поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.05.2018 Җәмгыять

Эчкечелек хәзер модада түгел

Матур кояшлы язгы иртә. Кешелек уяна… Өлкәннәр эш урыннарына, балалар мәктәпләргә, әле уянырга да өлгермәгән сабыйлар бакчаларга ашыга. Тукталышта халык күп. Менә салмыш ханым һәм салмыш ир килеп бастылар, тәмәке кабыздылар. Тирә-якка тәмәке, хәмер исе таралды. Авызларында — ямьсез сүзләр. Бу түбәнлеккә тәгәрәгән ир белән хатынны танып алдым. Миңа бигрәк тә күңелсез булып китте.

Бу «М» исемле егетнең әнисе дә эчкече иде. Биш бала, барысы да төрле ирдән. Без, белгечләр, аның тормышын дөрес якка үзгәртергә тырыштык, тик ул безне ишетергә дә теләмәде. Күп очракта исерек, я салмыш була иде. Балаларының: «Без кибеттән берәр ашау алсак, өйгә кайтканчы ашап бетерергә тырышабыз, чөнки өйдә алар безгә эләкмәячәк, закус­кага китәчәк», — диюләре күңелгә мәңге уелып калган иде. Көне-төне эчү, көнаралаш исерек ирләр, контрольсезлек зур тәэсир ясады бу малайга. Шул сазлык ычкындырмады аны. Иртә эчәргә, тартырга өйрәнде. Шундый ук иптәшләр. Шул компаниядә танышкан жилбәзәк кыз… Менә инде алар икәүләшеп упкында. Бәлки балалары да бардыр инде. Алар ни күреп үсәләр? Ә күпме мондый гаиләләр?
 
Кайчан, кайсы мизгелдә кеше упкынга төшә соң? Әлбәттә, яшүсмерләр арасында өлкәннәргә охшарга тырышып, иптәшләренә ияреп, кызыксынып, беренче тапкыр хәмерне, сыраны кабып карау очраклары аз түгел. Мондый хәл килеп чыкканда ата-анага уйланырга да, ачыктан-ачык сөйләшергә дә сәбәп бар. Бәлки, ата-ананың үзенең тәртибенә дә үзгәрешләр кирәктер. Әлбәттә, ата-ананың шәхси үрнәгенә кайтабыз.
 
Күптән түгел үзебезнең шә­һәрдә бер район хакимиятендә шундый хәлне тикшерергә мәҗбүр булдык: әти еллар буе эчә, тик ызгыш-гауга чыгармый. Көннәрнең берсендә ярты шешә аракысы ка­ла. Үзе йокыга китә һәм 13 яшьлек кыз бу аракыны эчеп бетерә һәм реанимациядә аңына килә. Ярый апасы игьтибарлы булып чыга. Тәртипле яши торган гаиләләрдә дә балаларның кинәт хәмер белән мавыгып китү очракларын беләбез. «Миңа допинг кирәк түгел, миңа болай да күнелле”, «Мин спиртлы эчемлексез дә күңелсезлекләрне дә, шатлыкларны да тигез киче­рәм», «Эчкечелек хәзер модада түгел», — дигән фикерләр ишеткәндә мин бу бала өчен, аның ата-анасы өчен дә горурлык хисе кичерәм.
 
Гаилә таркалу, тәртипсез, бәхетсез балалар, эштән куылу, җинаятьчелек — боларның барысына да, беренче чиратта, эчкечелек гаепле бит. Иң элек балаларыбызга үзебез үрнәк булыйк! Тормышка аек күз белән карап тәм табып яшәргә өйрәник, балаларыбызга да тормышның матур якларын күрсәтик!
 
Фирая Газизова, “Яшүсмер” үзәгенең профилактика бүлеге җитәкчесе

---
Яңарыш
№ --- | 16.05.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»