поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
12.03.2010 Җәмгыять

ТАТАР ИЛЕ! ТӘҢРЕ БҮЛӘГЕ СИН!

Бәхет эзләү

 

Булмады инде, булмады

Бу илдә бәхет табып...

Ничә гасыр йөри халкым

Ил буйлап киләп сарып.

 

 Йөри ул империянең

Башыннан башынача, –

Төмәннән – Әстерхангача,

Өфедән – Ташкингача...

 

ЭСЭСЭСыр дигән гыйбрәт

Кым-кырыч таралгач та,

Урыс иленең чикләре

Бермә-бер тарайгач та, –

 

Һаман йөри, бәхет эзли,

Татарлар, туктый алмый,

Аяк астындагы илен

Бер кулга туплый алмый.

 

Хәзер йөри ул Рәсәйнең

Буеннан иңенәчә:

Самардан – Воркутагача,

Сембердән – Себергәчә.

 

Тундрада бил туңдыра,

Яшьлеген сазга сала.

Нефть тапкан җирләрендә

Каберләр торып кала.

 

Комида күмер актара –

Бәхет җир астындамы?

Дәүләтсез халык – бәхетсез,

Тегендәме, мондамы...

 

Татарның салган эзләре

Пәрәвез җебе сыман,

Чорнасаң шуны йомгакка,

Югалган иле сыман.

 

Үз иле шушы татарның,

Ватаны – тәхетедер,

Биш гасыр элек югалтып,

Тапмаган бәхетедер.

 

Ни эзләгәнен беләме,

Мал-мөлкәт җыя-җыя?

Эзли татар, бәхет эзли

Бәхетен кыя-кыя,

Милләтен җуя-җуя...

 

Шәһәр

 

Үртәлеп үтте яшьлегем

Тулай торакларыңда.

Юатмадың мине, шәһәр,

Үксегән чакларымда.

 

Син, шәһәр, кырыс, усалсың,

Елакларны сөймисең,

Җебекләрне сындырасың,

Җиз иләктән илисең.

 

Мине дә озак кыйнадың,

Тик сындыра алмадың,

Таш диварлы куеныңа

Сыендыра алмадың.

 

Ә мин сине бүген тәмам

Төбеңәчә аңлыймын.

Шуңа да, гомер барында,

Синдә кала алмыймын.

 

Теләсәм – бүген авылда,

Ә иртәгә – синдә мин...

Син мине җиргә көнлисең,

Ә мин сине көнләмим.

 

Мин сындырдым сине, шәһәр,

Иләп үз иләгемдә,

Үз исемемне калдырдым

Язып таш йөрәгеңдә.

 

Төштә һәм өндә

 

Бүген төштә Шәймиевне күрдем,

Һәм эндәштем аңа абый диеп.

Без патшалар түгел – ул да, мин дә –

Шулай эндәшсәм дә ярый диеп.

 

Без икәүләп, имеш, аш пешердек –

Ул пешерә имеш, мин өйрәтәм:

Сары тары, яшел дәфнә салып,

Без өстибез, имеш, өйрәгә тәм...

 

Ә бит Абый өндә аш пешерде,

Без туймадык әле ашап аны!

Татар табынына күзе кызып,

Шартлый язды Мәскәүләр казаны...

 

Инде хәзер безнең шулпаларны

Нинди утын ягып кайнатырлар?

Безгә кемнәр нинди аш пешерер?

Кем куллары бүлеп ашатырлар?

 

Ашчы үзе күбрәк ашый, диеп

Гаепләргә әзер явызлар без,

Ә үзебез, карга баласыдай,

Азык көткән ачык авызлар без.

 

Төшләр керә, ахры, хикмәт белән...

Казан. Шулпа. Ярма. Борыч. Тоз-су...

Егерме ел бергә аш пешердек,

Рәхмәт, Абый! Хәзер бераз моңсу.

 

Май чабу

 

(Керәшеннәрнең Май чабу бәйрәменә)

 

Син дә коймак яратасың,

Мин дә коймак яратам.

Төче коймак та пешерәм,

Чүпрәгә дә кабартам.

 

Коела коймак камыры

Уттай кызган табага,

Коймак исе, колмак исе

Бөтен өйгә тарала.

 

Коймаклар сары, түгәрәк,

Майлагач, тора көлеп,

Кыштан туеп, язга чыккан

Шат-көләч кояш кебек!

 

Куаныша бар тереклек, –

Көн ауды язга таба:

Урысларда – Масленница,

Керәшеннәр – Май чаба...

 

Кайда коймак, шунда – кунак,

Анда – каймак, бал да май,

Май чабуга чабып килдем,

Сыйлагыз мине, давай!

