|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2008 Матбугат
ЖУРНАЛИСТЛАР ҮЗЕНЧӘ БӘЙРӘМ ИТТЕБүген 19 май – Татарcтан матбугаты көне. Шул уңайдан узган шимбә Казанның “Ош” дигән бер кафесында татар журналистлары җыелды. Төрле редакцияләрдән егермеләп кеше. Күбрәк тә булырга тиеш идек. Тик ул көнне күп кенә журналист FISU комиссиясе эшчәнлеген яктырту белән мәшгуль иде. “Ватаным”нарга исә Минтимер Шәймиев кунакка килде. Ә кемдер бәрәңге утыртырга кайтып китте... Хәер, күңелсез булмады. Чөнки килгән егерме кешенең һәркайсы якты фигура иде. Журналистлар бик шаян халык, шуңа күрә шаяру-төрттерүләреннән көләргә өлгереп кенә бар. “Безнең гәҗит”че Илфат Фәйзрахмановка рәхмәт. Чөнки кафены ул белеште, чыгымның да шактый өлешен үзе күтәрде. “Безгә ешрак очрашырга кирәк”, “Ник башка һөнәр ияләре сабантуй оештыра, ә журналистлар - юк?”, “Ни өчен без шундый таркау?” – сөйләшүләр әнә шул тирәдә булды. Ахырчиктә табигатькә чыгып, журналистлар сабантуе оештырырга карар кылдык. Ул кайчан, кайда, ничек булачак? Анысын, әйдәгез, үзебез хәл итик. Тәкъдимнәрегезне шушы язмага комментарий итеп өстәгез.
Очрашуда кемнәр бар иде (өстәл артында утыру тәртибе буенча): Римзил Вәлиев (“Азатлык”) Рәмис Латыйпов (“Яңа гасыр”) Илфак Шиһапов (кайчандыр ул журналист иде...) Эльмира Сәлахова (“Ирек мәйданы”) Земфира Гыйльметдинова (“Сәхнә”) Эльвира Гарипова (“Кәеф ничек?”) Радик Сабиров (“Шәһри Казан”, intertat.ru) Илфат Фәйзрахманов (“Безнең гәҗит”) Зөлфәт Зиннуров (хуҗабәк) Айгөл Гыймранова (ирекле журналист) Данил Сәфәров (ирекле журналист) Алсу Закирова (“Безнең гәҗит”) Лилия Йосыпова (“Безнең гәҗит”) Флюра Низамова (“Татарстан яшьләре”) Рәйсә Борһаниева (“Кәеф ничек?”) Мәдинә Нурулла (“Безнең гәҗит”) Амил Нур (“Азатлык”) Римма Бикмөхәммәтова (“Ирек мәйданы”) Гөлназ Шәйхетдинова (“Азатлык”)
Хәлне белеп чыгучылар: Илнар Хөснуллин (“Ватаным Татарстан”) Ләззәт Хәйдәров (Мериянең матбугат үзәге) Мирсил Әһлетдинов (экс-“Шәһри Казан”)
Айгөл Гыймранова фотолары. Әле кеше җыелып бетмәгән Мәдинә Нурулла, Рәйсә Борһаниева, Флюра Низамова Амил Нур "бер җиргә" китте... Ике братан: Зөлфәт Зиннуров һәм Радик Сабиров Илфат Фәйзрахманов а-ля Илһам Шакиров Җитешегез... Земфира Гыйльметдинова һәм Илфат Фәйзрахманов Шушылар инде...
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|