|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2018 Язмыш
"Калган гомеремне башкалар кебек яшисем килә”Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек Энҗе Сәмигуллина тагын ун көннән күптәнге хыялын тормышка ашырырга җыена. Бар авыртуларын онытып, аягына ныклап басcын өчен, аңа чит ил клиникасында операция ясарга әзерләнәләр. – Мәктәптә укыганда, хәлем начараеп китте. Ул вакытта миңа 16 яшь иде. Атлап йөрешем авырлашты. Шуннан соң табибларга күрендек. Тикшеренүләр миндә Арнольд-Киари авыруы барлыгын күрсәтте. Бу авыру вакытында баш мие аска төшә икән. Шунлыктан ул кирәкле сыеклыкларның йөрүенә комачау итә. Баш авыртулары да, хәрәкәт үзгәрүе дә шул сәбәпле килеп чыга. Баштарак түзәргә тырыштым. Соңгы вакытта көнаралаш баш авыртуы интектерә башлады. Бик арыдым, тизрәк тереләсем килә, – дип сөйли Энҗе.
– Миңа Россия табиблары да операция ясарга риза. Әмма алар аңлатканча, ул бик катлаулы булачак. Баш миенә кереп ясыйлар икән. Ике умырткага да тияргә мөмкиннәр. Соңыннан паралич булу ихтималын да яшермәделәр. Әмма савыгып китүчеләр дә бар. Мине бу төр операция куркытты, – ди ул. Шуннан соң Энҗе чит ил клиникасына язып карый. Җавап озак көттерми – табиблар 30 минут эчендә арка мие аша кереп, операция ясарга вәгъдә итәләр.
Энҗе әлеге клиникада дәваланган Россия кызлары белән аралашкан. Күбесе савыгып аякка баскан. “Элек таяк белән йөргән кызлар хәзер үзләре атлый. Кайберәүләр елына бер мәртәбә авырып ала икән. Мин анысына да риза, ул бит көн дә авырту түгел. Калган гомеремне башкалар кебек яшисем килә”, – ди Энҗе. Аңа 1 миллион сумнан артык акча җыярга кушканнар. Сәмигуллиннар гаиләсе баштарак бу суммадан куркып калса, мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәм итүләрен күреп, тынычланып киткәннәр. Кызның язмышына битараф булмаучылар шактый. Тик барыбер кирәкле сумма җыелмаган әле.
“Энҗегә ярдәм кирәк булгач, булышучылар күп булды. Барлык кешеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм”, – ди әнисе Чулпан ханым. 23 майга кадәр кызга кирәкле сумма җыелып бетсә, ул әнисе белән чит илгә юл тотачак. Энҗе Сәмигуллинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Номер карты Сбербанка: 639002629007756009
Получатель – Самигуллина Эндже Руслановна
Реквизиты СЧЕТА КАРТЫ •••• 6009 «Maestro» (Maestro), в ПАО “Сбербанк”
Номер счета: 40817810962356345300
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г.КАЗАНЬ
БИК: 049205603
Корреспондентский счет: 30101810600000000603 КПП: 165502001 ИНН: 7707083893 ОКПО:09265993
ОГРН: 1027700132195
QIWI Кошелек: 4890494477880140
Карта АК БАРС банка для переводов в ЕВРО: 5209 3512 2846 2730
--- |
Иң күп укылган
|