поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.03.2010 Җәмгыять

«БОЗ» ХАТЫННАР

Кышкы суыкларга кердек исә,

Хәтеремә төшә үткәннәр.

Аякта нык хәзер,

Өстә калын,

Онытылсын иде ул көннәр.

Тәрәзләргә салкын урман

чикте,

Ә ягарга утын юк иде...

Шәһәрләр ач иде, авыллар

ач, –

Сугыш кына ул чак тук иде.

Су буенда безнең ач әнкәйләр

Су җылыта иде малларга.

Башлары боз иде, өсләре боз –

Боз хатыннар кебек аналар.

Кулларында һаман бозлы

чиләк,

Юлларына калын боз сарган.

Елгасы боз аның, дөньясы

боз...

Таймас өчен ныграк басарга!

Итәкләрен тарта боз

чуклары,

Бөкләгәндә – җиңнәр

сыналар.

Өйгә кайтып безне

җылытырга

Каян җылы тапкан соң алар?

...Бик өшетеп хәтеремә

төшә,

Йөрәгемә төшә ул көннәр,

Күшегеп тора иде,

бөгәрләнеп,

Морҗалардан чыккан

төтеннәр...

 

Бу тетрәндергеч юлларны минем укучым, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Рөстәм Мингалим язган. Мин Камышлы педучилищесын тәмамлап, туган авылым Дәүләтколга эшкә кайтканда, ул җиденче сыйныфта укый иде инде. Кечкенә генә буйлы, үткен кара күзле бу малай (егет дип атарга тел әйләнми) беренче көндә үк дәрес буе селкенми дә күземә туры карап утырды да, тәнәфескә чыккач, яныма килеп: «Апа, бик яхшы укытучы булырга охшагансыз. Минем карашымнан күзегезне яшермәдегез», – дип егетләрчә бәя биргәч, мин дә аның өметле бала буласын күреп алган идем. Ул мине генә түгел, бөтен дөньяны шул үткен күзе белән бәяләп торган икән. Карагыз, нинди тирән мәгънәле шигырь бит бу! Ул юлларны укыгач та күз алдыма сугыш еллары, урман арасына сыенып утырган, кар басып киткән Дәүләтколым, бер телем ипигә тилмереп йөргән балачак елларым искә төшә.

 

Әтием Нурсәхи Шәвәлиев сугышка киткәндә миңа – җиде, сеңелем Фәүзиягә өч кенә яшь иде. Хәзерге заман балалары бу яшьтә савыт-саба юа башласа, яхшы инде. Ә минем хәтердә ул еллардан сакланган иң ачык хатирә – урманнан печән кайтару.

 

Әни көне-төне эштә, мин өйдә сеңелем, кош-корт, сыер арасында йөгерәм. Беркөнне әни төшке ашка кайткач: «Эшкә барышлый урман кырыенда печән чабып калдырдым, шуны берәрсе җыеп алмаса ярар иде», – дип пошынып, мичтән тәгәрәткән бәрәңге алып капкалады да тагын эшенә торып йөгерде. Ә мин авыл буйлап, шул печәнне кайтарып булмасмы дип, ат эзләп киттем.

 

Карасам, бездән ерак та түгел капка янында җиккән ат басып тора. Хуҗалардан атны алып торырга рөхсәт сорадым (онытмагыз, миңа 7 яшь кенә әле). Атның хуҗасы Дәүләтша абзый Садриев өстән аска карап-карап торды да, безнең хәлне аңлап, «Ал, кызым, тик әкрен генә йөре», – диде. Әле дә исем китә: ничек мин ул аланны тапканмын да, ничек ул печәнне төйи алганмын икән. Ә кайтканда таудан төшәргә кирәк иде. Шунда атымның дулап киткәнен, йөрәгем дөп-дөп итеп типсә дә, куркуым чиктән ашса да, дилбегәне кулдан ычкындырмавым, таудан төшеп җиткәч, атымның тынычлануын хәтерлим. Иң мөһиме - ирләр эшен эшләп, урманнан безне туендырып торучы сыерыбызга печән алып кайту миндә әтигә алмаш, әнигә ярдәмче була алу хисен уятты.

