|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2018 Мәдәният
Сүзең алтын, егет: өр-яңа бәйгегә катнашучлар җыела (ВИДЕО)GONGTV спорт һәм музыка интернет каналы игълан иткән “Алтын сүз” сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесенә гаризаларны Татарстанның төрле районнарыннан җибәрәләр. “Ара ерак”, – дип тормыйлар, Казан каласына Әлмәт шәһәреннән дә киләләр. Мисал өчен, 1-нче санлы лицейда белем алучы – Шамил Кирамов. Ул тәүге тапкыр сәхнәгә өченче сыйныфта чыккан. Шул вакыттан бирле бер генә кичә дә аның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүеннән, җанлы итеп чараны алып баруыннан башка үтми. Саба районы Шәмәрдән авылыннан килгән Рияна Имамиева да мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашмый. Күптән түгел уздырылган “Дулкыннар” бәйгесендә дә призлы урын алган ул. Катнашучыларыбызның чыгышларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
--- |
Иң күп укылган
|