|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2018 Милләт
Язучылар берлеге туган телне саклау буенча мөрәҗәгать әзерлиТатарстан Язучылар берлегендә чираттагы Идарә утырышы булды. Утырышта туган телне саклау буенча Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнүе турында әйтелде. Бу мәсьәлә буенча шушы көннәрдә Идарә кабат җыелачак. Шулай ук башка милли республикаларның Язучылар берлекләре белән уртак эшләр эшләнәчәк, халык белән очрашулар оештырылачак. Идарә утырышында әдәби премияләргә кандидатлар да күрсәтелде.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә шагыйрьләр Гөлзада Бәйрамова (Казан), Рәшит Бәшәр (Чаллы), Рәфкат Шаһиев (Әлмәт) лаек дип табылды.
Кызыксындыру премияләре яшь шагыйрьләр Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим һәм Рифат Сәлахка тәгаенләнде.
Г.Державин исемендәге Республика премиясенә рус шагыйре Алексей Остудин тәкъдим ителде.
Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар да кабул ителде. Берлек әгъзасы билеты Лилия Фәрхетдинова (Әлмәт) һәм Ольга Кузьмичева — Дробышевскаяга (Чаллы) тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге сайты.
--- |
Иң күп укылган
|