поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.03.2010 Милләт

БЕЗ – ТАРИХ ЧАРЛАГАН ХАЛЫК

(Дәвамы)

– Республика барлыкка килүнең әһәмияте нәрсәдә?

 

– Чынлап та, бу гамәлнең уңай ягын да күрергә кирәк. Әгәр шул вакытта, әллә ни зур булмаган хокуклары белән республикабызны төзү өчен кечкенә генә булса да урын бирелмәсә, бу җирләрне алып булмас, аны 1990 елны суверен дәүләт итеп берничек тә игълан итә алмас идек. Чөнки 1920 елда дәүләтчелек яралгысы барлыкка килә. Әгәр бүген 1990 елның 30 августында игълан ителгән Декларация турында сүз алып барабыз икән, аның нигезендә менә шушы 1920 елның 27 маенда игълан ителгән декрет ята. Шуңа күрә республика игълан ителүгә уңай караш булырга, билгеле, авырлыклар да онытылмаска тиеш.

 

– Шулай да бүген ул заманнарга кайтып, Мирсәет Солтангалиевне, мөселман социализмы теоретигы дип, башкалардан югарырак бәялибез төсле?

 

– Мөселман социализмының теоретигы дип бездә Муса Бигиевны әйтергә кирәк. 1921 елны, ачлык елны Бухарин белән Преображенский дигән кешеләрнең “Азбука коммунизма” дигән китабына каршы, Муса әфәнде “Азбука ислама” дигән китабын яза. Аны шуның өчен берничә мәртәбә кулга алалар. Абруе зур булгач, Көнчыгыш илләре дәгъва белдергәч, азат итәргә мәҗбүр булалар. Әлеге китабын М.Бигиев өч меңгә якын тираж белән Берлинда чыгара һәм ул тиз арада таралып бетә. Анда ислам социализмының нигезе салынган була. Автор китапның кереш сүзендә үк коммунистик теорияләрне бөтенләй челпәрәмә китерә. Европа социализмы, Маркс идеяләренә каршы чыга ул анда. Ә инде Солтангалиевкә килгәндә, Һади Атласи андый кешеләрне ярым коммунист, ярым милләтче дип атый. Бу төшенчәнең асылы шуннан гыйбарәт. Польша социалистларының юлбашчысы Юзеф Пилсудский дигән кеше була. “Социалистик поезддан без бәйсезлек станциясенә төшеп калдык”, – дип яза ул бер хезмәтендә. Безнекеләр дә – социализм идеясен милли эшләребезгә җигәргә тырышучылар. Алар берсе дә милләткә каршы кешеләр түгел, милләтчеләр. Ләкин шул ук вакытта коммунистлар. Дөрес, коммунист булмаган милләтчеләр дә бар. Әйтик, Садри Максуди – искиткеч абруйлы, зур белемле кеше. Сорбонна университен тәмамлаган, берничә тел белә. Дума депутаты булган кеше. Милләт Мәҗлесенә җитәкчелек итә. Аларны шулай ук онытырга ярамый. Элек бит коммунистлар гына искә алына иде. Садри Максуди, Һади Атласи, Гаяз Исхакый – алар берсе дә милләткә каршы түгел. Алар – милләтчеләр, вә ләкин коммунистлар түгел. Аларның аермасы шунда: Солтангалиев, Шамил Усмановлар, чынлап та, социализм изелгән милләтләргә азатлык китерер дип ышана. Вәләкин алар тора-бара бу эшнең дөрес түгеллеген, хата икәнлеген аңлый.

 

– Галимҗан Ибраһимов та шулай ук коммунист-милләтчеме?

 

– Ул татар эсерларының җитәкчесе, юлбашчысы була. Совет власте җиңгәч, большевиклар партиясенә керә. Большевикларга якын сул социалист була ул. Соңрак инде коммунистик хәрәкәткә кереп китә. Бу хакта “Кара маяклар” дигән әсәрен дә язып чыга. Бер-берсенә каршы булуга карамастан, алар милләт дошманы түгел, милләт дусты. Ләкин милләтебезнең азатлыкка чыгу юлын төрле рәвештә күрәләр. Берәүләр большевикларга таяна, икенчеләр аларга каршы көрәшә.

