|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2018 Криминал
Казанда кеше суеп үтерүдә шикләнелгән ир-ат Түбән Камада тоткарланган (ФОТО, ВИДЕО)
Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 34 яшьлек эшкуарны үтерүдә шикләнелгән ир-атны полицейскийлар Түбән Камада тоткарлаган.
Дүрт тапкыр пычак белән яралаган ир-атның үле гәүдәсенә аның апасы кибеттә юлыккан. Мәет янында өч пычак тапканнар. Тикшерүчеләр җинаять урыныннан эшкуарны үтерүдә шикләнелгән җинаятьче сурәтләнгән видеокамера язмаларын да алган.
--- |
Иң күп укылган
|