поиск новостей
Көн мәзәге
  • Маляр апа эш көнен подъездда дивар буяудан башлаган иде. Шәмәхә урманда кызыл балыклар җыеп тәмамлады.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Сентябрь
  • Гәүһәр Хәсәнова - язучы
  • Касыйм Шамил (1892-1981) - режиссер
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
Архив
 
24.05.2018 Шоу-бизнес

Илназ Баһ өчен фитнес зал... өйдә

“Без сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз”, – дип әйтүчеләрне соңгы арада еш ишетергә туры килә. Янәсе спорт белән шөгыльләнәләр, дөрес тукланалар. Фитнес залларның, аларга йөрүче халыкның саны соңгы арада никадәр артканын үзебез дә күреп торабыз. Боларның барысы да мода артыннан куу гына түгел микән соң?

Матбугат чараларында да бит: “Хәзер сәламәт яшәү рәвеше модада, спиртлы эчемлекләр эчү – үткән заман калдыгы”, – дип тәкрарлыйлар. Шул ук “Инстаграм” битләрен генә ачыйк. Яшь егет-кызлар, алар гына түгел, өлкән яшьтәге абый-апалар көндә фитнес залдан “селфи” кертәләр, янәсе “менә карагыз, мин дә фәлән йөз меңгә әбүнәче картасын алдым”. Баксаң, социаль челтәрдә күзгә төтен генә җибәреп яталар икән. Ник дигәндә, алардагы спорт шул интернетта гына кала да инде. 

Бу хакта җырчылардан да фикерләрен сораштык. Кызык, алар нәрсә уйлыйлар микән?

– Бүген, дөрестән дә, күбесе мода артыннан куа шул. Социаль челтәрдә дә моны исбатлаучы фотоларга соңгы арада еш тап булам. Минем фитнес – өйдә, балалар янәшәсендә. Шуңа күрә үземә фитнес залга йөрергә кирәк дип санамыйм. Шулай да спортка битараф түгелбез. Хәзер җәй җиткәч велосипедта йөрергә чыгабыз, бакчада эшлибез (үзенә күрә бер спорт!). Ашау ягына килгәндә, минемчә, ризыктан өстен булырга ярамый, шуңа күрә аерым кагыйдәләр тотмыйм, барлык сый-нигъмәтне дә ашыйм. Күбрәк ит ризыкларын яратам, – дип уртаклашты җырчы Илназ Баһ.
 
“Мода артыннан куучылар”ның шактый өлешен студентлар тәшкил итә. Аларның һәрберсе төрлечә фикер йөртә. Кемдер сәламәт яшәү рәвешен алып бару тәрбиядән тора дип уйлый, ягъни гаиләдә һәр кеше дә дөрес яшәүнең кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Кемдер дуслар белән булганда спиртлы эчемлек эчү – җинаять түгел ди, чөнки берәүнең дә ала карга булып каласы килми. Сүз уңаеннан, килешерсез,  күпләр тәмәкене дә “компания өчен” генә тарта башлаган иде. Ләкин бер кеше дә ни өчен шушы начар гадәтләрдән башка яши алмавын тәгаен генә әйтә алмый.
 
Барлык кешене дә гаепләү дөрес булмас, чөнки, билгеле, күпләр бу начар гадәтләрдән “тәм тапмый” яки сәламәтлегенә зыян китерүен яхшы аңлый.
 
Бер атна, ай, еллар үтә, ә кеше һаман шул ук телевизор каршында утырып, тән авырлыгы җыя, тәмәке тарта. Авырый, хастаханә юлларын таптый башлагач кына ул барысын да исенә төшерә, ә иң начары: боларның сәбәбен ул яман гадәтләрдән күрми. Ни өчен соң без саф һавада йөрүгә, чаңгыга чыгуга караганда, компьютер каршында утыруны сайлыйбыз? Бәлки, болай җиңелрәк дип уйлыйбыздыр. Ләкин сәламәтлек бит аңа карап яхшырмый, киресенчә, аңа зыян килә.
 
Кайбер кешеләр фикеренчә, безне тирә-юнебез үзгәрергә мәҗбүр итә. Шул ук рекламалар аркылы да күпме яңалык ачабыз үзебезгә. Барыбыз да яхшы белә: “Фанта”, “Кока-кола” кебек газлы эчемлекләр организмда кофеин артуына, ә бу исә йокысызлыкка, нервыларның какшауына китерә. Белә торып та, шул эчемлекләрне сатып алырга туры килә, чөнки кибет киштәләре шул “Фанта”лар белән генә тулган. Шуңа да карамастан, мисал өчен, Азат һәм Алсу Фазлыевлар йортында барысы да зыянлы ризыклардан тыюлы ягында. Алар яшелчә, парда пешкән сый-нигъмәтләргә күбрәк өстенлек бирәләр икән.   
 
– Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, билгеләнгән вакытта дөрес туклана белгән кешеләргә мин сокланам. Артист халкының исә режим дигән әйбере юк, ә менә кемнәрдә эш вакытының төгәл сәгатьләре билгеле аларга бу яктан җиңелрәк. Мода артыннан куучыларның кызыксынулары бер-ике көнгә генә бара. Ләкин алай булса да йөрсеннәр, бәлки, “фотога төшәм” дип барган җирдән спорт белән чыннан да кызыксынып китәрләр. Начар гадәтләре булганнарга караганда яхшырак бит. Соңгыларының исә яшәү рәвешендәге гадәтләре җанын кайда куярга белмәгәнлектән килеп чыгадыр. Шуңа күрә баланы яшьтән үк ниндидер түгәрәккә бирергә кирәк, ягъни кешенең шөгыле, яратып башкара торган эше булырга тиеш, – ди Зөлфәт Зиннуров. 
 
Сүз башым мода артыннан куып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый башлаганнар турында иде. Уйлап куясың да, бәлки, анысы булгач та ярап торыр, чөнки алар дөресме, дөрес түгелме сәламәт яшәү рәвешенә, спортка реклама ясыйлар бит. Нәрсә дисәк тә, беренче адымнар ясый башланган.
 
Фото https://healthok.ru/ сайтыннан алынды
 

Алинә ЮНЫСОВА
Gong-TV
№ --- | 23.05.2018
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы