поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2018 Криминал

Татарстанда 26 яшьлек ир-ат биш яшүсмерне гаражда бикләп тоткан

Татарстанда 26 яшьлек ир-ат биш яшүсмерне гаражда берничә сәгать бикләп тоткан, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 18 апрельдә Менделеевскида яшәүче 26 яшьлек ир-ат гаражда дусты белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә ул шул тирәдә уйнап йөргән 13-16 яшьлек өч малайны һәм ике кызны күреп алган, дип яза агентлык. Ир-ат аларны гаражга чакырган һәм артларыннан бикләп куйган.
 
Шунда кызларның берсе өенә кайтасы килүен әйтеп еларга керешкән. Ир-ат аларга мондый шарт куйган: тынычланган очракта гына тоткынлыктан азат итәчәкмен, дип белдергән. Ике сәгатьтән соң ул, балаларны гараждан чыгарып, өйләренә кайтарып җибәргән.
 
Берничә көннән соң яшүсмерләрнең берсе әлеге хәл турында әти-әнисенә сөйләп биргән. Кызның әнисе полициягә гариза язган, шуннан соң ир-атны кулга алганнар. Нәтиҗәдә, тикшерү комитеты «Ике яки аннан да артыграк балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
 
Ир-атның моңа кадәр дә хөкемгә тартылганы булган инде. Ул тикшерүчеләргә әлеге хәл турында күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Суд аны сак астына алу турында карар чыгарган.

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»