поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.03.2010 Җәмгыять

ГАИЛӘДӘ КЕШЕ ЯЛГЫЗ БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ

«Хөрмәтле депутатлар! Мин, хатын-кыз, инде менә дүрт ел сезнең алда – ир-атлар алдында басып торам һәм балаларга акча сорыйм. Сез балалардан кала барысына да акча табасыз. Гәрчә ир-атлардан башка, үзегез беләсез, балалар тумый…» Депутат Сүрия Усманова Дәүләт Советы мөнбәреннән үзе әзерләгән «Татарстан балалары» программасын гамәлгә кертергә, аны тормышка ашырырга бюджеттан акчаны 1997 елда әнә шундый сүзләр белән сорап алган иде. Әлеге программа бүгенге көнгә кадәр эшләп килә һәм ул республика балалар мәнфәгатен кайгырткан төп документларның берсе.

Дистәләгән еллар дәвамында сайланып килгән кайбер депутатларны, гомумән, белмибез дә… Ә менә бары бер чакырылыш кына депутат булса да, гаиләгә, балага кагылышлы кискен мәсьәләләрне чишү юлында шактый эшләр башкарганга күрәдер, Сүрия ханымның депутатлыгы, ялкынлы чыгышлары онытылмый. Югыйсә үзе бүгенге көндә рәсми затлардан күпкә еракта… Медицина эшчәнлеген хокукый тәэмин итү иҗтимагый үзәген җитәкли.

 

«Пар алма»ның чираттагы кунагы Сүрия ханым белән сөйләшүебез депутатлык, саулык, хокук һәм… гаилә турында.

 

Вәгъдәләремне үтәдем

 

– Сүрия апа, җәмгыятьтә гаилә проблемалары беркайчан бетмәс төсле, шуңа күрә депутатлар күпме эшләсә дә берни үзгәрмәстер, әллә ялгышаммы?

 

– Чаллыда гаилә, аналар һәм балалар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бүлек мөдире булып эшләдем. Шуңа да депутатлыкка нәрсә эшләргә кирәклеген белеп килдем. Сайлаучыларга «Татарстан балалар» программасын, «Гаилә сәясәте концепциясен» кабул иттерәм, пособиеләр мәсьәләләрен күтәрәм дидем, шуларны эшләдем дә. Депутатлыктан киткәннән соң юридик белем алдым. Мин төп һөнәрем буенча табиб, хәзер сәламәтлек өлкәсен юридик яктан кайгыртам. Элгәреге эштән ул бөтенләй үзгә. Әмма элеккеге мәсьәләләр онытылмады, игътибар итәм. Аларның бер өлеше хәл ителә бара. 8-9 еллар элек хатын-кызларның бала тапканда һәм 1 яшькәчә сабыйларның үлем очраклары күп иде. Хәзер бу күрсәткеч бик кимеде, Россия күләмендә безнең республикада мондый очраклар иң азы күзәтелә. Аннан соң Сәламәтлеккә кагылышлы проектларның файдасы булды, бу проблема хәзер алай кискен тормый. Икенче яктан эчкечелек көчәйде. Халык авылда да, шәһәрдә дә бик каты эчә. Эчүчелек шулкадәр гаилә проблемаларын арттырды: алар тау кебек өелеп бара. Ташландык, ятим, гарип балалар, җинаятьчелек – шул аракы нәтиҗәсе. Хәзер ятимнәрне акча түләп икенче гаиләләргә бирәләр. Күреп торабыз, акчага гына корылгач, жаннары теләп алмагач, кире кайтаралар. Менә бу система эшләмәгәнне күрсәтә, шуңа хәзер бу турыда азрак сөйли башладылар. Гаилә белән эшләргә кирәк, ә бездә аның структурасы юк. Социаль яклау министрлыгы бар диләр, әмма аның үзенең функцияләре. Аларга 20ләп категория карый: инвалидлар, пенсионерлар һәм башкалар, шуларга законнарда язылган ярдәмне күрсәтәләр, пособиеләр бирәләр. Гаилә концепциясе кабул ителде, әмма ул бит нигез генә. Аны көчәйтә торган законнар юк. Менә шулай, бүгенге көндә башкарылган эшнең дә, эшләнмәгәненең дә нәтиҗәсен ачык күрергә була.

 

– Кабат депутатлыкка сайланып карар идегезме?

 

– Мәгънә юк. Чын демократик сайлаулар 90 нчы елларның башында гына булды. Хәзер бит кемнеңдер кеме сайлана, исемлек буенча. Сессияләрдән трансляцияләр дә ясамыйлар. Элек трансляцияләр алып барылуга депутатлар үзләре үк ирешә иде. Хәзер сессияләр бик тыныч кына үтә, депутатлар халыкны борчыган кискен мәсьәләләр күтәрмәгәч, көн тәртибенә кертмәгәч тиз бетә.

 

Сәламәтлекне… юрист саклый

 

– Сүрия ханым, ничек үзәк эшенә алындыгыз?

 

Пермьдә медицина өлкәсендә хокук яклаучы үзәк бар, Казандагысы да шунар охшаш булырга тиеш иде. Төп максаты – табиб хаталарына тарган кешеләргә, группа ала алмаган инвалидларга һәм башкаларга ярдәм итү. Ул вакытта ачыйк-ачыйк дип күндерделәр, әмма эшли башлагач шунысы күренде: белем җитми. Шуңа күрә дә соңгы елларда медицина хокукын үзлегемнән өйрәндем. Бу шулкадәр авыр, чөнки моңар беркая да әзерләмиләр…

 

– … Сәламәтлекне саклау өчен башта юрист булырга кирәкме?

 

– Бүгенге көндә Россиядә медицина хокукы белгечләре 20-25 кенә һәм алар бер-берсен исемләп беләләр диярлек. Медицина хокукы белгече булыр өчен сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы бар нәрсәне белергә кирәк. Медицина үзе генә дистәләгән тармакка бүленә. Моннан тыш көн дә яңалык: без укыганнар белән хәзерге арасында җир белән күк аермасы. Элеккеге белешмәлекләрне ташлыйм гына. Тагын бездә генә түгел, чит илләрдәге сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди үзгәрешләр, яңалыклар бар? Нинди законнар гамәлдә? Көнгә биш-алты сәгать укыйм. Өйдә бер китапханәлек китап. Шул ук вакытта айга берничә тапкыр китапханәләргә барам. Медицина хокукы мәсьәләләрен өйрәнү нәтиҗәсендә ике китабымны яздым: «Медицина ярдәменә мөрәҗәгать итүчегә нәрсә белү мәҗбүри?» «Армиягә чакырылучыга һәм ата-анага нәрсә белү мәҗбүри?» («Что необходимо знать кто обращается медицинской помощью?», «Что необходимо знать призывникам и родителям?»). Тагын 4-5 китап язарлык материалым әзер, әмма вакыт җитми, алары әлегә көтеп тора.

 

– Медицина хокукы белгече буларак үзәккә яңа сулыш өрергә җыенмыйсызмы?

 

– Үзәк эшчәнлеген шушы айларда үзгәртәбез, ул Медицина хокукы ассоциациясе булачак. Нигездә, табибларны укытырга, авыруларга кагылышлы хокуклар турында лекцияләр, семинарлар оештырырга уйлыйбыз. Үзәк бит ул иҗтимагый оешма буларак яшәп килде. Ә оешмада ике генә кешене эшләтер өчен хезмәт хакына, арендага, җиһазга түләргә – аена ким дигәндә 100 мең кереп торырга тиеш. Ул акча каян килергә тиеш – шул ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрдән. Әмма әзер белгечләр булмаган килеш кемгәдер ярдәм итәргә алынудан нәтиҗә юк, кеше алдаларга кирәкми. Әнә инвалидлар үзләрен яклап судларга баралар, адвокатлар яллыйлар, ә тегеләре боларны яклап судта бер сүз әйтми утыра. Ярдәм югары профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш.

 

– Ә моңар ихтыяҗ бармы?

