|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2018 Шоу-бизнес
Татарстанда сериалда төшү өчен кастинг игълан ителде3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә. Фильмда төп рольне Россиянең театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкарачак. Режиссеры - «Кровавая барыня», «Деньги» сериалларын төшергән Егор Анашкин. Картина Татарстан территориясендә төшереләчәк, дип яза агентлык.
Кастингта катнашу өчен «Время кино» дирекциясе почтасына (cinematimekzn@mail.ru) резюме, гариза һәм ирекле формада видеовизитка җибәрергә кирәк.
«Зөләйха күзләрен ача» романы 2015 елның маенда «АСТ» нәшриятында рус телендә басылып чыкты. Гүзәл Яхинаның беренче китабы тиз арада бестселлерга әверелде һәм 20 телгә (шул исәптән, татарчага) тәрҗемә ителде.
--- |
Иң күп укылган
|