поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.05.2018 Җәмгыять

Кара айгыр тубасы (бер авыл РИВАЯТЕ)

Юныс бай үзенең кәсептәше, ерак Ырынбур далаларында яшәгән, күптән якын дустына әверелгән Аким сәүдәгәрне бикәсе белән икесен парлап кунакка чакырды.

Ерак юлдан ял итү, очрашу мәҗлесеннән соң, хуҗа белән йорт-биләмәләрен, алма бакчасын, амбар- ындыр, ат табыннарын карап сәяхәт кылып йөргәндә Акимны, Юныс атлары арасындагы, үтә дә җиңел хәрәкәтчәнлеге, килешле буй-сыны, горур тотышы, киң күкрәклеге белән аерылып торган кара айгырның илаһилыгы сокландырды. “-Менә ул, улымның туена яхшы лаек булырлык, асыл бүләк!”- дип, аңардан карашын алалмый торды. Бирегә ул ат сайларга дип килмәсә дә, мондый асыл атны күргәч, Юныс дусты белән сату-алу турында сөйләшеп карарга кирәклеген хәтеренә салып куйды.
 
Кунаклар хөрмәтенә әзерләнгән кичке, мул сый-хөрмәтле өстәл артында утырганда да, Акимның көндез күргән кара аргамагы хисләреннән китә алмады. Аның тумыштан төгәл итеп яралган арткы аяк бәкәлләрендәге ак “итек”ләре, маңгаеның нәкъ уртасындагы ак түгәрәге, бигрәк тә, табигый ялтырап, кара бәрхет кебек елкылдап торган өстендәге тиресе – сирәк аттагы мондый камиллек, чынлап та, бу, ат сөючеләрнең хыялы иде. Ул инде аны улына ничек бүләк итәчәген, улы куаначагын, аңа атланып җилдереп чабып йөрүен күз алдына китереп, уйларга бирелеп утырды.
 
-Ягез әле, кунаклар! Ханым, Аким әкә, менә кыздырылган каздан, тай казылыгыннан рәхим итегез!–дип, Юнысның сый-хөрмәтләрен барлап, сыйланырга кыставын да исенә ала алмый утырды Аким. Ат турында сүз катарга уңай вакыт көтте. Юныс байның йорт-кураларына, биләмә читендә тезелеп үскән мәһабәт, яшь тупылларына сокланудан башласа да, үзен кызыксындырган сорау исеннән чыкмады, шуңа якынаюны көтте:
 
-Ай-йай, Юныс ака, тормыш-көнкүрешләрең шул кадәр дә җитешле, шуңардан да зиннәтлерәк, күркәм биләмәне күз алдына китерүе читен дә, ә ат табыннарың инде үзе, шаккатарлык, гаскәр бит әй!..- дип мактаганнан соң, аерым аты турында әйтергә дә сүз чыкты. -Әйткәндәй, мин синең атлар арасында сөлегтәй кара, сиртмә кебек җиңел, барстай елгыр, шомырт-кара күзле, көче ташып торган яшь елкыңны шәйләдем...
 
Юныс шунда ук, кунакның кайсы аты турында сүз кузгатканын аңлап, чәйле чынаягын иреннәренә тидермәстән туктап калды. Ул бит аның гади генә аты түгел. Аны үзе диярлек, тәрбияләп-иркәләп, шешәдән бия сөте имезеп үстерде, тудырган бия мантый алмый үлеп киткәннән соң. Корымдай кара колын кызык иде. Ул тугач та, аны тәрбияләп, туендыручы башка ян иясен белмәгәнгә, Юнысны доньяга яратучысы итеп кабул итте, аңа бик ияләшеп, тотам да калмый ияреп йөреп үсте. Үсеп тай булгач табынга озатылса да, гел Юнысны юксынды, аны үз итеп аңа гына буйсынды. Күп чак табынны калдырып хуҗасының йорты янына килеп үлән уртлап йөрде, Юныс чыгып аңа ипи каптырып иркәләп сөйгәч кенә кире табынына китәр булды. Инде зур ат булып җиткәч, башка атлардан үзен һавалы тотып, табында зәһәрләнеп йөргән яшь айгыр, Юнысны ерактан ук күрсә, чаптырып килә, бик итәгатьлек белән башын иеп, каршына килеп баса, үз итүен белдереп, иреннәре белән сак кына аның җиңнәрен, кулларын капшый, яныннан китми, кичерешләрен сөйләргә теле генә юк иде. Сөйли алмаса да, Юныс аның барча тойгыларын аңлый, ул аны: “-И-и, тулпарым минем, килдеңме яныма... нинди пәһлеван булып җиттең син, ә?, -дип, муеныннан шап-шап сөяргә ярата.
 
-Әйе, андый атлар бик сирәк туа, -дип, чәен дә эчмәстән, пыяласын өстәлгә куйды хуҗа, кунакның тел төбен алдан тоеп. Чөнки, фәкать бу тайны үзләренә, бик зур хакка сатуын үтенгән берничә тирә-як зур сәүдәгәрләргә ризалыгын бирмәгән иде. Әле дә, сөйләшүнең шул турыда барачагын сизенеп, моңа әзер булса да, болай кискен булырын шәйләмәде.
 
   -Менә нәрсә, Юныс әфәнде, син бу кара айгырыңны миңа сатып бирмәссеңме?.. -дип, сөйләшүне озакка сузмый, кырт кына кистереп әйтте кунак. Юнысның бу атка булган мөнәсәбәтен һәм атның да башка хуҗаны үз итмәячәген әле белми торып.
 
Мондый тәкъдимнең аш өстендә бераз урынсыз булуы күңеленә тиеп узса да, Юныс, йөзендәге күтәренкелекне саклап, Акимга уңай җавап эзләде. Кадерле кунагының теләген дә кире кагасы килмәве, үзенә дә бу малкайның гади генә ат булмавы– Юнысның җавабын бераз тоткарлды. Тайның туу-үсү тарихын бәян итү, малны кызгануга ишара булыр, дип, бу турыда сүз кузгатып вакланмады. Ерактан килгән кунак өчен бу ат мәсьәләсе генә булганга, моңарда тарсыну күрсәтәсе дә килмәде, кыска әңгәмәдән соң бер карарга килеп :
 
-Аким әкә, күреп торасың, минем байлыгым нәсел-ыруыма җитәрлек, атларым, Аллаһыга шөкер, тагын колыннарлар. Сиңа бик охшагач, мин ошбу атымны сиңа бүләк итәм, рәхим итеп кабул ит. Йола буенча, мал сатылсын өчен, үз клыңнан минем учыма бер тәңкә көмеш салырсың да, ат синеке булыр, иншалла... –дип, кунакка киң күңеллелек күрсәтте, аңы белән килешеп бетмәсә дә. Аким мондый атның хакы нинди дәрәҗәдә югары булуын белә, шуңа күрә, дустының асыл малын хаксыз гына аласы да килми:
 
-Юныс Шакир улы! Мондый изге ниятең өчен сиңа зур рәхмәтемне белдерәм, әмма, бу атны мин үзем бүләк итәргә тәгаенлим, бүләкне бүләк итеп булмый, шуның өчен, мин аны синнән сатып алыр идем.- дип, Юнысның йөзендәге аянычын тоемлаганга, бәяне мул куйды: -Минем бәям – егерме аттан торган табын хакы. – дип, саллы кулын Юныска сузды. Хуҗа кеше, күңелендә тынычлык сакларга тырышып, шулай да, ул кадәр үк хак алмасына ышандырып, кунакның теләген кабул итте.
 
Аким әфәнденең кайтып китәр вакыты җиткәч, Юныс бай үзе кулына йөгән тотып җәйләүгә чыкты. Әле берни аңламаган горур ян иясе, гадәттәгечә чаптырып, табынны ерып Юныс янына килеп басты, хуҗасының йөзендә ниндидер, аянычлы киеренкелек тоемлаганга, үзе дә, гадәттәгечә иркәләнүеннән тыелып калды. Хезмәтчеләргә ул баш бирмәс, аны йөгәнләп бай йорты янына алып килә алмаслар иде, шуңа Юныс аны үзе иярләп алып кайтты. Кара айгырга яңа затлы йөгән кидереп, аны кунак тарантасының артына бәйләп куйганга кадәр, малкай үзен тыныч тотты. Чит арбадан ят ис тоеп, үзенең аңа бәйләп куелганлыгын аңлагач кына сискәнеп, тынычсызлана башлады. Бертуктаусыз урынында таптанды, арт санын арбаның әле бер ягына, әле икенче ягына күчерде, йөгәннең ныклыгын сынагандай, башын кинәт-кинәт күтәреп бауны әледән-әле тарткалады. Хуҗасының ни кылырга теләгәнен аңларга тырышкандай, кай якка борылса да, колакларын югары тотып, Юнысның һәр хәрәкәтен, ят кешеләр белән гапләшүен күзәтте.
 
Зур кунак үзенең кәләше белән түбәле тарантас эченә урнашып, күчер дә үз урынына менеп утыргач, атлар ярсыганда гына кичерә торган пошкыру, борын читләренең бер киңәеп, бер кысылуы – атның, аны чит тарафларга озатылачагын аңлаганын күрсәтә иде. Кунаклар белән хушлашкач Юныс бай, атының да күзләренә, гафу үтенгәндөй, карамый булдыра алмады. Атларның яшь тулы күзләрен Юнысның, аларны чалырга алып барганда гына күргәне бар иде. Әле дә шундый, яшь тулы күзләр күргәч, якынына хыянәт кылган кеше сыман, карашын читкә борды... Юныс-хуҗасыннан башка яшәвен күз алдына китерәлмәгән мәхлукның теле белән әйтәлмәгән кичерешләре – бар да күз яшьләрендә иде. Элек горур, гел югары тотып йөргән башы да, арба кузгала башлагач, түбән иелеп, моңсуланып калды. Өч ат җигелгән зиннәтле, зур тарантаска аргамак каршылык күрсәтәлмәде. Үзе дә, әллә тәкъдиренә буйсынды, әллә хуҗасыа үпкә белдереп, кузгалып киткәч, артка борылып карарга да азапланмады, гаепле кебек, башын игән килеш, арба җаена әкрен генә атлады да атлады. Тик, төркем-төркем ат табыннары йөргән җәйләүләр яныннан үткәндә генә, башын югары күтәреп, бөтенләй башкача, тыныч, ләкин, богаз тирәнлегеннән яңгыраган көрсенүле кешнәве белән, ырудашларыннан бәхиллек алып, алар белән хушлашты сыман.              
 
 Кинәттән генә ява башлаган яңгырны да тоймый, Юныс, яраткан таен ияртеп Ырынбур юнәлешендә ерагая барган кунак тарантасы артыннан озак вакыт карап торды, аннары ямансу тойгыларына күмелеп, йортына керде. Ихтыярсыз башланган эшнең яхшылык белән бетмәү ихтималлыгы да күңелен кырды. Иренең бу хәлен күреп торган, күңел төшенкелеге нидән икәнен күптән аңлаган кәләше Биби-Нур ханымның да:
 
-Йә, йә, атасы, бик өзгәләнмә инде, тайларың, әнә, җәйләү тулы, шәт. – дип, ирен авыр хисләреннән арындырасы килде.
 
-Юк шу-ул, хангынам! Әлегесе ише, әкияттәге кебеге, бөтен җире килешле, үзаңы белән дә аерылып торган атлар егерме елга берәү генә туа-а...- дип сузды, асылташтай таеннан язган хуҗа, әле генә кунаклар белән утырган зур өстәл артына кереп. Чит күзләрдән кара айгырны яшеребрәк тотарга кирәк, дигән күптәнге карарын үтәмәгәнгә үзен битәрләп тә алды, әмма эш узгач кына. Гомере буе күп атларны күргән атасы Шакир бай да, улының бу гамәлен хупламаган иде:
 
-Ай һай, улым. Андый атлар чит җирләргә күнегәлми ул, бигрәк тә, бәләкәйдән ябышып ияләшкән хуҗасыннан аерылуы авыр аларга. Сине юксынудан җирсәп үләр ул,- дип кисәткән иде. Әмма Юныс, бик күп еллар сату-алу эшләрен бергә уңышлы башкарып, күптән үз-ара ихтирам казанышкан, бик гадел күңелле Аким-сәүдәгәр теләгенә каршы киртә куясы килмәде. Дустының күңелен китмим, дип, үз күңеле аянычына карамастан, үз-ара нык берегешкән кара айгыры белән хушлашты...
 