 

Инде Мулланур Вахитовка килгәндә, ул – чын оратор, зур абруйлы кеше. Революциядә зур роль уйный. Әлеге дә баягы Татар-башкорт республикасы идеясен күтәреп чыга. Мөселман социалистлары комитетының оештыручысы, рәисе була. Солтангалиев тә, Фуат Туктаров та шул комитетта эшли. 1917 елны алар шушы комитетта Казанда була. Шуның өчен Солтангалиев Мулланур Вахитовны үзенең укытучысы итеп саный. Билгеле, ул укытучысыннан ерак китеп, бик зур эшләр башкара. Республикалар оеша башлауга ук аларны бәйсезлек юлына бастыруны кайгырта. “Автономияле республикалар булырга тиеш түгел, бөтен республикалар да бертигез хокуклы булырга итеш”, – дип ул берничә мәртәбә партия съездларында чыгыш ясый. Моңа инде Сталин, бик каты җенләнеп, каршы булуын белдерә. Ләкин Солтангалиев 1924 елны, республикаларны губерналаштыру сәясәте дәвам итсә, бүген СССР рәве­шендә барлыкка килгән Россия таркалачак, дип язып чыга. Чөнки республикалар оешуга ук аларның хокукларын кысу процессы башлана. “Фактик яктан хокуксыз калдыру юридик яктан юк итүгә үк барып җитәргә мөмкин”, – дип яза ул. Чөнки коммунистларның идеясе, максаты – республикалар төзү түгел, дөньякүләм революция ясау һәм милләтләрне бетерү. Бу мәсьәлә бүген дә актуаль. Тик коммунистик идея аша түгел, шовинистик, империалистик идея аша.

 

Солтангалиев исә махсус теориясен чыгара. “Губерналаштырырга гына түгел, гомумән, социализм миллилекне беренче урынга куярга, алга сөрергә, колонияләрдә үк социализм барлыкка килергә, ул колонияләр өчен аерым күзаллау булырга итеш”, – дип язып чыга. Ул, Кытай, Һиндстан күтәрелеп чыгачак, алгы сафта булачак; пролетариат диктатурасы дигән нәрсә Көнбатыш пролетариатына гына карый, ул колонияләргә каршы көч; шунлыктан Көнбатышның буржуазиясе дә, пролетариаты да монда хакимлек итәргә тиеш түгел, дип белдерә. Гомумән, ул пролетариат диктатурасы идеясенә каршы чыга. Аның шушы теориясен азатлык юлына баскан әлеге илләр соңрак байрак итеп күтәрә. Гомумән, Көнбатыш тарихчылары аны өченче дөньяның идеологы дип исәпли. Алжир революциясе җитәкчесе Әхмәт Бен-Белла шулай ук Солтангалиевне укытучысы дип таный. Гамәл Габделнасыйр һәм Бен-Белланың кабинетларында аның портреты торган дип сөйлиләр. Үзенең шушы теориясе белән ул өченче дөньяның азатлыгына юл ача. Солтангалиев­ләрнең язмышы билгеле инде.

 

– Әле бит 1930 елда да ачлык булган. Ул вакытта күпме милләттәшебез үлгән икән? “Халык дошманы” дип күпме кеше юк ителгән.

 

– Аларның санын ачыклау эше бара. Әмма тулы мәгълүмат юк. Әле бит колхозлаштыру чорында күпме кешене кулак дип гаиләләре белән читкә сөрәләр. Дингә каршы көрәш тә аяусыз. 1927 елны Пенза өлкәсендә Корбан бәйрәме үткәргән өчен, берничә авылда кулга алып 15 кешене аталар. Безнең дә Буа өязендә мулла Сафа Биккулов тирәсендә оешкан кешеләрне кулга алып, Сафа Биккуловның үзен аталар, башкаларын сөрәләр. Репрессия елларында Шамил Усманов кебек фидакарьләребез кырыла. Әйтик, Галимҗан Ибраһимовны дәваланган җиреннән, Кырымнан алып кайтып, Казанда Пләтән төрмәсенә ябып куялар. Дөрес булса, ул төрмә стенасына: “Юкка гына хезмәт иттем мин сез дуңгызларга”, – дип язып калдырган диләр. Үкенгән кешеләр, әлбәттә, күп булган. Меңләгән кеше язмышлары, искиткеч фаҗигале тарих бу. Бервакыт эш шуңа барып җитә: суд процессын алып бару өчен прокурорлар калмый, аларны да атып бетерәләр.

