. Мин аның мисалында һәвәскәрләргә нинди мөнәсәбәт булганын ачык күрдем. Бу гонорар түләгәндә дә, башка мәсьәләләрдә дә ачык чагылды. Мәшһүр композитор җырларын бөтен халык җырласа да, мөшкел хәлдә яшәде. Композиторлар берлеге профессиональ композиторлар иҗатын өйрәнү, пропагандалау белән шөгыльләнә, ә һәвәскәрләр иҗат дәрьясында берүзләре. Аларның таяныр нокталары юк. Шул нисбәттән һәвәскәрләрне бер түбәгә туплау фикере туды. Һәвәскәр композиторлар оешмасы аларның иҗатын пропагандалау, мактаулы исем алырга ярдәм итү, иҗади үсешкә этәрү максатыннан төзелде дә инде. Барлау максатын күздә тотып, ике мәртәбә фестиваль үткәрдек. Баксаң, чит өлкәләргә сибелгәннәрне дә исәпкә алсаң, һәвәскәрләребез өч йөзләп җыелган икән. Менә шушы мәгълүматлар антологияне тупларга ярдәм итте.

 

– Бу хезмәтне башкарганда тап булган кайбер ачышларга тукталыйк әле.

 

– Җиде йөз битлек бу хезмәткә һәвәскәр композиторлар белән беррәттән дүрт профессиональ композитор да керде. Алар – читтә яшәүче милләттәшләребез. Әйтик, озак еллар Казахстанда яшәп дөньядан киткән Латыйф Хәмидинең бик сирәкләр генә тумышы белән Кайбыч районыннан икәнен белә. Самара өлкәсенең Композиторлар берлеге җитәкчесе Евгений Бикташев та милләттәшебез. Совет чорында билгеле бер һөнәрне үзләштергәнсең икән, сиңа инде көй яздым дип әйтергә ярамый иде бит әле. Гармунчы икәнсең, рәхим ит, гармуныңда гына уйна, җырчы икәнсең, җырла, ә чит кеше икмәгенә кулыңны сузма. Шулай итеп Оркыя Ибраһимова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров иҗат иткән җырлар әле дә халык җыры булып санала. Күпләр Илһам абый җырлаган “Син сазыңны уйнадың” дигән җырны аның үзе иҗат иткәнен белми дә.

 

– Вокал факультетын тәмамлап җыр сәнгатенә чумган егетне көйләр язуга кем этәрде икән?

 

– Минем көйләрне режиссер Эдмас Үтәгәнов үз итте. Ул тапшыруларга музыка язарга тәкъдим иткәч, беркавым карыштым да әле. Янәсе, мин бит композитор түгел. Ә ул, синең иҗат күәсең мулдан, юкка карышасың, диде. Ә тора-бара тапшыруларга гына түгел, спектакльләргә дә музыка яздым. Эдмас Үтәгәнов популяр җырлар авторы Фәннүр Сафин белән танышуга да сәбәпче иде. Ә бу юнәлештә уку, күтәрелү чыннан да “сакаллы“ булды.

 

– Ни өчен алдан химия-технология институтын сайлаган идегез соң?

 

– Әти йогынтысы белән. Гомере буе механик булып эшләгән, тимер-томыр, машиналар бе­лән “җенләнгән” кешегә улын инженер итеп күрү табигыйдыр, миңа калса. Институтта нибары ел ярым укыдым. Аннан соң Сара апа, вакытыңны юкка исраф итмә, дип киңәш бирде. Шулай музыка училищесына укырга кердем. Аннан консерватория, вокал бүлеге. Берара җырчы булып та йөрдем, ә көйләр һаман языла тора. Менә шул сәләтне ярты юлда калдырмас, үстерер өчен янә консерватория юлын таптарга туры килде.

 

– Сезнең мисалда укырга канатланган һәвәскәр композиторлар бармы?

 

– Мин укып бетергәндә ил корабы курсын базар мөнәсәбәтләренә алмаштырды шул. Хәзер композиторлар укыган өчен түләргә тиеш булды. Роза Мөхетдинова гына консерваториядә стажировка уза алды. Калганнары омтылмады да. Алай гына да түгел, композиция бүлегендә укыган кайбер егетләр дә бу юнәлештән китә, чөнки композитор булып кына тормышны алып барып булмый. Марат Мухинның иҗади үсешен 6-7 яшьтән үк күзәтеп бардым. Ул да укуыннан сүрелде бугай.

 

– Һәвәскәр композиторлар белән эшләүдә нинди кыенлыклар бар?

 

– Бөтен кеше дә болай эшли алмый. Чөнки оешма энтузиазм аркасында гына яши, монда бе­рәүгә дә хезмәт хакы каралмаган. Иҗат кешеләре арасында иҗади көндәшлек дигән нәрсә дә бар бит әле. Ә миңа ул нәрсә ят. Чөнки бер матур җыр язган кешене күрсәм дә, татарга тагын бер талантлы кеше килде, дип шатланам. Композиторлар кирәк безгә, күп кирәк. Ике дистә миллионнан артып киткән халыкка җырлар да, симфония, опера да артык түгел. Фольклор байлыгыбыз да тиешенчә өйрәнелмәгән бит әле безнең. Шуңа күрә оешма бусагасын атлап кергән бер генә кешегә дә авыр сүз әйтәсем килми. Йөз җырыңның берсе генә булса да халык күңеленә уелып кала икән, димәк, син үз эшеңне эшләгәнсең, дим аларга. Иҗат кешесенә күп кирәкми, бер җылы сүз дә җитә кайчак.

 

– Ә берлеккә нишләп соңгы вакытта гына кердегез соң?

 

– Укып бетергәннән соң да ун ел ашкынмадым. Минем максат ул түгел иде бит. Баш-аягым белән һәвәскәрләрне барлау эшенә чумдым. Аннан гариза яздым. Шушы эшкә тәкъдим итүчеләр Ренат Еникеев, Шамил Шәрифуллин булды. Гаризаны өч еллап карадылар. Моңа үз сәбәпләре бар иде. Мине халык кабул итте бит инде. Ә калганы әһәмиятле түгел.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 47 | 13.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»