|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2018 Хәвеф-хәтәр
Яшел Үзәндә давыл вакытында балалар утраудан чыга алмый калганЯшел Үзән районында балалары белән ял итүче хатын-кызлар утраудан чыга алмаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә Васильево бистәсе янындагы утрауда дүрт хатын-кыз пикник оештырган. Кичкә таба давыл кубып, Иделдә зур дулкын күтәрелгән, шуның нәтиҗәсендә ял итүчеләр утраудан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.
Аларга «Амур» катерында коткаручылар ярдәмгә килгән һәм барысын да хәвеф-хәтәрсез яр буена алып чыккан, дип яза агентлык.
Бу хактагы мәгълүмат районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенә җибәреләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|