|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2010 Экология
БЕЗГӘ ДӘ «ШУШКА» ЯНЫЙ«Шушка», беләсегез килсә, энергетиклар телендә Саяно-Шушенск ГЭСы була. Ә аның ни икәнен, мөгаен, берәүгә дә аңлатып тору кирәк түгелдер. Чөнки бу сүзне ишетүгә әле хәзер дә күпләрнең аркасына салкын тир бәреп чыга. Уен эш мени, ниндидер ки «гидроудар» дигән нәрсә Россиядә иң зур һәм иң ышанычлы саналган электр станциясен күз ачып йомганчы җимереп ташласын әле. Ул китергән корбаннар гына да дистәләгән кеше. Авария илнең энергетика системасына миллиардлаган сум зыян салды. Станцияне кабат сафка бастыру өчен генә дә күпме акча кирәк булачак. Ә биеклеге 242 метрлы бу плотина шул чакта ишелеп, су ташкыны аска ыргылган булса?! Нәтиҗәсен хәтта күз алдына да китерү куркыныч. Ярый әле анысыннан Ходай саклады.
Ә бит, кем әйтмешли, шундый ук «Домокл кылычы» безнең баш өстендә дә асылынып тора. Мәгълүм булганча, 1950 елда күрше Чувашия республикасының Яңа Чабаксар шәһәре янында Идел аша плотина салына башлый. Илнең энергетика системасында мөһим роль уйнарга тиешле бу гидроэлектростанцияне 1957 елда төзеп бетерәләр. Ләкин аның әле һаман да тулы куәтенә эшләп китә алганы юк. Чөнки плотинадагы җыелган суның тирәнлеге 63 метр гына. Ә бу елына нибары 3,3 млрд. кв. сәгать кенә энергия җитештерергә мөмкинлек бирә. Су биеклеген проектта каралган 68 метрга җиткергән очракта өстәмә рәвештә тагын 1,5 млрд. кв. сәгать электр энергиясе алырга мөмкин булыр иде. Шуңа күрә плотинаны тагын 5 метрга күтәрү өчен инде 27 ел тарткалаш бара. Чөнки моңа экологлар һәм күрше Мари Эл республикасы белән Түбән Новгород өлкәсе халкы каршы. Аларны аңларга була, су күтәрелгән очракта әлеге төбәкләрдә 119 торак пункт су астында калачак. Ә инде күпме урман-кырлар, сөрү җирләренең юк ителәсен әйтеп тормасаң да була.
Һәм менә, ниһаять, бу мәсьәләдә ниндидер ки уртак фикергә килгәннәр бугай. Һәрхәлдә, узган ел Чувашиядә Чабаксар ГЭСының түбән басымлы плотинасын төзү буенча проект эшләнеп беткән. Инде быел аны сала башларга да җыеналар. Һәм бу эш 2015 елда төгәлләнергә дә тиеш.
Әлбәттә, бер яктан караганда, безгә башкалар эшенә тыкшыну кирәк тә түгелдер, бәлки. Ни әйтсәң дә, аларның үз бизнесы, ә безнең үзебезнеке. Ләкин, шайтан алгыры, тагын шул, әлеге дә баягы «Шушка» шәүләсе күз алдына килә дә баса бит. Әгәр дә ниндидер ки сәбәп белән плотина ычкынса?! Мәсәлән, беткәнмени анда «гидроудар» яки шуның ише бүтән каза? Әнә бит, хәтта «Шушка» кебек иң-иң саналган корылмаларга да бүген гарантия бирә алучы юк. Ә Чабаксардагысы ычкынмас дип кем әйтә ала? Әгәр ул-бу килеп чыккан очракта безнең Казаннан юеш урын гына калырга мөмкин ләбаса! Моны галим-гидрологлар да шулай фаразлый. Чабаксар плотинасы китсә, алар фикеренчә, су, Идел дамбасы өстеннән сикереп, Казанның яр буе өлешен күмәчәк. Куәтле ташкын, моның өстенә, Яшел Үзән янындагы тимер юл күперен һәм Займище бистәсе янындагы автомобиль трассасын да алып китәргә мөмкин.
Хәер, Чабаксар ГЭСында гадәттән тыш хәл туа калса, халыкны тиз арада кисәтү өчен узган ел анда махсус система урнаштырганнар анысы. Көчле электрон динамиклардан чыккан сирена тавышы Чувашия һәм Мари Эл республикаларының плотинадан астарак яшәүче барча халыкларына да ишетеләчәк ди. Ягъни су басу куркынычы туса, алар качып өлгерәчәкләр имеш. Ярый алар котылсын да ди. Ә безгә нишләргә? Чабаксардагы сирена тавышы Казанга килеп җитә алмый ләбаса.
Өстәвенә быелгы язгы ташу аеруча көчле булачак дип тә куркыталар. Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әле шушы көннәрдә генә узган киңәшмәдә илдәге күпчелек гидротехник корылмаларның аңа әзер түгеллеге дә билгеләп үтелде. Дөрес, андагы исемлектә Чабаксар ГЭСын аерым атап әйтмәделәр әйтүен. Ләкин шулай да әлеге ГЭСның гадәттән тыш хәлләр хезмәте җитәкчесе Петр Усков сүзләренә караганда, бүген плотинадагы су күләмен көйләү шактый катлаулы, гәрчә махсус приборлар аны даими күзәтеп торсалар да. Чөнки моның өчен плотинаның аккумуляция куәте түбән. Икенче төрле итеп әйткәндә, ул үзендә артык суны туплап кала алмый. Нәтиҗәдә елгада язгы ташу аеруча көчле булганда суны авария рәвешендә аска җибәрү куркынычы туа. Быел исә моңа җирлек аеруча көчле, чөнки Идел бассейнында кар катламы нормадан инде 40 процентка артып киткән. Әгәр көннәрне кинәт җылытып җибәрсә, хәлнең шактый җитди төс алуы ихтимал.
Җитмәсә, Саяно-Шушенск ГЭСындагы аварияне террорчылар эшләгән диверсия дип фаразлаучылар да бар. Димәк, без, теләсәк-теләмәсәк тә, бу нәрсәне дә күз уңында тотарга тиеш булабыз. Дөрес, Чабаксар ГЭСының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте белгече Оксана Семенова сүзләренә караганда, плотина хәрбиләштерелгән сак астында. Һәм аңа берничек тә террорчылар һөҗүме яный алмый. Амин, шулай гына була күрсен дә бит, ләкин кем белә?!
Ә безгә әлегә: «Берүк үзең сакла», – дип, Ходайга гына ялварырга кала.
Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН |
Иң күп укылган
|