поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
10.05.2018 Язмыш

«Асып куелган кешеләр яныннан үтеп-китеп йөрдек, алар суыкта катып, җилдә шыгыр-шыгыр килеп торалар иде»

Сугыш башланганда, Зинаида Антошкинага дүрт яшь тә тулмаган була. Ул әнисе, абыйсы Николай һәм апасы Полина белән Калуга өлкәсенең Жиздра шәһәрендә яши.

Олы апасы Татьяна Мәскәүдә институтта укый. Ә кыз әтисен бөтенләй белми, Зина туар алдыннан ул репрессияләнеп, Колымага озатыла. Сугыш турында хәбәр килүгә үк, 22 яшьлек Николай фронтка китә. Бик тиздән алар яшәгән шәһәрне немецлар оккупацияли. Антошкиннар эвакуацияләнергә өлгерми кала.
 
«Үлгән солдатлар өстендәге одеялларны җыйдык»
 
– Без оккупациядә ике ел булдык. Дүрт яшь тулмаган булса да, мин аны ачык хәтерлим. Кулларына автомат тоткан каскалы немецларны күреп, яшеренергә урын эзләп чапканыбыз әле дә күз алдымда. Алар безне өйләрдән куып чыгардылар, кайда кунарга яраклы буш йорт бар, шунда яшибез. Көне-төне шартлау тавышлары. Күктә самолетлар күренүгә үк, ялгызым гына чиркәүгә йөгереп барып, подвалына яшеренәм. Өйдә беркем юк. 13 яшьлек апам Полинаны окоп казырга җибәрделәр, ә әни әсирлеккә төшкән совет хәрбиләренә ашарга пешерә иде. Ул миңа аннан бер кисәк ипи алып кайта. Немецлар көн саен диярлек яһүдләрне эзли, тапкан берен шәһәр читенә алып чыгып аталар. Партизан хәрәкәте көчле иде. Аларның эзләренә төшсәләр, тотып алып асалар. Партизаннар белән элемтәгә керүчеләрне, аларны яшереп тотучыларны да шунда ук юк иттеләр.
 
Аларны, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, баудан махсус төшермиләр. Теләсәң, теләмәсәң дә, асып куелган кешеләр яныннан үтеп-китеп йөрисең. Алар суыкта катып, җилдә шыгыр-шыгыр килеп торалар, искә төшерергә дә куркыныч. 1941-1942 елның кышы бик суык булды. Немецлар өшеп үлделәр. Аларның мәетләрен безнең яндагы сарайга алып кереп тутыралар иде. Өсләренә одеял ябалар. Беркөнне әни, кызым, әйдә сарайга керәбез, үлгән солдатларның шинельләрен, одеялларын алып, үзебезгә киемнәр тегәбез дигәч, шунда кердек. Итекләрен дә салдырып алдык. Әни төнлә одеялдан җылы кием тегеп бирде. Ул вакытта куркуны җиңәсең, җан асрау турында гына уйлыйсың. Башыбызда бер генә уй: ничек ашарга табарга, нәрсә кияргә, кайда йокларга? – дип искә ала авыр көннәрне Зинаида Григорьевна.
 
Антошкиннарның әтиләре белән дә, Мәскәүдәге Татьяна, сугышка киткән Николай белән дә элемтәләре югала. Кара көннәр берсен-берсе алыштырып тора. Бу мәхшәр бөтенләй бетмәс кебек тоела башлый. Кечкенә Зина дифтерия белән авырып китә һәм аны хастаханәгә салалар.
 
– Мине немец фельдшеры коткарып калды. Миңа укол ясады. Андый вакытта ун укол ясарга кирәк икән. Миңа кадалган бер укол да хәлемне җиңеләйтеп җибәрде. Аннан соң дүрт ел буе муенымны бора алмадым, борын эче белән генә сөйләшә идем. Хастаханәдә ятканда, бомбага тоттылар. Минем өстемә тәрәзә коелып төште. Шуннан соң әни өйгә алып кайтты. Кичке сәгать алтыдан соң урамга чыгарга ярамый иде. Ул вакытта урамда күренгән ике кешене аттылар. Шуннан соң беркем дә чыгып йөрмәде. Шул рәвешле ике ел үтте. Немецлар чигенә башлады һәм безне үзләре белән көнбатышка таба куып алып киттеләр. Совет гаскәрләре, безне күреп, аларны бомбага тота алмый иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«Бөтен чирәм ашалып беткән иде»
 
Алар, җәяүләп, Брянскига баралар. Юлда барганда, Зинаның әнисе Марфа Федоровнаның аягындагы немец итеген күреп, фашистлар аны салдырып ала. Әнисе ике җиңен ертып алып, шуны аягына кияргә мәҗбүр була. Ә урамда беренче кар төшкән, көн суык. Туктап кунарга урын булмый, төннәрен ялан кырда уздыралар. Юлда очраган авыл кешеләре биргән ризыклар белән генә тукланалар. Брянскига җиткәч, товар вагоннарына утыртып, Минскига китерәләр. Анда алар хәрби әсирләр өчен булган концлагерьда яши. Яши дию дөрес тә түгел, атналар буе туңган җир өстендә ятып торалар.
 
– Анда бараклар юк иде, кырның бер өлешен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Әсирләр концлагерь территориясендәге бөтен чирәмне кырып ашап бетергән иде. Җирле халык безгә бәрәңге кабыгы, чөгендер, ипи кисәге ыргыта, шуларны ашап тордык. Ә әсирләргә аны алу тыела. Берәрсенең бәрәңге кабыгына үрелгәнен күрсәләр, шунда ук атып үтерәләр. Минем күз алдымда шундый ике кешене аттылар. Анда өч атна булдык. Шуннан соң Германиягә озаттылар. Ул чорда иң зур саналган Бухенвальд концлагеренда яшәдек. Әни, паек бирсеннәр өчен, мине ике яшькә өлкәнрәк итеп яздырды. Паек дигәне шалканнан пешерелгән аш иде. Анда инде баракта яшәдек. Апамны каядыр алып киттеләр, аның белән дә элемтә югалды. Әниләрне җимерелгән биналарны чистартырга алып китәләр, ә без суык баракта ялгыз калабыз. Әни, ниндидер чүпрәкләр табып, курчак ясап бирде. Хәзер вакыт тиз үтә дибез, өстебез бөтен, тамагыбыз тук, ә ул вакытта көн бөтенләй үтми иде, ач-ялангач килеш баракта утырасың да утырасың. Бер көн бер елга тиң иде, – дип сөйли «концлагерь баласы».
 
«Әтинең репрессиядә булуы коткарды»
 
«Үлем лагере»нда алар берничә ай була. Бухенвальдны Дахау алыштыра. Әмма анда Зина әнисе белән генә килә, Полинадан бер хәбәр дә булмый. Аларны алда нәрсә көткәнен белеп тә булмас иде, әгәр дә шунда әниләре тапкырлык күрсәтмәгән булса. Ул концлагерь сакчысына иренең репрессияләнгән булуын, совет хөкүмәтеннән үзләре дә зыян күрүләрен әйтә. Моны җитәкчелеккә дә җиткерәләр. Шуннан Зина белән әнисен башка лагерьга күчерәләр.
 
– Безне Дахауда яндырып үтергән булырлар иде, мөгаен. Дахауда әсирләр өстендә медицина тәҗрибәләре үткәрелә иде. Безнең өстә газ сынадылар. Газ камерасына кертәләр иде, агулы порошок сибәләр йә башка агулы матдә җибәрәләр. Бөтен тәнгә тимгелләр чыга иде. Әмма без тәҗрибәләр үткәрүләрен ул вакытта аңламадык та, алар турында соңрак, сугыш беткәч кенә белдек, – ди Зинаида Григорьевна.
Алар әнисе белән Бёблинген шәһәрендәге лагерьга эләгә. Биредә газ камералары да, кешеләрне яндыра торган мичләр дә булмый. Әмма ашау шул ук шалкан яки кәбестә ашы. Анда бик күп милләт кешеләре яши: француз, итальян, голланд, норвегиялеләр, поляк, рус әсирләре дә була. Бу вакытка инде Зина немец телен дә яхшы гына аңлый башлый.
 
– Безнең зона Америка күзәтүе астында иде. Без яшәгән шәһәрдә хәрби производство бар иде, алар аны үзләренә сакларга теләде. Шуңа да җир астындагы хәрби завод территорияләрен, әсирләр яшәгән лагерьны бомбага тотмадылар. Шартлаулар була калганда, күктә очкычлар оча башласа, җирле халык безнең лагерьга йөгереп килеп, тимерчыбыклар астына яшеренәләр иде. Алар лагерьның бомбага тотылмавын беләләр, ә бомба ташлаулар сәгать саен кабатлана. Җирле халык үзләре белән алма, ипи кисәге алып килә, миңа бер немец хатыны күлмәк тә бирде. Ахыр чиктә немецлар бездән котылырга да уйлаган, әмма Америка разведкасы вакытында коткарып калды. Без котылып чыкканда, урамда ясмин чәчәге исе таралган. Ул 1945 елның язы иде, – ди әңгәмәдәшем.
 
