|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2018 Хатлар
"Мин бүгенге мәктәптә укымас идем"Мин бүгенге мәктәптә укымас идем. Мин генә түгел, элекке хезмәттәшләрем дә шундый фикердә. Хәзер үземнең ике оныгым һәм биш оныкчыгым төрле шәһәр мәктәпләрендә белем алалар, тик барлык мәктәпләрдә дә хәлләр бер төсле. Аларның төп максаты — әти-әниләрдән иганәче ясау, алардан күбрәк акча алу. Мәсәлән, безнең мәктәптә ата-аналар комитеты һәр баланың әти-әнисе мәктәп бюджетына елга 15 мең сум акча кертергә тиеш дип карар кылган.
Бөтен әти-әниләрне, укучыларны, укытучыларны куркыткан БДИга да тукталасым килә. Әлеге имтиханнарга укучылар нинди көч куеп әзерләнсәләр дә, бүгенге көннең чыгарылыш сыйныф укучылары бик йомшак. Әти-әниләр балаларын беренче сыйныфтан үк тирән белем бирүче гимназияләргә, лицейларга бирәләр, өстәвенә, репетитор яллыйлар. Көнчыгыш илләр бу алымнардан инде күптән баш тартканнар.
Иң яхшы мәгариф системасы Советлар Союзы вакытында булган.
Мин мәктәптә укыганда һәр елны 4нче сыйныфтан алып 10нчыга кадәр имтиханнар бирдек. Имтиханнарга әзерләнү өчен безгә билет сораулары бирәләр иде. Без шулар нигезендә әзерләнеп, ел буе алган белемнәребезне тагын бар кат ныгыттык. Мәктәп елларын искә төшергәндә, мин пионер булган чорларымны сагынып искә алам. Башта яхшы укыган укучыларны гына пионерга алалар иде. Аларга карап, калганнар тырышыбрак укый, тәртиплерәк булалар иде, чөнки пионер отрядында булу, анда оештырылган чаралар бик кызыклы булды. Бер отрядта 3 звено, без башта шул звенолар арасында ярыша идек. Укуда артта калганнарга ярдәм иттек. Әгәр тәртип бозучылар булса, аларны отряд җыелышларында тикшердек. Шуңа күрә укучылар тәртип бозмаска тырыштылар. Отряд, дружина җыелышлары бик күңелле узды. 9 Май, 7 ноябрь, Яңа ел кебек зур бәйрәмнәргә хәзерлекне бик иртә башлый идек.
Ә ял көннәрендә җыелып, ярдәмгә мохтаҗ картларга булыштык, китаплар укып, аларның эчтәлеге буенча фикерләр алыштык. Сыйныф белән кинога йөрү, кыш көне бергәләп чана-чаңгыда шуу, ә җәйләрен мәктәп бакчасында яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерү күңелдә матур хатирә булып саклана. Тарихи урыннарга походларга йөрүне, палаткаларда кунуны, учак янында җырлап утыруларны көтеп ала идек. Өлкән сыйныф укучылары кечкенәләр белән дус булды. Аларга ярдәм итү пионерларның төп бурычы булды. Шулай ук пионер оешмасының төп роле балаларда патриотик рух тәрбияләү иде.
Мин балаларымның пионер оешмасында булган елларын да сагынып искә алам. Ул елларда балаларыбыз төрле спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр. Алар барысы да бушлай иде. Һәр йортның ишек алдында хоккей коробкалары торды. Балаларның урамда йөрергә бер генә дә буш вакытлары булмады. Балалар өчен оештырылган төрле тематик кичәләрнең файдасы турында әйтеп бетерерлек кенә түгел. Ә җәйләрен пионер лагерьларенда ял иттеләр. Балаларны пионер лагерьларена урнаштыру әти-әниләргә проблема тудырмый иде, чөнки лагерьга юллама алырга бөтен кешенең дә мөмкинлеге булды.
Монда да балаларга патриотик тәрбия бирделәр. Балалар белән очрашуга Советлар Союзы, Хезмәт Геройларын чакыралар иде. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Алар белән фотосурәтләргә төштеләр. Пионер лагерьлареннан канатланып, сәламәтлекләрен ныгытып кайта иделәр. Ул елларда кибет киштәләре буш булса да, лагерьда балаларны яхшы ашаттылар. Шулай булгач, пионер елларын ничек сагынмыйсың?!
Рәйсә Галимова, Ижау шәһәре.
--- |
Иң күп укылган
|