|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2018 Хәвеф-хәтәр
Казан урамында бер төндә ике ЧП: берәү ДПС машинасы пыяласын кыра, икенчесе үз мопедына ут төртә (ВИДЕО)Казанда төнлә үз-үзен белештерми торган ир-ат юл-патруль хезмәте машинасының тәрәзәсен коеп төшергән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Шаһитлар әйтүенчә, Чистай урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле ир-ат машинасыннан атылып чыгып, полицейскийлардан качып китмәкче булган, әмма аны тоткарлаганнар.
Видеокадрларда ир-атның үзен әдәпсез тотуы, кычкыруы, сәер авазлар чыгаруы, юл-патруль машинасының алгы тәрәзәсен коеп төшерүе күренә.
Шулай ук. юл-патруль хезмәте инспекторлары куып җиткән егет үз мопедын ут төртеп яндырган, дип хәбәр иткән «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр. Гадәттән тыш хәл узган төндә Мәскәү районының Декабристлар урамындагы 203нче йорт каршында булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ут капкан «Стингрей» мопедын биш минут эчендә сүндергән. Янгынның мәйданы бер квадрат метр тәшкил иткән.
Егетне тоткарлаганнар. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|