• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
15.03.2010 Җәмгыять

ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШҮ

– Алло!.. Алло!.. Ишетәсезме мине?

 

– Начар ишетелә. Кем бу?

 

– Төмән өлкәсеннән.

 

– Кайдан?

 

– Төмән өлкәсеннән. Төмән, Төмән... Тюменская область.

 

– Аңлашылды.

 

– Мин Туфан Миңнуллин белән сөйләшәмме?

 

– Әйе. Исәнмесез.

 

– Исәнмесез. Мин...

 

– Ишетелми.

 

– Хәзер ишетәсезме?

 

– Хәзер ишетәм. Без Сезнең «Әлдермештән Әлмәндәр»не куймакчы идек.

 

– Кайда?

 

– Мәктәптә. Укытучылар...

 

– Бик яхшы. Рәхмәт.

 

– Бик яхшы Әлмәндәребез бар безнең. Шәүкәт Биктимеров кебек.

 

– Бик яхшы.

 

–Тик безнең Әҗәлебез юк. Мәктәптә гел хатын-кызлар. Бер Әлмәндәр генә бар. Директорыбыз. Сездән рөхсәт сорамакчы идек.

 

– Нәрсәгә?

 

– Әҗәлне хатын-кыз итеп булмас микән. Урысларда бит әҗәл хатын-кыз. Кызык булачак. Үзегез дә көлеп үләчәксез. Әлмәндәр белән Әҗәл шухыр-мухыр да уйный алалар бит. Әҗәлнең исемен Әҗәлия дип куябыз.

 

– Ирләр булмагач Әлмәндәрнең улы Искәндәрне кем уйный инде?

 

– Аны сызып ташлыйбыз. Өммияне генә калдырабыз. Ул үлгән Искәндәрнең карчыгы була. Мансур белән Илсур итеп кызларны киендерәбез.

 

– Чыннан да бик кызык була икән.

 

– Була, Туфан абый. Сөйләп биргән идем бүтәннәргә, көлә-көлә үлә яздылар. Ахыры беләсезме ничек бетә? Әҗәлия Әлмәндәрне Газраилдән яшереп кала. Әлмәндәрне үзенә ир итеп алмакчы була. Әлмәндәр риза булмый. Синең ирең булганчы лутчы үләм мин ди. Кызыкмы, Туфан абый?

 

– Үлеш!

 

– Валлаһи, шулай эшләсәк ярыймы?

 

– Нигә ярамасын.

 

– Рәхмәт, Туфан абый.

 

– Тик сез анда минем фамилияне куймагыз инде.

 

– Кемнекен куйыйк?

 

– Үзегезнекен.

 

– Ярыймы алай?

 

– Бу дөньяда бөтен нәрсә дә ярый. Акылдан язган дөнья бит.

 

– Нигә алай дип әйтәсең, Туфан абый.

 

– Болай гына. Сау булыгыз.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (39248) / 16.03.2010 10:22:09

язучы ниндәй укучы шундай аппаем.

№16 (39245) / 16.03.2010 10:00:44

Укучымыни инде болар... так сиби генә..

№15 (39240) / 16.03.2010 09:15:12

Укучылар күбәеп киткән икән...

№14 (39233) / 15.03.2010 22:59:07

Ремикс? Көлә-көлә үлә яздым.

№13 (39231) / 15.03.2010 22:46:10

төмәннән, Наил Алан һаман Чыкчада укытамы? Әллә "Азатлык" радиосында эшли башлагач, мәктәптән киттеме?
Хәтерем ялгышмаса, аның ике укучысы кандидатлык диссиртациясе яклады.

№12 (39227) / 15.03.2010 22:31:27

Туфан а-а-абзый, "Диләфрүзнең дүрт киявн" үвеш-тәвеш китереп, астына үз исемегезне яздыгыз бит, "Әлермшкә" дә сезнең исемне куярга була.

№11 (39224) / 15.03.2010 21:35:51

мина да идеялэре ошады. Татарча спектакль куеп ятканнарына рэхмэт эле!

№10 (39221) / 15.03.2010 21:10:53

Төмәннэн бик ижади карашлы кешелэр шалтыраткан. фикерлэре дэ кызыклы гына, кстати. или туфан эфэнде чынлап та аларны ишетмэгэн. или ишетмэмешкэ салышкан.

№9 (39218) / 15.03.2010 21:02:10

төмән кадәр төмәннән шалтыратып ишетмәгәнгә салышып утра,безне мысыкыл итеп.Җангыш эшеткән, ирләр бездә буа буарлык.

№8 (39214) / 15.03.2010 20:26:46

Исегез китте инде тәмам: Әлмәндәр-ремейк дисең дә куясың. Үрнәге бар инде.

№7 (39201) / 15.03.2010 18:12:40

Ниемә дип үчекләшәсез? Туфан ага (Әлмәндәр бабай дип укысагыз да дөрес булыр) хак әйткән бит инде:
"– Бу дөньяда бөтен нәрсә дә ярый. Акылдан язган дөнья бит."

№6 (39199) / 15.03.2010 18:00:06

Тамыр, Туфан ага синең белән минем кебекләрне 100не картайта әле ул.Төмән татарының мие сыек әнә, кеше колагын тикшереп утырырга оста.

№5 (39193) / 15.03.2010 17:16:41

Әәәә колагы ныгая башлаган икән, мин тилифуны ватылган дип торам,Зелпе.

№4 (39189) / 15.03.2010 16:39:25

Туфан абый да картая шул.

№3 (39181) / 15.03.2010 14:41:41

причем монда телефон????????? Абау, Төмән мәктәпләрендә кемнәр укыта соң ул?????????

№2 (39177) / 15.03.2010 13:45:48

Туфанның җүнле тилифуны да юкмениии?
Бигрәк ярлыланган икән.Җыелып аппарат алып бирәбезмә әллә,җегетләр?

№1 (39176) / 15.03.2010 13:38:29


Кызык булыр, төмәннәр, куегыз. Алай булгач, башка спектакльләрне дә "тәрҗемә" итегез инде...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar