|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2018 Дин
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Шайтан «ял»га китә»Һәр елны Рамазан аенда республика күләмендә ифтар уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Быел ул 26 һәм 27 май көннәрендә алтынчы мәртәбә Казанның Теннис академиясендә уздырылачак. Бу уңайдан бүген «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында матбугат очрашуы үтте. 15 май көнне кич республикабыз мөселманнары мәчетләрдә беренче тәравих намазын укыячак һәм 16 май уразага керәбез. «Пәйгамбәребез хәдисләрендә әйтелгәнчә, Рамазан аенда җәннәт капкалары ачыла, шайтан богауланган була, ягъни ул «отпуск»ка чыга. Безнең белән нәфес кенә кала», – дип башлады сүзен республикабыз мөфтие.
Быел да Рамазан ае дәвамында шәһәр һәм авыл мәчетләрендә Төркиядән килгән Коръән-хафизларны күреп булачак. Мәркәзебездә барлыгы 20ләп Аллаһ йортында Коръән чыгачаклар. Башка еллардан аермалы буларак, быел республикакүләм ифтар ике көн рәттән уздырылачак. 26 май көнне аваз ачарга ир-егетләр җыелса, 27 май кичендә ифтар мәҗлесенә гүзәл затларны көтеп калалар. Бераз иртәрәк килгән туташ һәм ханымнарга мөселман киемнәре модасы күрсәтеләчәк. Мөфти ике көн дәвам итәчәк ифтарның башка үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләргә ашыкмады. «Бөтен серне дә ачмыйбыз, алайса кызыгы бетә», – дип, елмайды ул. Ифтар мәҗлесенең иганәчеләре дә аталмады. Әлеге чараны оештыручыларның берсе – РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Радик Абдрахманов: «Алар үз исем-фамилияләрен әйтеп, әлеге игелекле гамәлнең әҗерен бетерергә теләмиләр», – ди. Республика күләмендә авыз ачарга ике көнгә 10 мең кеше җыелыр дип көтелә. Мәҗлескә чакыру кәгазьләрен мәчетләрдә, район мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин. Искәртеп узарга кирәк: урыннар күләме чикле, шуңа да кемгәдер җитми калырга да мөмкин. Ифтарга шулай ук күп балалы, яшәү шартлары авыр булган гаиләләр, ятимнәр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, күзе күрмәүчеләр чакырылачак. Әлбәттә, авыз ачарга абруйлы җитәкчеләр, Русиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре һ.б. килүе дә көтелә.
Ә инде кем дә кем, бигрәк тә яшь егет-кызлар, ифтарда катнашырга тели, ләкин кулында чакыру кәгазе юк икән, волонтер булып килү мөмкинлеге бар. Ике көнгә дә 300әр волонтер кирәк. Әлбәттә, бу кәсеп җиңелләрдән түгел: эш сәгате иртәнге тугыздан башлана, төнге уникегә кадәр дәвам итә. Шуңа аяк һәм өс киемнәренең уңайлы булуы зарур. Шунысы куандыра: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова әйтүенчә, егет-кызлар волонтерлыкка футболка алу яки танышу өчен генә түгел, ә савап эшлим, дип килә. Рамазан аенда ураза тоткан кешене ашату уразага кергән әҗерне бирә. Шуңа да бу изге айда әҗер-савап алырга теләсәгез, республика ифтарына волонтер булып рәхим итегез. Моның өчен Диният нәзарәте сайтында яки социаль челтәрләрдә теркәлү узарга кирәк.
Матбугат очрашуында Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда бирелә торган сәдакалар күләмен дә яңгыратты. Фидия, ягъни теге яки бу сәбәп белән ураза тота алмаган көннәр өчен түләнә торган сәдака – 200 сум. Рамазанның соңгы көннәрендә мохтаҗларга биреләсе фитр сәдакасы күләме 100 сум булса, хәлле кешеләр өчен 600 сумнан башлана. Хәлле кешеләр дигәндә, зәкят түләүчеләр күздә тотыла. Зәкят түләү өчен исә нисап күләме, алтын бәясеннән исәпләгәндә, 210 мең сумны тәшкил итә. Әлеге бәяләр Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләренә нигезләнеп куелган.
Ураза гаетен 15 июнь көнне бәйрәм итәчәкбез. Гает намазы район-авылларда иртәнге дүртенче яртыда укылса, Казан мәчетләрендә сәгать җидедә башлана.
--- |
Иң күп укылган
|