 

Бәйрәмегезне котлаптыр,

Кояшы карый көлеп,

Яз җитүен хәбәр иткән

Сипкелле коймак кебек.

 

 Мунча ягу

 

Тәнем парлы эссе көтә,

Тагаракта керләр әчи...

Мунча миче пыскый, төтәп,

Яна алмый – утыны чи.

 

Ә чоланда – журнал, китап,

Тузан сарган хәрефләрен.

Әрдәләнеп җыйган әни

Совет чоры гәҗитләрен.

 

Ни генә юк: "Правда"ның

Ялган тулы төпләмәсе,

Стаханов шахтасының

Социалистик йөкләмәсе...

 

Яшь гимназист Ульяновның

Бөдрә чәчле сурәтләре,

Үсеп җиткәч, ул яһүднең

Ил болгату гыйбрәтләре...

 

Ә болары ниләр тагы –

"Урал буе бал кортлары",

"Бөтендөнья башкортлары",

"Агитатор блокнот"лары...

 

Начар татарлар ук аткан,

Кемгә күпме зыян салган –

Әйбәт урысларны яклап,

Китап язган Василий Ян...

 

Ауный "Яшь пионер Анты"

Кырын ята Артеклары,

Яшь буынның "иман шарты" –

Ата саткан Павликлары...

 

Хак-нахагын кем аңлаган?

Әткәй-әнкәй диннән надан...

Полковник абый каладан

Яңа китаплар аударган...

 

Аңа, сугыш чукмарына,

Газиз бары армиясе:

Иң яраткан төп герое –

Тукмашучы җан иясе!

 

Ярый әле, монда сүзнең

Мәңгелеге, чыны да бар,

Монда халык җыры да бар,

Монда Тукай томы да бар.

 

***

 

Гүя Бөек Инквизитор,

Мин бүген китап яндырам,

Бик күпләрен утка атам,

Бик азын гына калдырам.

 

Китап ягу – гөнаһ диләр,

Тик китапмы болар, кара!

Кызыл фикер, яна-яна,

Соры көлгә калып бара...

 

Мунча миче дөрләп китте,

Бар керемне юар парым.

Чоланымда, иркен сулап,

Калды керсез китапларым...

 

Җир Иясе

 

Җир куены – ачылмаган сандык,

Серен ачар, гамьсез булмасаң.

Җирнең каны йөрәк кебек тибәр,

Тау күкрәген ятып тыңласаң.

 

Һәр байлыкның була үз иясе,

Иясе бар җирнең-суларның.

Нәрсә алсаң, нигә кагылсаң да,

Ияләрен таны шуларның!

 

Җир маеннан елга агызганчы,

Куып кертеп аны чаннарга,

Җир Иясен тыңла: ул ни әйтер?

Җир авазын тырыш аңларга!

 

Кара алтын күзең чагылдырса,

Комсызлыгың артса чамадан,

Җир иясе рәнҗер. Үчен алыр.

Һәм котылу булмас аңардан!

 

 

Күз алдыңда, кара майга батып,

Пар аккошлар әрнеп җан бирер...

Кичә генә көмеш кебек аккан

Тәмле чишмә тозлы тәм бирер...

 

Кара көяр арыш башаклары,

Ак каеннар кара коелыр.

Җир астыннан иңрәп аваз килер, –

Таныш аваз булып тоелыр:

 

– Бар байлыгым сиңа иде, Кеше!

Нәфесеңә хуҗа булмадың.

Җирне мәсхәрәләп, кемнәр өчен

Үз байлыгың үзең урладың?

 

Табигатең синең – үзе байлык,

Җирең-суың – үзе горурлык.

Татар иле! Тәңре бүләге син,

Халкың өчен оҗмах корырлык,

Сөеп-назлап кына торырлык!

 

Юрау

 

Бу – тыныч күкрәүләр елы,

Бу – биек үлән елы,

Еракта калган бәхетнең

Әйләнеп килгән елы.

 

Бу – тонык елгалар елы,

Бу – салмак җилләр елы,

Адашкан хисләрнең кабат

Күңелне биләр елы.

 

Бу – сутлы кузгалак елы,

Бу татлы җиләк елы,

Сөенечләрнең мул елы,

Хәсрәтнең сирәк елы.

 

Бу – уйлы аҗаган елы,

Бу – сыйлы арыш елы,

Былтыр югалткан нигъмәтне

Кайтарып алыш елы.

 

Бу – ширбәтле кәрәз елы,

Бу – баллы чәчәк елы,

Коргаксыган кәүсәнең дә

Җимеш бирәчәк елы.

 

Юрады кәккүк, юрады:

"Бу – сөю, ләззәт елы!"

Җирне ләйсән кочып үпте,

Кочагы – җылы-җылы.

Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 45-46 | 12.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы