• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 23.06 Финал "Эйдэ ШаяРТ". КЦ Сайдаш. 18:00
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
Бүген кемнәр туган
  • 23 Июнь
  • Әмирҗан Моталлапов - балалар язучысы
  • Җәүдәт Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Әнәс Хәсәнов - язучы
  • Римма Никитина - җырчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

12.05.2018 Мәдәният

Равил Шәрәфиев: «Мин өйләнмәскә дип үз-үземә сүз биргән кеше идем»

Легендар артист. Легендар щепкинчы. Зыялы шәхес. Турыдан бәреп сөйләүче нечкә күңел. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил абый Шәрәфиевне ачып сала торган кыска гына сыйфатлама. Быел 80 яшен билгеләп узган артистыбыз белән очрашкач әлеге исемлеккә тагын бер сыйфат теркәлеп куела – гадилек.

Ә бит чыннан да шулай – шәхес никадәр зуррак, андагы гадилек аннан да зуррак була.
 
Камал театрына кергән Равил абыйны күрергә кирәк – әйтерсең ишектән керешкә аңа канатлар куялар, баскычтан ул 18 яшьлек егетләр җитезлеге белән күтәрелә, гримерка бүлмәсенә кадәрге арада артистның күзләрендә ут яна, әйтерсең менә яңа – театрга керүгә генә аңа сулар һава биргәннәр...
 
- Равил абый, сез урамда һәм театр бинасында икесе ике төрле кеше төсле икән. Монда керүгә яшь егеткә әверелдегез дә куйдыгыз. Сихере бар ахры Камалның? (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры – Г.Җ.)
 
- Бааар! Инде 57 ел ел шуның исерткече тәэсирендә яшим! (Көлешәбез) Ярты гасырдан артык эшләп, бер тапкыр да авырып яисә башка белән сәхнәгә чыкмый калганым булмады. 40 температура белән дә, аяк сындырып та, микроинфаркт кичергән килеш тә үз ролемне үзем уйнадым. Әгәр сырхауханә ятагында ятсам, озаклап авырып та яткан булыр идем. Ә сәхнә мине бер кичтә аякка бастыра белә.
 
- Бу театрның гына түгел, тамашачының да энергетикасыдыр инде?
 
- Беләсеңме, сеңлем, тамашачы залы ул һәрвакытта уңай энергетика гына түгел. Бар шундый спектакльләр – шампан шәрабы төсле ургылып кына бара, бар шундый көннәр – бастырылып, көчкә-көчкә уйнап чыгасың. Ул көнне энергия суыра торган вампирлар тамашачы залында күбрәк була. Шуңа кайсы энергия – уңаемы, тискәресеме, күбрәк, үзеңне шулай хис итәсең. Ә менә артист булуым мине һичшиксез яшәртә торган фактор.
- Монда дуслар, Мәскәүдә үк туганлашып кайткан сабакташлар...
 
- Мин алай үк идеальләштермәс идем үзе. Театр дөньясы катлаулы ул. Монда күңел кителгән, гаделсезлек күреп имәнеп киткән чаклар да булгалый. Коллектив шундый бит инде ул – кемнеңдер булыр-булмас уңышын, дәрәҗәсен дә күпертеп күрсәтәләр. Кемнеңдер эшләгәнен дә күрмиләр. Без – щепкинчылар бик дус яшәдек үзе, әмма еллар узу белән картина үзгәрә. Кемдер әйтә бит – театрда дуслар булмый ул. Шуңа күңел кайткан чаклар булгалый. Әмма тирәнгә җибәрмәскә тырышабыз.
 
- Димәк, тамашачының популяр артисты булган, дәрәҗәләргә ирешкән артистның да үз күңел бураннары...
 
- Гаделсезлек, шәхси рәнҗүләр була. Күптән түгел „Тантана“ булды бит инде, шунда мине „Әтәч менгән читәнгә“ спектаклендәге икенче пландагы роль өчен премиягә тәкъдим иткәннәр. Ишеттем, бардым. Баргач сорыйм: „Кем этлеге булды бу?“ Анык кына җавап биргән кеше юк, янәмәсе, комиссия сайлап алган. Комиссиядә бит инде анда театр дөньясыннан әллә ни ерак кешеләр утырмый. Комиссия үзе сайлагач, ник 80 яшьлек кешене мыскыл итеп, „икенче пландагы иң яхшы роль“ дип кертергә кирәк? Яшь кешегә бата ул, өченче пландагы артист дип танысалар да, эшеңне күрү дигән сүз. Ә менә 80 яшьлек юбилей елында карт кешене шулай итеп күрсәтү - этлек эшләү.  
 
- Тормыш мине үзгәртте, еламаска өйрәтте, дигән юлларны искә алабызмы, Равил абый?
 
- Еламаска өйрәтте түгел, артист тормышы, чынбарлык аты-юлы белән сүгенергә дә өйрәтте мине (көлешәбез). Югыйсә мин сүгенү түгел, балачакта шаярышып малайлар белән төрткәләшеп-сугышкан кеше дә түгел. Театрга кабул итү имтиханында режиссер Ширияздан ага Сарымсаков миннән сорый: „Син ачулана беләсеңме ул, Равил?“ – дип.  „Белмим“, - димен. „Ачуланып күрсәт, әйдә!“ – ди режиссер. „Чыгып китегез моннан барыгыз да“, - дидем. Ширияздан абый күзләреннән яшьләр чыкканчы көлде. Шуның кадәр „усал“ чыккан инде ул минем „ачулану“, кешене ышандыру түгел, көлке тудырырга гына ярап куйган.
 
- Әмма туры сүзле булуыгыз яшь чагыгызда да, хәзер дә үзгәрешсез дип беләм?
 
- Ие, менә анысы һич үзгәрми. Турылыгым белән әдәпсезлек тә эшләгән чакларым булды. Яшь чактан бер мисал. Сарымсаков мине Фатыйх Кулбарисов, Һидаят Солтанов белән партнерлыкта спектакльгә куйды. Һидаят абый авырып тора иде, репетициядә аның урынына мин булдым. Бәтәч, спектакль көнне карасам, планда Һидаят абый тора! Хәлләнгән, килгән. Шул вакытта мин Ширияздан абыйга бик ачуландым, әллә нинди сүзләр әйтеп бетердем. Кешенең олуглыгы инде менә – ник шунда кайтарып бер сүз әйтсен Ширияздан абый, ник шуның өчен соңыннан үчләнсен! Югыйсә ул кем дә, мин кем бит инде. Мин аны шул олылыгы өчен гомерем буе хөрмәт иттем, ул театрдан киткәч тә аралашып яшәдек.
 
- Ширияздан Сарымсаковны „ул нәкъ менә минем режиссер“ дисез алайса?
 
- Ширияздан абый илле яше тулыр-тулмас театрдан китеп барды ул, миңа аның белән озак эшләргә туры килмәде. Укытырга китте, кинода дубляжда эшләде. Ә болай, кемнедер аерып, менә бу минем режиссер дип атыйсым килми. Мин теләсә нинди режиссер белән эшли алам, бөтен режиссер үземнеке. Урыс режиссерлары белән дә, Колумбиядән килгән режиссер белән дә эшләдем. Мин хәтта Казан театрлары артистлары белән дә алышынып торуга да бик уңай карыйм. Ул тәҗрибә уртаклашу бит, яңалык эзләү. Мәскәүдә әлеге практика күптән кулланышта. Синең артистың тегендә дә, монда да эшли икән – ул бит плюс кына. Алайса гомер буе сүз ятлап чыгып, шул сүздән уңга да, сулга да китә алмаган артистлар була. Үз „өендә“ ул шулай картая да. Ә каядыр йөреп, төрле режиссерлар мәктәбен уза икән, артистның интеллекты гына арта.
 
Була сүз ятлап чыккан артистлар, була репетиция вакытында режиссерны тыңлап, сәхнәгә чыккач барыбер үзенекечә итеп уйнап чыккан артистлар. Мисалга – Равил Шәрәфиев.
 
(Рәхәтләнеп көлә). Мин бервакытта да режиссер белән бәхәсләшмим. Бәхәсләшеп бер ни дә аңлатып булмый – эшләп күрсәтеп була. Мин беренче прогонга кадәр нәрсә уйнаячагымны да белмим. Роль ул һәр спектакль саен баеп барырга тиеш. Бер генә режиссерның да мине ул өстәмәләрем өчен әрләгәне булмады. Туфан гына әйтештерә торганые: „Отсебятина кулланасың“, - дип. Җавап итеп әйтә торганыем: „Минем отсебятина „ата“, ул отсебятина булмаган спектакль тулы түгел“.
 
Яланаяклы балачак
 
- Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылында торып калган балачак сукмакларына да күз саласы килә, Равил абый.
 
- Мин аларны бик анык кына хәтерләмим шул, сеңлем. Балачакта бөтен кышларым өйдә генә узды. Сарык бәтиләре, бозаулар белән өйдә ятканым хәтердә – аякка кияремә юк, шуңа урам да күргән булмады. Җәйләрен гомумән хәтерләмим. Теге яңа туган бозау кебек, язын, урам күрүгә, сикерә-сикерә йөгерә бит – мин дә шулай булганмындыр инде. Бер генә мизгел хәтергә кереп калган – тау башында үзем өзеп җиләк ашаганым.
 
- Аның урынына сугыш елларындагы тамак туймау, аннан әтиегезнең кара хәбәрен алу хәтергә гомерлеккә уелгандыр?
 
- Әтинең үлем хәбәре 1944 елда килде. Ул шул сентябрь урталарында үлгән, безгә хәбәре октябрь урталары – кара салкын көздә килеп иреште. Хәтерлим, абый кайтты да, бар, әнигә барып әйт, әти үлгән, диде. Мин яланаяк әни эшли торган Тегермән тавына чыгып чаптым. Үзәккә үтә торган салкын көз, аяк асты пычрак, саз ера-ера тауга менәм. Шунда бер төркем хатын-кыз көшелгә черегән бәрәңге тутыралар. Мин бит әле кайгыра белмим – чатнатып, „Әни, әти үлгән!“ – дидем. „Ишеттем, улым, бар кайт“, - диде әни. Эшчән иде әни, әлеге олы кайгыны да эш белән үткәрде.
 
- Ачлык елларында ничек күтәрде ул сезне?
 
- Без нәкъ менә сугыш елларында ачыкмадык. Аңа кадәрге кайтартылган ашлыкны аз-азлап тотарга тырыштык. Җәен үләннәр ярдәмгә килде – кузгалак, кукы, балтырган, аннан җиләк, юалар китә иде. Ә менә сугыштан соңгы елларда ачыктык – 45-50 елларда ипи күргән булмады. Әни (Шәмседоһа исемле, авылда Доһа диләр иде) бер тик тормады, гомер буе эшләде. Аның бит еллары нинди! Бәрәңге чүбен төяп алып кайтсаң да, бушаттыралар иде. Әни төннәрен каравылда тора. Зиратка терәлеп торган фермада сарыклар, дуңгызлар саклый, мин аңа ияреп барам. Чөнки кайтышлый сарык тизәкле саламны урлап кайтырга кирәк. Дуңгызларга казанда бәрәңге пешерәләр, өстенә такта капланган, мин шунда менеп ятам. Кайный башлагач, такта арасыннан кайнар пар күтәрелә, пешерә – түзә торган түгел. Төшсәң – салкын,  өрәкләрдән куркып дер-дер калтырап ятам. Ул вакытларда авылда янгын, урлашуларга кизү торыр өчен бер кеше тоталар иде. Без әни белән салам төяп кайтып киләбез шулай – кизү торган Вәлимөхәммәт бабай очрады. Урлашканны күрсә дә: „Доһа, башкаларга күренә күрмә инде, яме“, - генә диде. Мин хәзер дә ул бабайга дога кылам. Бар иде Нуретдин абый – бәрәңге чүбен таудан төштек төяп, икенчесенә менә башлагач, бушаттырып, кайтарып җибәрде... Белмим, аны Ходай нишләткәндер. Аны бит бушаттырмаска да була, ул бит чүп үләне!..  Самарада гастрольдә булдык бер елны. Кыш. Идел яры. Репинның „Бурлаклар“ын сында эшләп куйганнар. Бер кеше юк янда. Мин рәхәтләнеп, сулкылдап-сулкылдап еладым. Бөтен Россия халкы өчен иңрәү иде, күрмәде түгел – бөтенесен дә күрде безнең халык... Әнинең дә йөрәгеннән кан сауган вакытлары шактый булгандыр – тешен кысып түзде, „баржа“ны сөйрәде, сер бирмәде...
 