 

– Ихтыяҗ зур. Авыл җирендә яшәүчеләрнең хокуклары бөтен яклап бозыла, сәламәтлекләренә кагылышлылары бигрәк тә. Җирлектә табибларны, хастаханәләрне сайлау мөмкинлеге юк; участок табибын өйгә чакыра алмый; табиблар авыл җиренә эшкә бармый; медицина җиһазларын иң соңгы булып алыштыралар… Бик каты авыручыларны РКБга юллыйлар, ә андагы чиратлар үтмәле түгел бит. Күз алдына китереп карагыз, бер чакырылыш вакытында 34 мең призывник алар аша үтә. Никадәр инвалидларга шунда бару мәҗбүри… Ә кайбер медицина учреждениеләрендә исә чиратларны махсус булдыралар, авыру түләүле бүлекләргә керсен өчен. Авылдан килүченең шәһәрдә куна калырга туганы да булмаска мөмкин. Шәһәрләрдә табибларны сайлау мөмкинлеге бар, әлбәттә, тик түләүле үзәкләрнең эшләү максаты – күбрәк диагнозлар куеп керем кертү. Дәүләт учрежденияләре дә кирәкме– кирәкмиме эчәргә бер өем дарулар язып бирәләр. Чөнки табиблар үзләре шуларны җитештерүче фармацевтика компаниеләрендә эшли. Бу проблеманың актуаль икәнлеген әле шушы көннәрдә генә Премьер-министр В. Путин да күтәрде. Кызганыч, авырулар үзләренең төп хокукларын белмиләр. Законнарда каралган аларның 15 хокукы бар. Шуларның берсе – авыру чирләре турында белергә хокуклы. Табиб пациентка куелган диагноз хакында яшермичә сөйләргә, киңәшергә, фаразларын, дәвалау нәтиҗәләре турында әйтергә тиеш. Әмма кайчак алар 3 сүз дә әйтмиләр.

 

– Нәрсә киңәш итәсез?

 

– Иң беренче чиратта һәр кеше үзенең авырулары турында информация укырга тиеш. Укы. Табиблар да Алла түгел, укып белгәннәр. Медицинада хаталар арасында иң беренче урында дарулар белән агулану тора. Менә шуны булдырмас өчен дару эчкәнче аның белешмәсен укудан башла. Анда нинди дару белән эчәргә, нинди чирләр булганда эчәргә ярамаганлыгы күрсәтелә. Икенчедән, дустыңмы, туганнарың-кардәшләреңнең берәрсе табибмы – элемтәңне өзмә. Өченчедән, бернинди табибка да 100 процент ышанырга ярамый, 2-3 белгечкә күрен. Дүртенчедән, халыкчан-традицион медицинага мөрәҗәгать ит. Гомуми медицина, операция, таблеткалар барлыкка килүгә йөз еллап кына әле. Халык гасырлар дәвамында традицион медицинадан шифа күргән. Дару үләннәре, энә белән дәвалаулар, массаж һәм башкалардан. Чит илләрдә медицинаның ике ягын да укыталар.

 

– Чит илләрдә бездәгегә караганда яхшырак дәвалыйлар дип уйлыйсызмы?

 

– Табибларны әзерләүдә аерма бик зур. Алар 12 шәр ел укыйлар, таләп көчле, аннары да даими рәвештә белемнәрен күтәрәләр, конференцияләргә йөриләр. Аларның хезмәт хаклары да зурдан. Безнең байлар чирләсәләр юкка гына чит илләргә китмиләр. Аякларын сындырсалар да Германиягә баралар.

 

Марҗага өйләнү – табу

 

– Сүрия ханым, укучыларга сезнең гаилә тормышы «пәрдәсен» ачыйк әле…

 

