поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.05.2018 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә ниләр бүләк итәләр?

Җырчыларга сәхнәдә чәчәк бәйләмнәре генә бүләк итәләр дип уйласагыз, ялгышасыз! Илсөя Бәдретдиновага, мәсәлән, Лениногорскида узган концерт вакытында бер тамашачы сәхнәгә... бер чиләк (!) баскан токмач чыгарган! «Балам, гел юлда йөрисең, үзеңнең токмач басып торырга вакытың да юктыр, дип уйладым», – дип биргән ул апа күчтәнәчен.

– Бер чиләк токмач! Егылып китә яздым... Бөгелмә районыннан килгән Нурия апа Кудашева булып чыкты ул, – ди Илсөя. – «Бер атна тырыштым: җәям дә, киптерәм дә кисәм, тагын җәям, тагын кисәм», – диде...
 
Җырчыга тагын нинди көтелмәгән сәер бүләкләр биргәннәре бар икән?
 
Казлар, тавыклар.
 
Казылыклар.
 
«Тере куян! («Сайлап, иң зурысын алып килдек!» – дип, коробкага салып менгергәннәр. «Аны нишләтим? Куянны түгел, үземне карарга да вакыт җитмәгән чаклар бар – урнаштырдым инде», – ди Илсөя.)
 
Банка-банка тозлаган кыяр, помидор. (Боларының, үзе әйтмешли, «чуты-чамасы юк»!)
 
Бәйләгән башмаклар. («Кызык өчен генә санап утырдым, ел буена 27 башмак биргәннәр. Бездә аны «чәпчүри» диләр».)
 
Бәйләгән шәлләр.
 
Кулдан ясаган әйберләр.
 
Кер юуу порошогы. Бер ел элек Азнакай концертында сәхнәгә бер хатын менгезгән аны. 10 килограммлы кап! («Бу нәрсә?» – дип башта шаккаттым, – ди Илсөя. – Аннары гына исемә төште. Шуннан берәр атна элек кенә инстаграмга пост куйган идем. «Өйдә бер грамм порошок калмаган, «гель для душа» белән кер юарга салдым – берәрегезнең юып караганы юкмы?» – дип язган идем. Бу тамашачы, күрәсең, шуны укыган булган!»
 
Күбәләкләр! («Күптән түгел Казанда узган концертымда Гөлназ исемле бер кыз бүләк итте аларны. Тартманы ачып җибәрдем дә, күбәләкләр бөтен залга очтылар. Эре-эреләр! Кызыл, зәңгәр, сары төслеләр! Мин җырлаганда, гел залда очып йөрделәр. Бик матур булды!»)
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»