- Бала сөеп утырырга вакыт та тәтемәгәндер инде аңа.
 
- Иркәләвен бик хәтерләмим, ну мин төпчек бала – 3 яшемә кадәр ими имгәнмен. Күрше апаларына да, һаман имә әле ул, диюгә, әни алдына менеп утырып, „һөнәремне“ күрсәтә торганыем! Хәер, бер мизгел хәтердә калган икән – безнең сәкедә иләнмәгән тире ята иде, шунда ук кат-кат тыш кидертелгән юрган. Мин шунда ятканда, әни килде дә, иңбашымнан сөеп: „Кара, минем улым алпут (алпавыт) улы төсле ята“, - дип кеткелдәп китте. Ә болай бала сөеп, бала дип өзгәләнгән чор түгел бит ул – балага Ходай бирде, Ходай алды, дип караганнар. Без өч малай, бер кыз үстек. Калган өчебез үлгән. Иң олы абыебыздан соң туган ир туганым кайнар ашка пешкән булган, бала карап калган әби, җиңел булмасмы, дип баланы чишмә суына тыгып чыгарган – нарасый шундук җан биргән. Калган икесе авырып китеп барган. Кеше ул вакытта бала югалттык дип елап утырмаган. Хәтерлим, минем кызым туып, чирләп киткәч, елап утырам. Әни күрде дә: „Ник үлсә ни булган, орлыгы Бохарада түгелдер бит? Бала өчен елап утырырга тагын!“ – дип әрләп тә алды.
 
- Кул арасына кайчан керә башладыгыз, Равил абый?
 
- Әни эштән кайтышка иң беренче эш итеп чыра телергә керешә иде безнең. Башта мичкә ут тергезә, аннан ашау әзерли. Миңа биш яшьләр тирәсе булгандыр, мин бер көнне әни кайтышка чыра телеп куйдым. Әнинең сөенгәнен күрсәгез! „Ай, улым, мулужис (молодец)!“ – диде ул. Аннан бераздан бакча казып „мулужис“ булдым. 1949 елда, 11 яшь вакытта – акча тоттырып, урман аркылы, чиркәүле авылга бер пот -16 килолык он эзләп табып алып кайтырга җибәрделәр. Ул вакытта урман тулы бүреләр, аякка кияргә юк, яланаяк, дер-дер калтырый-калтырый барып кайттым. Таптым. Әни аркамнан сөйде.
 
- Аягыгызга кайчан итек-чабата кидегез?
 
- Абыйларның итек мазарлары булгандыр инде аның, минем әле шактый ул „роскошь“ булмады. Мәктәпкә йөри башлагач та яланаяк йөри идем. Барганда кар юк, кайтканда – кар яткан була. Үпкә шешеп еш авырый, үлә язып кала идем. Гомер буе интектем аннары. Соңрак кайнар комнарда йөреп дәваладым.
 
Мәхәббәт мәхәббәт инде...
 
- Авылда беренче мәхәббәт калдымы, Равил абый?
 
- Яратып йөргән сыман классташ Хәдичә исемле кыз бар иде, ул минем хисләр турында белми дә калды. Аннан үзеннән җиде яшькә зуррак егеткә кияүгә чыгуы турында ишетеп аптыраган идем. 7 яшькә картрак егеткә! Әле бит бу вакытта үземнең хатынның миннән унике яшь ярымга яшьрәк булачагы турында күзалламыйм да!.. (Көлә) Ә болай – мин беркем белән дә йөрмәдем авылда. Бездә язылмаган канун бар: беренче озатуга ук ризалык биргән кызны хөрмәт итмиләр иде, ә икенче кат „озатыйм әле“ дип сорарга минем горурлык мишәйт итте. Үбешү тарихына килгәндә – мәктәптә укыганда тәнәфестә Рәмзия исемле кызның битеннән үптем. Үптем дә йөгердем, күрше авыл кызы аңышмыйча да калды... Минем кебек кыюсыз өчен бу батырлыкның да батырлыгы иде.
 
- Гомерлек мәхәббәтегез – Раушания апа белән исә сезне театр таныштыра?
 
- Раушанияне мин театрда очраттым, ул безгә ут куярга килгән иде. Ошаттым. Чиста-пөхтә, үз-үзен тотышы күркәм. Бу вакытта мин өйләнмәскә дип үз-үземә сүз биргән кеше (хәерчелекне нигә арттырырга ягъни мәсәлән), Раушания да кияүгә чыкмыйм, дип антлар эчкән кеше булган. Акрынлап аралашып киттек, ошаттык, аннан өйләнештек.
 
- Балаларыгыз турында җәелеп сөйләргә яратмыйсыз, Равил абый?
 
- Равия кызыма 45 яшь, улым Вильям исемле, аңа 44 тула. Балалар турында бик сөйләргә яратмыйм, әллә нинди дәрәҗәләргә ирештеләр, дип мактана алмыйм. Сихер-бозым кереп, балаларның тормышы чактан гына бозылмый калды. Бүгенге көндә, барысы да Аллага шөкер. Бер оныгым бар, аны бик яратабыз. Күп оныклар турында да хыялланмыйм – шул берсе үсеп, бәхетле кеше булса, безгә бик җитә.
Галиҗанәп театр
 
- Гомерлек мәхәббәтегез - театрга сез урау юллар аша килгәнсез? Шундый сорау бирим әле, әгәр бүгенге акылыгыз булса, сез кабат театрга килгән булыр идегезме?
 
- Мин башта авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына кереп карадым. Анда „2“ куеп кайтаргач, авылга кайтып, клубта бер ел эшләдем. Аннан театрга имтихан кабул итәләр, дигән игъланга тап булып, бәхетемне сынап карадым. Үттем, аннан төркем белән биш ел Мәскәүгә укырга киттек. Анда тормыш тәҗрибәсе, актерлык осталыгы туплап, Камал театрына кайтып, җиң сызганып эшкә керештек. Бүгенге акылым, һәм дә Ходай биргән талантым булса, мин опера җырчысы булыр идем. Ул минем гомерлек хыялым. Опера җырчысы кадәр сәхнәдә бөтен барлыгын биреп бетергән тагын берәр сәнгать өлкәсе кешесе бармы икән? Мин, мисалга, үземнең потенциалымның биш процентын гына кулландым дип исәплим. Түгелеп бетеп, аннан кабат энергия белән тулу – опера җырчылары бик бәхетле! Ә театр ул минем дөньям. Минем энергетикам театрныкы. Кино артисты булуга да кызыкмый, аңа махсус органика кирәк – ул миндә юк.
 
