поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.03.2010 Җәмгыять

АТНАНЫҢ 4 КӨНЕ ЮЛДА ҮТӘ

Авыл хуҗалыгы, кәсепчеләр белән кызыксынгангамы, “Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы “Туган җир” тапшыруын аеруча яратып карыйм. Бер генә чыгарылышын да калдырмаска тырышам. Алып баручысы Рамил Гарипов та күңелгә бик хуш килә. Аның эфирда тыйнаклыгы, гадилеге, көр тавышы, үз-үзен тотышы җәлеп итә.

– Студент елларында “Әкият” татар дәүләт курчак театрында әдәби бүлек мөдире вазыйфасын башкарган, аннары мәктәптә татар теле укыткан, тора-бара “Арча” радиосын оештыручы, диктор, клубларда концертлар алып баручы һәм башка бик күп эшләрне башкарган Рамил Гариповны Казанга, “Татарстан-Яңа гасыр” каналына нинди җилләр китерде икән?

 

– Студент чакта ук Казанда калу теләге көчле түгел иде. Аннары армия мәсьәләсе дә килеп басты. Шуңа да Арчаның Лесхоз урта мәктәбенә кайтып, 5 ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Әмма мәктәптә ир-егетләр бик укытырга теләк белдерми, аннан качарга тырыша иде. Мин генә калмам бит инде дип, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Габдрахмановка киңәш сорап бардым. Ул тәкъдим иткән эшләрнең барысы да мәгариф өлкәсенә карый иде. Аннары 2003 елның сентябрендә үзенә чакырып алды да: “Энем, әйдә “Арча” радиосының оештыручы вазыйфасын өстеңә ал әле”, – диде. Икенче көнне үк эшкә чыктым. Журналистлык һөнәре шуннан башланды.

 

Чыбыклы радио, иске магнитофоннар чоры иде. FМ ешлыгында эшләү районнар өчен катлаулы хәл. Шул вакытта без, “Арча” радиосы хезмәткәрләре, беренчеләрдән булып моны ерып чыктык. 15 ноябрьдә диктор Рәзилә: “Арча сөйли!” – дип аваз салуга, һәммәбезнең күзендә шатлык яшьләре күренде.

 

Аннары клубта КВНнар, концертлар алып баруны да йөкләделәр. Казанга эшкә китү уйда да юк иде. Районыбыз радиосында заманында Илфат абый Фәйзрахманов бөтен күңелен биреп зур көч куйды. Мин радиода эшләгәндә, ул ТВда хезмәт итә иде. Шулай берсендә: “Рамил, мөмкинлегең бар, безгә эшкә килү турында уйла әле”, – диде. “Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы алып баручыларга карап сокландым, алар дәрәҗәсенә ирешү хәлдән килер төсле түгел иде.

 

2,5 ел эшләгәч, Илфат абый чакыруы буенча, монда эшкә килдем. Башта “Хәерле иртә!” тапшыруына сюжетлар әзерләдем. Аннары Ләйсән Бәдретдинова белән икәү алып бара башладык. Баштарак бераз каушатса да, эшкә тиз кереп киттем. Ләйсән белән бик җайлы эшләдек. Ә 2006 елның 9 мартыннан “Җир сулышы”ның дәвамы буларак “Туган җир” тапшыруы эфирга чыга башлады.

 

– Тапшыруның мөхәррире дә, алып баручысы, хәбәрчесе дә үзегез. Күп эшен сез башкарасыз...

 

– Һәр тапшыруда якынча 4-5 сюжет күрсәтәбез. Бу – 4-5 районга барырга кирәк дигән сүз. Шулай булгач, атнаның дүрт көне командировкада үтә. Штатта хәбәрчеләребез юк. Дөрес, Гөлнур Шәймуллина булыша. Әмма аның эше тыгыз, күп вакыты “Хәбәрләр”дә үтә.

 

– Сюжетларыгызда күбрәк авылның уңай якларын күрсәтәсез. Редакциягә зарланып, ярдәм сорап язган хатлар килгәлиме?

 

– Эшли башлаганда зарланып язылганнары күбрәк иде. Хәзер андыйлар саны кимеде. Аннары гел зарланудан торган сюжетлар гына күрсәтеп булмый бит.

 

Кайчак, йомшак чеметәсез, диючеләр дә булгалый. Мин эшкә килгән мәлдә авылда үзгәрешләр башланган чор иде. Аңа хәтле колхозлар тезләнгән хәлдә булды. Эре-эре инвесторлар барлыкка килде. Күп җирдә аларны халык кабул итмәде. Араларында уңышлы эшләп киткәннәре дә, очраклы кешеләр дә булды. Тапшыруның максаты – кемнедер пычрату түгел, ә билгесезлек алдында калган авыл кешесенә төрле яңа программаларны, технологияләрне күрсәтеп, уңай яки тискәре якларын төшендереп, аңа төрле юнәлеш бирү.

 

Авыллар бетә, диләр. Бетми, үлми ул, ә бары тик йоклаган хәлдә яши. Аларны уятып җибәреп, сюжетлар ярдәмендә кызыксындырырга тырышабыз. Тапшыруны караганнан соң, кызыксынып, күрсәткән кешеләрнең адрес, телефоннарын сорап шалтыратучылар, хат язучылар соңгы арада бермә-бер артты.

 

– Арчадан бирегә эшкә килеп йөрисез. Казанга күченү турында уйламыйсызмы?

 

– Анда 10 сутый җиребез бар. Хатынның да китәсе килмәде. Үземә дә нәкъ менә Арчада яшәү ошый. Ул ни шәһәр, ни авыл дигәндәй, нейтраль урын. Аннары Арчаны экологик яктан иң чиста районнарның берсе, диләр. Әле малай 2 нче сыйныфта гына укый. Аның каравы, шаккаттырып, Казанда белем аласы килә, дип сөйләнә башлады. Каян башына керткәндер?!

 

– Сез гел эштә. Хатыныгызга авырга туры килмиме: үз эше, йорт мәшәкатьләре, пешерү-төшерү, балалар...

 

– Гүзәл үзе руль артында йөри. Бу көндәлек эшләрен бераз җиңеләйтә. Балаларны бакчага, мәктәпкә илтә, барып ала. Алай зарланганы юк, сиздерми. Мактанасым килми, бик тыныч, сабыр ул.

 

Бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәбез, ә маллар тотмыйбыз. Моңа вакыт та җитми. Әтием Вәзыйх гомер буе шәхси умартачылык белән шөгыльләнде. Әле дә 40 лап баш умарта тота. Бу эшне бик яратып, күңел биреп башкара. Кызыгып, аннан үземә бер-ике оя умарта сораган идем, “Мөмкинлегең булса, эштән бушасаң, монда килеп булыш”, – диде. Алар әнием Зәйтүнә белән Яңа Кырлайда гомер итә. Әнием мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытты.

 

– Рамил, ТВ хезмәткәрләренең кайберләре авызыннан: “Монда акча аз түләнә. Шулай да бер кереп киткәч, “йолдыз” чире күчәме, гел шунда каласы килә”, – дигән сүзләр ишетелә. Ә сез биредә хезмәт итеп, көн саен эшкә 100 чакрым ара үтеп, гаиләнең матди яктан ихтыяҗын канәгатьләндерә аласызмы?

 

– Акча бервакытта да җитми инде ул. Юрганга карап аякны сузарга өйрәндек кебек. Нәфесле кешеләр түгел без.

 

– ТВ хезмәткәрләреннән матур һәм хатасыз сөйләү генә түгел, тышкы кыяфәткә дә игътибар итү сорала...

 

– Менә бу иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Кайчак Баулы, Бөгелмә, Ютазы кебек ерак шәһәр-районнарга командировкага китәбез. Ничә сәгать буе машинада бару ялыктыра. Туктап, күнегүләр дә ясап алган вакытларыбыз бар.

 

Үз-үзеңне карау кирәк. Ә болай чаңгы өчен үлеп китәм. Туган авылым Яңа Кырлай бездән 4 км ераклыкта гына урнашкан. Әти-әни янына кышын гел чаңгыда барам. Бу сәламәтлек өчен дә файдалы, күңелгә дә рәхәт булып китә.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 12.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»