– Ирем Нәсим белән институтка укырга кергәч тә таныштык. Ул группадашым Вәсилнең абыйсы. Укуны тәмамлаганда өйләнештек. Ирем – химик-технолог, 90 еллар башында эшкуарлыкка кереп киткән иде, кабат үз өлкәсенә кайтты. Ике ул үстердек. 90 еллар башында Чаллыда беренче татар мәктәбен ачуга ирешкән идек. Наилне 7 класста укыганда рус мәктәбеннән шунда күчердем, кечесе 1 класстан ук шунда укыды. Аннары төрек лицеен тәмамладылар. КДУ да укыдылар. Наил 6, Данил 5 тел белә. Иремнең дә, минем дә диссертациясе яклау хыял иде, әмма вакытында моңар кул җитмәде. Шуңа да улларыбызга яңаданга калдырмаска киңәш иттек. Берсе диссертациясен ике елда яклады, икенчесе аспирантурада укып йөри. Улларым Наил һәм Данил хәзерге вакытта әтиләре белән бергә эшлиләр. Олысы күбрәк әтисенә, кечесе – миңа охшаган, иҗтимагый эшләрдә бик актив. Ул һәр эшен иҗади рух белән башкара. Ашарга пешергәндә дә иҗат итә.

 

– Гаиләгездә өч асыл ир-егеткә бердәнбер күркәм-нәфис зат икәнсез…

 

– Үземне хатын-кыз буларак бик бәхетле дип саныйм, безнең өйдә эчкән кеше юк. Ирем эчми дә, тартмый да. Яшьлек хыялым тормышка ашты дип әйтә алам. Чөнки әти кайчак шулай күңелгә тия иде. Әти Бөек Ватан сугышы ветераны, ә сугыштан бит күпләр эчкечегә әйләнеп кайткан. Чөнки өшемәсеннәр дип спирт эчерткәннәр.

 

– Гаиләдә кыен хәлләрдән чыгуның нинди җаен таптыгыз?

 

– Тормышта төрле хәлләр күзәтелә. Ачуланышкан чаклар була, алар үтә, иң мөһиме бер-береңне хөрмәт итәргә, сатмаска кирәк. Без өйдә кемнеңдер проблемалары бар икән, утырабыз, сәйләшәбез. Кайчак тавыш та чыга, ачуланасың да, мактыйсың да. Минем үз-үземә әйткән сүзем бар иде: балаларымны үз янымнан еракка җибәрмим дигән. Чөнки институтны тәмамлагач, безне Урта Азиягә җибәрделәр, балалар шунда туды. Якыннардан, әти-әниләрдән еракта яшәү авыр булды. Бергә булганда теләсә нинди проблеманы хәл итүе җиңелрәк. Шуңа күрә улларыма да әйтәм: «Проблема бар икән, әйтегез, яшермәгез», – дим. Гаиләдә кеше ялгыз булырга тиеш түгел.

 

– Малайларыгызга куйган иң зур таләп нинди?

 

– Безнең өйдә марҗага өйләнү – табу. Әле кечкенәсе әйтә: «Рус кызы белән таныштым. Син бит рөхсәт итмисең, телефонын да алмадым», – ди. Олысының исә андый уй башына да килми. Яшьләре 30 дан артса да безнең сүз – алар өчен закон. Әни әйтә: « Гаиләдә проблемаларның очы-кырые юк. Икенче диндәге кеше белән корылган гаиләдә өстәмә проблемалар никахтан башлана, үлгәч тә дәвам итә». Әнинең сүзләрен балаларга да җиткердем. Катнаш никахта ике төрле очрак кына күзәтелә: йә, көне-төне талашасың, аннары аерылышасың, йә, рухыңны ватып, физик тышчаңны гына калдырып, башка динне кабул итәсең һәм үзеңне югалтасың. Ә балалар тегендә дә, монда да түгел.

 

– Ә менә үзегез кебек әниләргә, хатыннарга ни киңәш итәр идегез?

 

– Өйдә хатын-кызга эш атына әйләнергә ярамый. Югыйсә аның эшләгәнен барыбер күрүче дә, бәяләүче дә булмаячак. Шуңа күрә өй эшләрен бүлергә кирәк. Ул чакта хатын-кызга үзен карарга да вакыт калачак. Малайларга кечкенәдән эшләрне бүлеп, исемлек төзи идем. Кем кибеткә бара, кем идән юа… Алар, Аллага шөкер, бик мөстәкыйль булып үстеләр, һәрвакыт булышып торалар. Китапларымны чыгаруда да иң беренче ярдәмчеләрем булдылар.

 

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

 

Сүрия Усманова: табиб, юрист

 

Туган авылы, елы: Чистай районы, Яуширмә авылы.

 

Гаилә стажы: 33 ел


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»