 

Ә безнең авылда андый балалар күп иде. Икетуган апам Тәлига Кәримова (кыз фамилиясе) миннән ике яшькә генә олырак булса да, хатыннар белән бергә кич утырып, фронтка дип, бер кичтә бер сыңар ирләр оекбашы бәйләп куя, ә көндез, олылар эштә чакта, бөтен йорт эшләрен ялтыратып эшләп тора иде.

 

Тәлиганың бертуган апасы Хәнифә апабызга сугыш елларында 13-14 яшь тулып, ул җиткән кыз санала иде инде. Ул Шәмсекамәр апабыз Шәвәлиева, Гыйльменур Әһлиуллина, Минзада Юнысова, Миннур Юнысова, Минсылу Хәйретдинова, Шәмсенур Кәримова, Хәдичә Вафина, Нәҗибә Хәйретдинова, Минсрур Нуретдинова, Зөбәрҗәт, Гайшә Гәрәева, Бану Галәлетдинова, Наҗия Фәретдинова, Бәдрикамал Хәйруллина, Банат Исламова, Бәдрисафа Яриева, Маһикамал, Камилә Бәдретдинова, Хәтимә Вафина апалар (аларның барысының исемнәрен атап та бетерерлек түгел, әйтелмичә калганнары үпкәләмәсләр, хәер аларның күпчелеге мәңгелек бакыйлыкка күчкәннәр инде) белән ярышып эшли иде. Социализм чорында алдынгы булу модада иде бит. Мин дә берничә тапкыр апаларга ияреп, кырда көлтә бәйләргә өйрәнергә йөргәләдем. Иртәнге биштә көн суыгында кырга чыгабыз. Кояш нык кыздыра башлагач кына туктап ашыйбыз, шуннан соң хатыннар күләгәдә ял итәргә яталар. Ә туганнарым Хәнифә белән Тәлига аларның йокыга талганнарын гына көтәләр дә, әкрен генә торып, үз кишәрлекләренә юнәләләр. Аларның башкалардан калышмаска, башакларның берсен дә калдырмый җыеп алырга, көлтәләрне матур итеп, тиз бәйләргә өйрәткәннәрен хәтерлим.

 

Кыш җитте исә, ындыр табагында ашлык сугу башлана. Ә фермада - Рөстәмнең шигырендә әйтелгәнчә, малларга су җылыту, салам парлап бирү, мичкә белән су ташу кебек авыр эшләр... Шунда эшләп, хәлсезләнеп, боздай туңып кайткан аналарыбызны без, ач балалар, каршы алабыз. Алар хезмәт көненә (трудоденьга) тигән граммлап саналган арыш оныннан боламык ясап ашаталар иде дә, «сукыр» керосин лампасы яктысында күзләре күрми башлаганчы, фронтка оекбашлар, бәяләйләр бәйләп утыралар иде. Бу хәтле эшләүләре акчага да түгел иде бит ичмасам! «Без алдынгылар!» - дип масаеп йөрүләрен дә хәтерләмим.

 

Тик 1976 елда, йомышым төшеп архивка баргач кына, бабам Шәвәлиев Нургали, аның кызы Шәмсекамәр һәм оныгы Хәнифә апаларымның 1947 елда «За доблестный труд» медале белән бүләкләнүләре турындагы документларны күреп, хәйран калган идем. Горурланам мин алар белән.

 

Безнең әти 1942 елның февралендә авыр яраланып сугыштан кайтты. Аның сул кулы асылынып тора, кулбашында пуля кергән эзе дә бар иде. Инде шатландык: безнең гаиләдә дә газиз башыбызны сыендырырлык ир кеше бар бит хәзер!