 

Республика төзелгәч, 1921 елда, артык тырышлык күрсәткәне өчен, Сәхипгәрәй Сәетгалиев бу җаваплы вазифадан алына. Аңа каршы чыгучылар күп була. Аның урынына Кашшаф Мөхтәрев килә. Ул – искиткеч зур шәхес. Аның бөтен максаты – Татарстанны чын хокуклы республика иттерү. Республикада партия белән дәүләт органнарының властен, вәкаләтләрен бүлү өчен бик каты көрәш алып бара ул.

 

1921 елның 25 июнендә үк татар телен гамәлгә кертү буенча декрет чыгарыла. Шушы декретны тормышка ашыру буенча Кашшаф Мөхтәрев хөкүмәте бик күп эшли. Татар районнарында документлар татарча гына алып барыла башлый. Берничә милләт яшәгән районнарда татар һәм урыс телләрендә, хәтта кайбер урыннарда чуаш телендә дә рәсми эш йөртү башлана. Хәтта ике тел белергә тиешле һөнәр ияләренең исемлеген төзергә керешәләр. Мондагы татар телен белмәгән кайбер кешеләр, әллә безгә биредән китәргә вакыт җиттеме икән, дип пошаманга төшә. К.Мөхтәрев хөкүмәтендә Юныс Вәлиди дигән кеше була. Җир эшләре буенча комиссар буларак, аның төп максаты – үз туфрагында иң аз җирле булган татарларны җирле итү. Милләттәшләребез үз заманында олы юл тирәләреннән, су буйларыннан куылган була. Аларны шул җирләргә алып кайтып, дистәләрчә яңа авыллар кора бу кеше. Ачлык елны гадәти булмаган, законнарга туры килеп бетмәгән чаралар күреп, халыкны ачлыктан коткару өчен бик күп эшләр эшли. Әмма ул 1923 елны авырып, бәлкем “булышканнардыр”, Мәскәү хастаханәләренең берсендә вафат була. Әлбәттә, бу шәхесләрнең исеме онытылмаска тиеш. Шуның өчен кем беренче, кем икенче дип урын бүлгәләмәскә кирәктер. Чөнки хөкүмәтнең беренче башлыгы Сәхипгәрәй Сәетгалиев булса да, Кашшаф Мөхтәревнең эшләре аңардан күпкә артыграк.

 

Әйтик, ТатЦИК Үзәк башкарма комитеты секретаре Борһан Мансуров Кашшаф Мөхтәрев белән бергә уртак тел табып эшли. Сабиров, Янбаев шулай ук алар белән бергә эшләгән күренекле кешеләр. Әмма партия өлкә комитеты аларга эшләргә мөмкинлек бирми. 1927 елны эш хәтта шуңа барып җитә: халык комиссарлары рәисе, хөкүмәт башлыгы Шаһимәрдән Шәймәрданов җитәкчелегендәге комиссарлар, өлкә комитетының басымына, кысуына чыдый алмыйча, тулы составта Мәскәүгә шикаять белән бара. Моны наркомнар стачкасы дип атыйлар. Аларның бу гамәлен халык, казанлылар бик яклый.

 

– Аларны Мәскәүдә “җыеп алып” калмыйлармы соң?

 

– Кайтуын кайталар. Әмма соңыннан аларның барысын да җыялар инде. Бөтен илдә большевиклар диктатурасы урнаша бит. Совет органнары алар кул астында эшли, бөтенесен алар билгели. Бу шуларга протест йөзеннән эшләнә. Бездә генә түгел, әйтик, Якутиядә бәйсезлек өчен баш күтәрәләр. Шушы эшнең башында Якутия Республикасы хөкүмәтенең элеккеге финанс министры була. Хәрәкәт шактый киң. Шуңа күрә Татарстанның үзен генә алабыз, тикшерәбез икән, бу дөрес түгел. Монда, гомумән, республикаларның, илнең хәлен карарга кирәк.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 47 | 13.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»