|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2010 Бәйрәм
НӘҮРҮЗ МӘСКӘҮГӘ «КҮЧӘ»Казанда популярлык казана алмаган Нәүрүз бәйрәмен «Шәрык» клубы Мәскәүдә ясарга булган. Төп чара 21 март көнне Кремльгә якын урнашкан татар мәдәни үзәгендә узачак. Казанлы артистлар белән бергә Роза Хәбибуллина шәкертләре дә чыгыш ясар дип көтелә. Ә Мәскәүдәге «Бердәмлек» клубы КВН тамашасын әзерли. Казаннан баручы кунаклар андагы татар һәм мөселман инфраструктураларын да барлаячак, Мәскәүнең татар клублары, оешмалары белән аралашачак. Арбат, Кремль кебек гомумирәсәй урыннарын гына түгел, татар эзе сакланучы биналарны дà караячаклар. Журналистлар өчен матбугат җыелышлары, әңгәмәләр дә каралган. Ә яңа дуслар эзләүчеләргә “Танышулар кичәсе” оештырыла, «башкода» белән очрашу көтелә.
Нәүрүз бәйрәме үзе иске татар җәдвәле нигезендә Яңа ел башлануын искәртә. Аны гадәттә «көньяк» татарлары Кырымда, Әстерханда, Сарытауда оештыра. Себер, Урал, Идел буе татарларында да исә «карга боткасы», «йомырка бәйрәме» булып сакланып калган. Татар иҗтимагый үзәге аны 1989 елдан бирле милли яңарыш бәйрәме итеп ясый башласа да, ул Казанда тансык бәйрәм булып китә алмады.
|
Иң күп укылган
|