|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2018 Әдәбият
Тукай клубы фронтовик-шагыйрь,Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган кичәгә чакыра сегодня, 14:581 файл14 май көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган «Очрашырбыз әле җырларда...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гыйльфанов, Гүзәл Гыймаева җитәкчелегендәге “Гармония” вокаль ансамбле, язучылар Данил Салихов, Таһир Шәмсуаров һ.б. катнаша. Кичәне Гөлназ Вәгыйзова алып бара. Шигърият һәм җыр бәйрәменә рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|