Аким яшәгән төбәк бик еракта, биш көнлек ат юлына барәбәр иде. Озак кына юл үткәнче малкай, бәйләнгән арканын өзәрдәй булып, тарантасны туктатыр хәлгә җиткереп, вакыты-вакыты белән, кире якка тартты. Ялга туктаганда да, авызына бик аз үлән кабып, аны уртлый-уртлый башын борып, гел үтелгән юл ягына карады, гүя ул, менә яраткан хуҗасы аның артыннан куып җитәр дә, үз болыннарына алып кайтыр, дип көтте. Юлдан түбәле, түбәсез арбалардан торган шыгырдык олаулар гына, йә бу якка, йә теге якка, соры юл тузаны күтәреп, әкрен генә агылдылар. Тик юлда, атта чаптырып, аны алырга килүче яраткан хуҗасы гына, юл буе күпме көтсә дә, күренмәде. Комлы далага килеп җиткәч, бигрәк тә, бу җирне үз итмәде. Комлы сары җирдә үскән зәгыйф, аксыл үләннәрне, туган болыннарындагы изумруд-яшел, чыклы үләннәргә алыштыргысыз икәнен тойды.
 
Яңа хуҗа хезмәтчеләре атны йөгәнләргә дип якынайса, ярсулы таптанып, пошкыруы белән кисәтте, башын югары болгап, үзенә якын китермәде, бик аз гына азык кабар булды.    Инде ничәнче тапкыр Аким үзе, атка буйсыну күнегүләре үткәрергә дип, аны далага алып чыкты. Сәгатьләр буе атны тыңлатып ызаланса да, тырышлыгы бушка гына булды, айгыр буйсынмады, аңа атлану түгел, биленә якын да киләлмәде. Бу кадәр дә киреләнгән, туган җиренә береккән, үз иясеннән башка берәүне дә үз итмәгән атны, Акимның күргәне дә юк иде. Бу сыйфатлары өчен үзен ихтирам итеп, аңа миһырбанлы булды, усаллык белән буйсындырасы килмәде. Инде үзләренә игелекле мал булырына ышанычын югалткач, Аким, олаучылар артыннан Юныс дустына хат-кәгазе дә юллаган иде, хезмәтчеләрен җибәреп, атны кире үзенә алып кайтуларын үтенеп.
 
Акимның улы Ермек, атасының бу уеннан хәбәрдар түгел иде, башбирмәс бу атка әле ышанычын җуймый торып, аны тагын басуга алып чыкты. Күнегүләрне башлыйм, дигәндә генә, Ермек бауны кулына урап тоталмый калды, учыннан йөгәне шуып, кулдан ычкынды. Инде бәйсезлек тойган аргамак, сиртмәдәй читкә тайпылды. Хәзер аңа, ышанычлы аякларына ирек кенә бирәсе калды: көчле айгыр ялларын туздырып башын болгады да, арт аякларына басты, аннары, җәядән ычкынган уктай атылып, ә, дигәнче, ак бәкәлләрен генә ялтратып, күз күреме җитмәс ераклыкка барып җитте, артыннан сары ком тузаны гына калдырып, күздән дә югалды...
 
Аким бу буйсынмас атның үзенә бәлә генә булырын, кайтып барганда ук сизенгән иде, әмма, бу кадәр үк килеп чыгасын күзалламады. Юл буе кайтып җиткәнче, малкайның күзләре гел яшьле булуы да аны сагайткан иде. Әгәр Аким, Юнысның бу яраткан аты булуын һәм атның да аңа шулкадәр аерылгысыз хәлгә җитеп береккәнлеген кунакта чакта ук белгән булса, мотлак, бу эшеннән читләшкән булыр иде. Хәзер аның, бу гамәленең ялгыш булуына, аргамакның да аларга кире әйләнеп кайтмасына шиге калмады.
 
Кара айгыр иртә җәйдә озатылып, инде көзгә авышкан көннәр иде. Юныс бай болдырдан йортына кереп барганда, ерактан, үзенә генә хас, озын моңга охшаш кара айгырының кешнәвен ишетеп, шул якка башын кинәт борып, муенын авырттырды. “Әллә колагыма ишетелде, әллә чынында кайттыңмы, җайдаккаем?”- дип, түбәтәен шудырып, тирле маңгаен, битләрен сөрткәч, кулын маңгаена куеп, тагын күз карашын ат кешнәгән якка, елга аръякларына төбәде...
 