- Комик артист амплуасы белән сез канәгатьме?
 
- Юк әлбәттә! Мин үземне киң форматтагы артист дип саныйм. Ә  тамашачы комик артист штампны сукты. Җитди рольгә чыксам да, көлә башлыйлар иде. Тискәре булса да, көчле рольләр уйныйсым килә. „Банкрот“тагы (Г.Камал) Сираҗиемне яратам. Көчле авантюрист, жулик – әмма акыллы. Ә мин акыллы кешеләрне, авантюра яратам. Бер авантюрамны сөйлимме? Бер елны Ташкенттан кайтырга чыктык. Рузия Мотыйгуллина, бер сәхнә эшчесе, мин. Самолет белән очарга тиешбез – самолет очмый, кичке рейс белән бәйлиләр, дип хәбәр итәләр. Минем ачу килә. Автоматка барам – обкомнарының беренче секретаре Шәрәф Рәшидовичның кабул итү бүлмәсенә шалтыратам.
 
Телефонны Шәрәф Рәшидовичнең секретаре ала. „Мин Татарстанның мәдәният министры Алиев, - дип таныштырам үзем белән. – Шәрәф Рәшидович очышлар белән бернинди тоткарлык булмый, дип ышандырган идегез, бу нинди башбаштаклык, безнең артистлар съемкага соңга калалар!“ (Бездә съемкаларның булганы юк гомумән!) „Бу экономия йөзеннән“, - дип аңлата телефондагы егет кеше. „Мин үзем китәм, монда халык артисты – Шәрәфиев кала, мәсьәләне тиз арада хәл итәрсез дип ышанам“, - дип саубуллашам. Бераздан мине аэровокзал хуҗасы громкоговоритель аша үзенә чакырып ала, гафу үтенә, хәлне тагын бер кат аңлата, озакламый очачаксыз, дип ышандыра (ә мин авантюрамны белеп, обком секретаренең кабул итү бүлмәсенә Алиев шалтыратмавын тотып алсалар, без нәрсә, кеше түгелме әллә дип акланырмын, дип планнар корып куйган идем инде).  Өч салонлы самолетта 7 кеше кайтып китәбез...  Әле үкендем, мәйтәм әйтәсе калган – тоткарлык өчен түләргә кирәк безгә, дип. Баш җитмәгән анысына (Көлә).
 
- Үткән юлыгызга карап, канәгатьме сез, Равил абый? Үкенечләр калмаганмы?
 
- Ой, калмаганмы соң инде! Бик күп алар. Эшлисе эшләр, башкарасы рольләр, әйтеләсе сүзләр. Мин „Американ“ спектакленнән соң популяр булып киттем, һәм бүгенге көнгә кадәр популяр. Әмма минем тирән социаль рольләрем уйналмаган, миңа гомер бакый йөгереп йөри торган рольләр бирделәр – мин ачылып бетмәдем. Тыйнаклыгым да комачау иткәндер, сорый белмәдем, яраклаша белү дә – минем холкыма туры килми.
 
- 80 яшьтә ниндидер нәтиҗәләр дә сипләгәнсездер – нәрсә ул иң төп яшәү мәгънәсе, Равил абый?
 
- Гаилә һәм эш. Юбилеемда да сөйләдем бит: минем әни урта хәлле гаиләдән булган, әти – хәерче. Аларның очрашуларына әнинең әти-әнисе чик куя. Әнине хәллерәк егеткә кияүгә бирәләр, әмма балалары булмый. Әти озак уйлап тормый, әни яшәгән авылга бара да, кияүдәге әнине урлап алып кайтып китә. Шуңа мин гел әйтәм – мин чын яратудан туган бала. Яраткан кеше белән генә яшәргә кирәк! Яратмаган кешене бәреп үтерәсе килә бит аны! Яраткан кешең белән янәшә яраткан эшең дә булса – син тулы бәхетле кеше буласың. Менә шул.

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.05.2018
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar