поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.05.2018 Мәдәният

“Өмет”ле Ярмәк театры

Апрель ахырында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге мәдәният йортында яңа гына табадан төшкән ике яңа китап тәкъдим ителде. Аларны төрле авторлар төрле жанрларда иҗат иткән булсалар да, ике презентация аһәңдәш булып бер сәхнәгә сыештылар һәм берсен-берсе тулыландырып та җибәрделәр бугай.

Фәния Кәримованы без¬нең өлкә татарларының яраткан авторы дип атарга була. Ул “Камышлы хәбәрләре” район газетасында хәбәрче булып эшләгән чорда ике йөзләп нәфис шигырьләр, иллеләп тормышчан хикәяләр, дистәләгән гыйбрәтле нәсерләр, очерк¬лар иҗат иткән һәм шуларның иң матурларын җыентыкларга  туплап бастырып чыгарган. “Күңел моңы”, “Томаннарның та¬ралуын көтәм”, “Ярсу йө¬рәк”, “Туган илкәем - сөйгән җир¬кәем” дип аталган китаплары халык арасында бик тиз по¬пу¬лярлык яулаганнар иде. Бү¬ген инде Фәниянең бишенче җыен¬тыгы дөнья күрде һәм ул да, һичшиксез, үз укучысын табар.

Авторның яңа китабы «Алмалы, миләшле көзләрем» дип юкка гына аталмаган, әлбәттә. Фәния ханым үзе дә алма кебек хуш исле, әмма әчкелтем миләш тәме килгән алтын көз чорына кереп бара. Аның очеркларының геройлары да өлгергән миләш тәрмәзләре сыман - тормышның әчесен дә, төчесен дә татып караган язмыш ияләре. Олыгая-олыгая бар дөньяның акылын һәм тормыш тәҗрибәсен туплаган шундый кешеләрнең язмышлары укучылар өчен һәрчак кызыклы.

Бу кичәдә Фәния ханымның иң яхшы шигырьләре, шул шигырьләргә язылган җырлары яңгырады. Автор сәхнәгә чыгып, аңа иҗат итәр¬гә мөмкинлек биргән тормыш иптәше Булатка, балалары¬на, дусларына, Камышлы рай¬онының “Нур” информацион үзәге хезмәт¬кәр¬ләренә, район админист¬ра¬ция¬сенә рәхмәт¬лә¬рен белдерде.
 
- Мин үземнең китап¬ла¬рым¬ның китап киштәләрендә тузанланып ятмавын, сезнең өйләрегезгә барып керүен, яратып укуыгызны теләр идем. Ә инде, еллар үткәч тә, шушы китапларымны алып укучы табылса, минем рухым бигрәк тә шат булыр иде. Димәк, ана телем онытылмаган, димәк, халкым яши әле. Туган җиремдә эз калдыра алсам, мин бик тә шат булыр идем, - дип тәмамлады сүзен шигъри җанлы якташыбыз.
“Өлешемә тигән көмешем” дип аталган әдәби җимеш, киресенчә, яшь авторныкы.  Илшат ГАЛИМОВ әлегә кадәр Иске Ярмәк авылының сәхнә түрендә артист сыйфатында балкыган булса, хәзер инде шул сәхнә өчен пьесалар да яза. Җыентыкта дүрт пьеса урнаштырылган. Шуларның берсе - ”Өмет” дип аталганы, ач һәм ялангач сугыш елларында Иске Ярмәк авылында ятим балалар йортын төзү эшенә багышланган. Пьесаның геройлары да шушы авылда яшәгән реаль кешеләр, кайберләре авторның туганнары да. Илшат Сәгыйть улы пьеса язу өчен мәгълүматны авыл картларыннан, Камышлы районы архивыннан, авылдашлары Мәхмүт Хәбировның Иске Ярмәк авылы турында язылган белешмә-китабыннан алган.
 
 
Әдәби кичәдә шушы пьеса буенча куелган спектакль дә күрсәтелде. Аның режиссеры - Айсылу Камалетдинова, ә рольләрдә - унбишләп авыл үзешчәннәре. Спектакль алдыннан район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов китап авторларын котлап, чәчәкләр тапшырды. Ул Иске Ярмәк авылы халкының язучылыкка хирыс булуын да билгеләп үтте. 
 
- Данлы Камышлы теат¬ры быел үзенең 98 еллыгын билгеләп үтә. Хәзер инде менә Иске Ярмәктә дә театр труппасы барлыкка килде. Аның да тарихы шундый ук озын гомерле булсын иде. Бигрәк тә шушы авыл кешесенең үз авылы тарихына нигезләнеп язган пьесасын шушы авыл кешеләре үк уйнавы искиткеч хәл, - дип сөйләде район башлыгы.
 
Спектакльдән соң тама¬шачыларның реакциясе кайнар, ә кул чабулары көчле булды. Залда сатылган китап¬лар да бик тиз алынып бетте. Спектакльдә үзенең бабасы Фәләх Низамиев ролен башкарган Илшат Галимовның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Аңлап та була, роман, бигрәк тә пьеса язып, бастырып чыгару һәм сәхнәгә кую көн саен була торган эш түгел.  
 
- Илшат Сәгыйтович, пьеса язу уе сездә ничек туды? 
- Безнең авылда соңгы елларда “Урам концертлары” дип аталган бәйге популяр булып китте. Һәр урам аерым концерт программасы әзерли, анда җырлар да, биюләр дә, шигырьләр дә күп була, үзебезнең авыл кешеләре белән булган кызык хәлләр турында скетчлар да куябыз. Менә шунда уйнаган чагымда җитдирәк материалга да мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән фикергә килдем һәм үзебезнең авыл турында пьеса язу өчен мәгълүмат җыя башладым.
 
- Язу өчен талант та кирәк бит әле. Анысы кайдан?
- Укытучыларым Рәйсә апа Шәрәфетдинова, Наилә апа Каюмовалардандыр, дип уйлыйм. Иншаларны мин гел бишлегә яза идем. Шуклыгым аркасында гына өчлегә укып йөрдем. 

- Спектакльдә катнашкан артистлар турында сорамыйм да инде. Иске Ярмәктә кемне алма - бар да артист, әйеме?
- Шулай да, артистлык дә¬рәҗәсенә килгәндә, яшьләр Әлфия апа Баһаутдинова, Борис ага Камалетдиновлар кебек сәхнә осталарына тиңләшә алмыйлар әле. Әлфия апа һәм китапханәче Әлфирә Кә-лимуллина миңа пьесаларымны язуда, хаталарын чистартуда да бик булыштылар.
 
-Аның каравы, үсәргә урын бар. Җыентыкта әле тагын өч яңа пьеса калган бит. Шуларны уйный-уйный, артистлар да шомарыр. Иң мөһиме, яулаган биеклектән чигенмәскә, үсештән тукта¬маска кирәк. 

Иҗади җанлы ярмәкле¬ләргә уңышлар телибез!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 14.05.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»