поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2018 Хәйрия

"Фаҗига булгач, кешегә әйтмәдек, ярдәм сорамадык, хәсрәтне үзебез генә күтә­рергә тырыштык"

Илнар Хәлиуллинны “Ватаным Татарстан”ны укучыларның барысы да белә. Инде хәбәр иткәнебезчә, газетабызның 100 еллык юбилее уңаеннан уздырылган хәйрия кичәсен Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче егеткә ярдәм итү нияте белән оештырдык. Бәйрәмнән соң Илнар янына барып, аның хәлен белештек.

Егетнең үзе белән аралашып торсак та, гаиләсе белән таныш түгел идек. “Безнең нәселдә гел малайлар гына. Үзебез өч малай үскәнбез, улларым да өчәү, онык­лар бишәү булды. Бер генә кызыбыз да юк, – дип сөйли Ил­нар­ның әтисе Илгизәр абый. – Улыбыз белән күңелсез хәл булгач,  бу хакта кешегә дә әйтмәдек, ярдәм дә сорамадык. Безгә кил­гән хәсрәтне үзебез генә күтә­рергә тырыштык. Илнар – уртанчы улыбыз, абыйсы да, энесе дә авылда яши. Төп йортта без өчәү генә торабыз”.
 
Юл фаҗигасендә умыртка сөяге сынуны ул башта бик җитди итеп кабул итми. Барысы да үзен­нән-үзе узар, аякка басармын, дип уйлый. Еллар буе урын өстендә яту да үзенекен иткән. Илнарның тә­нендә яралар барлыкка килгән. Чит ил клиникасы табиблары да иң элек әнә шуларны бетерергә кирәк  ди. Җыела­чак акчаның күп өлеше дә алар өчен тотылачак. “Өметем өзел­ми. Интернет аша Кукмара кызын эзләп таптым. Ул да минем кебек операция өчен акча җыйган булган. Гөлназ миңа ярдәм дә күрсәтә, өмет тә өсти. Гел хәбәрләшеп торабыз хәзер”, – ди Илнар.
 
Егет узган ел гына чит ил клиникаларыннан ярдәм эзли башлый. “Баштарак эшне нидән башларга белмәдем. Аякка баса алмасам да, гәүдәмне йөртерлек булсам иде дип телим. Әле ярый әти-әнием бар. Туганнарым да ташламый. Әмма авырлыкның иң зурысы әнигә төшә инде. Мине тәрбияләү – аның өстендә”, – ди Илнар. “Улымның нык булуына шаккатам. Әллә ниләр белә ул. Күңелен төшереп утырмый, безне дә селкетә әле. Ул шулай яхшыга өметләнгәч, мин дә ышанам. Чит илгә бару насыйп булса, әни, бергә барабыз, дип тора. Мин аннан күп әйберләргә өйрә­нәм”, – ди әнисе Наилә.
 
Егеткә зур суммада акча кирәк. 9 миллион сумның 3 миллион 600 мең сумы гына җыелган әле. “Район халкы гына түгел, читтән ярдәм итүчеләр дә күп булды. Тирә-як авыллар хәйрия концертлары уздырды. Арчада да Илнар өчен бәйрәм ясадылар. Хәсрәтебезгә битараф калмадылар. Әле “ВТ” юбилеенда да, яныбызга килеп, бер райондашыбыз акчалата булышты. Эшләгән урыныма да ярдәм сорап барып карадым, бик булышам дип тормыйлар. Хәер, акча сораучылар бер без генә түгел бит. Бу вакыйга безне тормышка башкача карарга өйрәтте. Андый чакта кем­нең кем икәне дә яхшы аңлашыла. Берәүләр вәгъдә биреп йөртә, икенчеләр бөтенләй танымаганга сабыша, – дип сөй­ли Илгизәр абый. – Үзебездә мөмкинлек булса, кешедән сорар идекме соң? Илнарның йөри алмавы белән килешкән дә идек инде. Үзенең аякка басу теләге көчле. Яшь бит әле. Аның да иптәшләре кебек яшисе килә. Улымны да яхшы аңлыйм. Бар өмет – изге күңелле кешеләрдә”. Илнар хәйрия чаралары белән генә тукталып калырга җыенмый. Республика җи­тәк­челәренә дә хат язган.   
 
Ул безне капка төбенә чыгып озатып калды. Агачлар яфрак ярган айны, җәй көннәрен ярата икән. Көннәр матур торса, кәефе дә яхшыра, өмете дә арта. 
 
Хәбәрләшү өчен Илнарның телефон номеры: 89274459858.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.05.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»