Юныс ялгышмады, чынында исә, аргамак, күп михнәтләр чигеп, үзенең туган басу киңлекләренә, ерак кыйтгаларның җир-суларын, күп чакрымнарны тояклары астыннан үткәрә-үткәрә, Акимның Юныска җибәргән үтенеч-хатыннан күпкә алда, чаптырып кайтып җиткән иде. Юлында ничәмә тапкырлар аны, хуҗасыз пәйдә булган илаһи матур, корым-кара атны эләктереп алып, үз итәргә укталучылар булмады! Әмма, аулаучылар яныннан аның бер ат та куып җитәлмәс, күз иярмәс тизлектә томрылып күздән югалуын күргәч, эзәрлекләүне туктатырга мәҗбүр булдылар. Үзенең көче, тизлеге ярдәмендә, тар, киң елгаларны кичеп, берничә көн-төн озынына 500 чакрым җир-араны чаптырып узды, үзенең туган басуларына, җаны итеп күргән хуҗасы янына кайтыр өчен ул. Юлында очраган киртәләр: атны арканнарга тырышучы атчылар, урман-кырларда ташланган бүре өерләре аны, үз юнәлешеннән дистәләрчә чакрымнарга читкә тайпылдырса да, аның тәбигый үз тоемлавы, аны янә туган якларына табан борды.
 
Инде, ниһаять, туган җиренә кайтып җитте! Көчле, еракларга ишетелерлек кешнәве белән, туган болыннарын яңгратып, үзенең кайту хәбәрен белдерде. Башын югары күтәреп, елганың аръяк ярларында озак вакыт, әрле-бирле чабып йөрде. Ниндидер афәт сизенгәндәй, җәйрәп яткан, тулы сулы елганы кичеп чыгарга тартынып, уңайлы кичү урыны сайлагандай, яр буйларын байкады. Юлында очраган бик киң суларны михнәтсез, җиңел генә үтәлсә дә, туган елгасы ярларына кайтып җиткәч хәлсезләнүен, ару белмәс аякларының авыраеп йомшаруын тоя иде. Менә ул, Юныс хуҗасы аны су эчерергә еш алып төшкән уйсулыкны таныды, шикелле. Шул елга борылышына төшеп, үзенә бик газиз булган суның тәмен тоеп, сусылын баскач, елганы кичәргә дип, суга сикерде...
 
Ярдан ерак булмаган тугайлыкларда, үлән уртлаудан тукталып, башларын югары күтәргән хәлдә тынып калган, аның тавышыннан таныган кавемдәшләре, айгырны бу як ярда көтүләре бушка гына булды... Зур михнәтләр кичергән, юл газапларыннан ярсыган, эчке көчергәнешләрдән хәлсезләнгән җайдак, елганы кичеп чыгалмый, су төбенә китә. Атны буйсындырырга дип, һәм еракка китәлмәсен өчен, аның муенына Ермек, тимер кыршау да кидергән була, шул тимернең төпкә тартуы да, арыган җайдак халәкәтенә булышлык иткәндер...
 
Бу хикәя нигезендә, чын булган вакыйга ята. Без, бала чагыбызда, үзебезне белә башлаганнан ук, ишетеп белгән тарих ул. Шакир бай, аның улы Юныс бай, борынгыда авылыбызда яшәгән күренекле шәхесләрдән. Ат батып үлгән елганың шул тирән борылышы, элек-электән, Революциядән дә элек, “Кара айгыр тубасы” дип атала. Безнең заманда, бу елга уйсулыгына авылның барча бала-чагасы, яшьләре, җәй буе су керергә, комында кызынырга йөри иде. Безнең нәни күңелләребезне бу вакыйга бик тетрәндергәнгәдер, елганың шушы урынында берәр мал сөяге тапсак, һичшиксез ышану белән: - бу – Кара айгыр сөягедер, -дип, аңа аяныч кичереп карый идек.
 
Хайваннарның, кешеләрдән аермалы буларак, тәбигый үз-тоемлау сәләте, ягъни, донья киңлегендә үзләрен яхшы ориентацияли алуы билгеле. Мин бәләкәй чакта, дилбегәне әткәй кулыннан алып, ат юлдан яза күрмәсен дип тарткалаганда, әткәй: - дилбегәңне генә бушат, улым, ат килгән юлыннан үзе кайта белә ул”- дия иде.                   
 
                                             

Әмир АЛМАЗОВ
Өмет
№ --- | 16.05.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»