|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2018 Шоу-бизнес
Җырчылардан кызыклы фикер: “Әгәр мин футбол буенча тренер булсам...”Җәй айларында, төгәлрәк әйтсәк 14 июнь – 15 июль көннәрендә, илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге зур күләмле чараның нәкъменә Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казаныбызда үтүенә күпләр шатлана. Кемнәр алар дисезме? Спорт сөючеләр, укулары бер ай алдан төгәлләнәчәк студентлар, ашау-эчү, сату җирләрендә эшләүчеләр, музей хезмәткәрләре. Әлбәттә, ризасызлык белдергәннәре дә бар. Мисал өчен, көнне төнне белмичә телевизор экраннары каршында утыручы футбол җанатарының тормыш иптәше һәм “тагын ыгы-зыгы тудыра инде болар”, – дип зарланучы шәһәр халкы. Шулай да әлеге зур күләмле чара күпләрне битараф калдырмый. Ә татар эстарадасы җырчыларын кайсы да булса уенда күреп булырмы? Футбол буенча Россия җыелма командасының тренеры булсалар, алар нинди үзгәрешләр кертер иде? Бу сораулар белән без аларның үзләренә мөрәҗәгать иттек. Рифат Зарипов: –Күбесенчә мин хоккей белән кызыксынам, тик узган елны футбол буенча дөнья чемпионатының “өйрәнчегенә” – конфедерацияләр Кубогына барып кайткач, әлеге спорт төрен дә ошаттым: Криштиану Роналдоны күрдем, Мексика, Германия командаларының уенннарын карадым. Андагы ничәмә-ничә кешенең дәртен тоеп, алар белән бергә җан атып утырдым. Дөресен әйтәм: футболны махсус күзәтеп бармыйм, чөнки вакыт юк. Интернет, телевизордан гына карап, яңалыклар белән танышып барабыз. Болай үзем туп типкәләп йөрергә яратам. Ә менә футбол буенча җыелма команданың тренеры булсам, татар эстрадасы артистларына булышыр идем. Шулай ук футболистларның хезмәт хакын күпмедер дәрәҗәдә татар телен, мәдәниятен үстерү өчен бүлеп бирер идем.
Илмира Нәгыймова:
– Балачакта гел футбол уйнап үстем, киләчәктә спорт юлыннан китәргә хыяллана идем. Тик үсә барган саен, карашлар да үзгәрә икән. Хәзер, гомумән, футбол, хоккей кебек спорт төрләре белән кызыксынмыйм. Фигуралы шууны гына яратып күзәтәм. Быел үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына килгәндә исә, әлеге чарага барырга уйламыйм. Соңгы арада спорт чараларына йөргән дә юк.
Мин үземне футбол тренеры була алыр идем дип әйтә алмыйм, чөнки мин бик кайгыручан кеше. Югыйсә, барлык чирне дә җыеп бетерүем бар .
Әнвәр Нургалиев:
– Мин спортны яратып күзәтеп барам. Ләкин миңа барысының да акчага барып тоташканы ошамый. Футболистлар миллионлаган күләмдә хезмәт хакы алалар, шуларның күпмедер өлешен яман шеш белән авырган балаларга бүлеп бирсәләр иде. Әгәр дә инде мин футбол буенча җыелма команданың тренеры яки хуҗасы булсам, спортчылар акчасының яртысын әнә шул сабыйларга күчерер идем.
Ләйсән Мәхмүтова:
– Беләсезме, мин бик бәхетле кеше, чөнки андый зур чараларда миңа еш кына чыгыш ясарга туры килә. Мисал өчен, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашырга туры килде. Бер елны боз сарае ачылышында концерт та куйган идек, чарадан соң хоккей карадым, әйтергә кирәк, миңа бик ошады. Спортны телевизор аркылы түгел, ә үз күзләрең белән караганда кычкырып, җан атып бөтен тавышларың бетә. Телевизорда барган футболга шулай ук күз төшсә, кызыксынып карый алам. Футбол – төркемле, бердәм уен, шуңа күрә күп нәрсәтренердан, уенчылардан, аларның әзерлек һәм холкыннан гыйбарәт.
Илназ Гарипов:
– Футбол буенча дөнья чемпионатына барырга уйламыйм. Кайсы көннәрдә булачагын, кемнәр уйнаячагын да белмим. Моның бер генә сәбәбе бар, ул да булса вакыт тар. Гомумән, безнең илдә мөмкинлек юк дип саныйм. Чит илдән килеп караучылар күбрәк, чөнки, минемчә, аларның мөмкинлекләре зуррак.
Әгәр дә мин тренер яки директор булсам, футболдагы акчаны авыру балаларга бүлеп бирер идем. Футболистларның үзләренә хезмәт хакын исә смс-хат аркылы, ягъни тавыш бирү юлы белән, халыктан җыяр идем. Шул очракта барысы да гадел булыр.
Алинә ЮНЫСОВА |
Иң күп укылган
|