 

Нурсәхи әтиемне «Кызыл көч» колхозының хисапчысы итеп эшкә алдылар. Ел азагында Сәлимә әнием белән икесенә 16 килограмм арыш оны алганнарын хәтерлим. Бер еллык хезмәт хакы!

 

Тик әтиебезнең гомере кыска булды: Смоленск сазлыкларында чолганышта калып, дуңгыз абзарларында туңган кәбестә яфраклары белән тукланган кешенең исәнлеге булмый икән шул. Әти сарыга сабышып, ныклап авырый башлагач, сугышка кадәр бурап куйган бураны сатып, бурсык майлары, бал, кирәкле дарулар юнәтеп, аны дәвалый башладык. Файдасы булмагач, Камышлының баш табибы Гайшә апа Еникееваны дәшеп китердек. Табибның: «Озак яшәмәс, безнең ярдәмнән узган инде ул», – дигән сүзләре хөкем булып яңгырады.

 

1945 елның 4 марты көнне урамда дулап буран котыра иде. Без, 11 яшьлек мин, 8 яшьлек Фәүзия, 2 яшьлек көтеп алган малае Рөстәм, әтинең үлем түшәге тирәли тезелдек тә, саубуллашкан кебек озак басып тордык. Буран улавының шып итеп туктаганын ишетеп, тәрәзәдән карарга барып, кабат әти янына килгәндә, ул җанын биргән иде инде.

 

Сугыш бетте. Илебез Җиңү көнен бәйрәм итә, ә без тәрәзәләрне каплап елап ятабыз. Бу җиңүнең шатлыгын әле без озак тоя алмадык. Әтинең бертуганы, танк командиры Бари абый Шәвәлиев 1941 елда Мәскәү өчен барган каты сугышта танкта янып үлде, икенче бертуганы Нурсәлих Шәвәлиев окоп казыганда үпкәсенә салкын тидереп кайткач, озак ятмады, 1943 елда вафат булды, әтиебез Нурсәхи Шәвәлиев 1945 елда сугыш яраларыннан бакыйлыкка күчте.

 

Шул көннәрдән бирле 65 ел узып киткән инде. Менә Иске Ярмәктә дә илле елга якын яшим бит инде. Ә шулай да, урманнарга чыгып йөргәндә, дымлы урында имән үсеп утырган җиргә килеп чыксам, Дәүләтколым исен тоям һәм шул ук мизгелдә ап-ак алъяпкычлар, ак яулыклар бәйләп эшкә баручы авылдаш апаларның көлешүләре, гөрләп торган клубтагы гармун моңы, киштәләре буш кибеттә мендәр кәнфит үлчәп торучы сугыштан бер кулын өздереп кайткан Һади абзый Шәвәлиев, саф сулы чишмәбезнең тәме кылт итеп исемә килеп төшә. Бар да уртак иде ул вакытта: ачлык та, кайгы да, шатлык та. Алда санап үткән апаларыбызның күбесе тол калды. Ә сугыштан кайткан ирләрнең күбесе эчүгә сабыштылар. Балаларны үстерү, колхоз эшен тартып бару, картайган ата-аналарны карау – бар да хатын-кыз җилкәсендә булды. Тик барын да җиңеп чыктылар җан кисәккәйләрем. Исәннәрнең картлыклары тыныч булсын иде.

 

Әйе, кеше яхшылыгы бер дә онытылмый икән ул. Сугыштан соң да ачлы-туклы яшәү дәвам итте. Сыерыбыз сөтне күп бирсә дә, май, каймак, йомырка кебек әйберләрне себереп хөкүмәткә тапшырып тордык. Безгә тигәне – яшел төстәге аерткан сөт кенә. Кайчакта гына арткан бер-ике кадак майны Кләүле базарына илтеп сата идек.

 

Беркөнне шулай сеңелем белән урман аша җәяүләп базарга барабыз. Кләүле юлындагы Уксады елгасына җиткәндә, тегермән эшләп торуын күреп алдык. Тегермәнче мукшы бабай зур алъяпкычын киеп, җайлап кына басып, үз эшен эшләп йөри. Карчыгы да шунда. Безне күрү белән: «Кызымка, иди, иди сюда», – дип безне үзе дәшеп алып, кечкенә генә өенә алып керде. Без өстәлдәге төштә дә күрмәгән ризыклар, хуш исле чәй, майлы кабартмаларны күреп, хушыбыздан яза яздык. Мукшы апа безне өстәл артына утыртты, чәй ясады. Тамак туюның нәрсә икәнен оныткан балалар курка-курка ашауга керештек. Шул вакытта арткы бүлмәдән кара кашлы, кара күзле матур гына яшь бер хатын-кыз чыгып, безнең белән татарча исәнләште. Хуҗабикә апа аны да шатлана-шатлана өстәл артына утыртты.

 

Бу хатынның татарчасы безнең як сөйләменнән аермалы булса да, бик матур яңгырый иде. Безгә ул тегермәнчеләргә килен тиешле булуы, офицер иренең чиктә хезмәт итүе, үзенең бәбәй көтүе турында сөйләде. “Ә мин җөй тегәм”, – дип әйткәне хәтердә калган. Мин ул сүзне башта аңламадым, әмма отып калдым. Татарстанга укырга баргач кына, ул хатынның тегүче булганын аңладым.

 

Рәхмәтләребезне әйтеп, юлыбызны дәвам иттек. Ә кире кайтканда безне тагын корган табын, алюминий бидонда бер килограмм чамасы он көтеп тора иде. Балалары баеп кайткач, әнинең шатлыгын күрсәгез иде! Шулай атна саен мукшы тегермәнче бабай янына барып йөри башладык. Җәй ахырына кадәр алардан кара чырай күрмәдек, сыйланып та, күтәренеп тә кайта идек.

 

Олыгайгач кына ул кешеләрнең нигә безне шулай якын итүләре турында уйлана башладым: килененә иптәш булсын, туган якларын юксынмасын, туган телендә сөйләшергә кеше булсын өчен шулай иткәннәрдер, күрәсең, мукшы әбекәй белән бабакай. Гади генә халык булсалар да, нинди тирән фикер йөрткәннәр!

 

Тыштан боз булсалар да, ул заман хатыннарының күңелләре кайнар булган шул. Элек сәхнәгә чыккан саен Рөстәм Мингалимнең шушы шигырен сөйли идем, ә залдагы әбекәйләр аны тыңлаган саен елыйлар иде. Ә менә соңгы егерме елда бу шигъри юлларны никтер укыйсым килми башлады, чөнки сугыш, ачлык күрмәгән яңа буын үсеп җитте. Алар бу шигырьне укыганда сагыз чәйнәп, көлешеп, төртешеп утыралар. Ә ул «боз» хатыннарның кайберләре исән бит әле. Исән чакларында булса да хөрмәткә лаек түгелмени алар?

 

 

 

 

 

 

 

Дәүләтколның укытучылар коллективы һәм авылның активистлар (сулдан уңга) беренче рәттә – Сәхия ШӘВӘЛИЕВА, Заһит КАЮМОВ, Сәмәрия ШАМКАЕВА, Әфидә КАЮМОВА, икенче рәттә – Минсафа ВИЛДАНОВА, Җәүһәр ШӘЙМӘРДАНОВА, медсестра Настя, Ядкәр НИЗАМОВ, Зөбәрҗәт. (Гаилә альбомыннан, 1954 елларда төшерелгән фотосурәт)

 

 

 

1954 елның 9 мае. Дәүләткол сад-бакчасына алмагачлар утыртканнан соң. (Гаилә альбомыннан)

 

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.


Сәхия ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»