|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2018 Мәдәният
Казандагы давыл Тинчурин театрының түбәсен очырткан, спектакльләр күчерелә (ФОТО)Казанга чәршәмбе төштән соң килгән давыл Тинчурин театрының түбәсен очыртты. Спектакльләр башка көннәргә күчереләчәк. Театр сайтында хәбәр ителгәнчә, бүгенгә билгеләнгән "Гомер буе сине көтәм" спектакле 14 июньгә күчерелә.
Моннан тыш, 31 май, 3, 4 июнь көннәренә билгеләнгән спектакльләр дә башка көннәрдә куелачак. Кайчан икәне билгеле түгел. Алдан сатып алынган билетлар гамәлдә кала диелә.
Бүген төштән соң Казан тирәсендә көчле давыл агачларны аударды, түбәләрне очыртты. Утсыз калган авыллар да бар.
--- |
Иң күп укылган
|