«Без исән калдык!»
 
Америкалылар аларны Россиягә кайтмаска, үз якларына китәргә кыстаган. Сезне анда эзәрлекләячәкләр, халык дошманы итеп күрәчәкләр, дип кисәткәннәр. Күп кенә әсирләр чынлап та Америкага киткән, ә Антошкиннар туган җирләренә кайткан. Жиздрага алар көз көне генә кайтып җитә. Германиядә Полина белән табышалар. Николай да сугыштан исән-имин кайткан. Ә Татьяна сугыш вакытында Казанга эвакуацияләнгән булып чыга. Аның белән дә элемтәләр яңара. Антошкиннарны туган шәһәрләре җимерек хәлдә каршы алган. Башта землянкаларда, подвалларда яшәгәннәр. 1946 елны Колымадан әтиләре дә кайткан. Зина аны беренче тапкыр тугыз яшендә генә күрә.
 
– Без кабат бергә җыелдык. Ссуда алып, кечкенә генә йорт төзедек. Ничек кенә авыр булса да, тормышны яңадан башларга туры килде. Безнең өчен иң зур сөенеч – исән калу булды. Тынычлык килсә дә, һаман шул ачлык-ялангачлык иде. Мин беренче тапкыр сөтне 12 яшемдә эчтем. Шәһәрнең теләсә кайсы урынында гранаталар шартлый. Экскурсиягә киткән сыйныфыбыз утырган машина астында граната шартлап, барысы да шунда үлде. Гомерем бетмәгән булган, күрәсең, мин ул көнне ничектер өйдә калган идем. Кырда эшләгән тракторлар да еш кына шартлый, сугыштан соңгы биш елда бик авыр булды, – ди Зинаида Григорьевна.
Әңгәмәдәшем мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Аны тәмамлагач, тарих укытучысы булып эшли. Апасы Татьяна янына Казанга күчеп килә. Университетның философия кафедрасында аспирантурада укый. Казан югары уку йортларында укыта. Философия фәннәре кандидаты, профессор була. Фашист концлагеренда булганын ул 1989 елга кадәр яшереп килә.
 
– Болар барысы да артта калды, аларны искә алырга яратмыйм. Әмма Аллаһы Тәгалә мине ярдәменнән ташламады. Югары белем алдым, эшемдә яраттылар, хөрмәт иттеләр. Яраткан эшемдә эшләдем, мин бик бәхетле кеше. Безнең буын кешеләрендә ихтыяр көче зур иде, ватан хакына үз-үзебезне аямадык, намуслы, гадел, тырыш, чыдам булдык. Яшем 80нән артса да, күңел белән һаман яшь әле мин. Хәзер дә белем туплыйм, укыйм, сәясәт белән кызыксынам. Кызыклы, фикерле кешеләр белән аралашырга яратам. Төрле авырлыклар күргәч, тормышка, кешеләргә караш, кыйммәтләр дә үзгәрә икән. Ә мин тормышны бик яратам, – ди Зинаида ханым.
 
Зинаида Григорьевна бик яхшы әңгәмәдәшче. Аның белән аралашу җиңел һәм рәхәт. Һәрнәрсәгә үз карашы, үз фикере бар. Дөньяда барган вакыйгалар, илдәге вазгыять турында да озаклап сөйләштек. Аның авызыннан бер генә зарлану-сукрану да ишетмәдек. Соңыннан ул безне кочаклап, рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Зыялы һәм затлы, ихлас һәм ачык күңелле кеше ул. Тормышны, кешеләрне яратуы сизелеп тора. Аның белән аралашканнан соң, күңелдә якты матур тәэсирләр калды. Арабызда андый кешеләр күбрәк булса иде.
 
Бухенвальд – иң эре нацист концлагере. 1937-1945 еллар арасында аның аша 239 мең кеше үткән. 56 мең әсир юк ителгән. Лагерьны 1945 елның 10 апрелендә АКШ дивизиясе азат итә. 20 мең тоткынны иреккә чыгара, аларның 900 балалары була. Бухенвальд тоткыннары өстендә медицина тәҗрибәләре үткәрелә. Аларга тиф һәм туберкулезны махсус йоктыралар һәм яңа вакцинаны сыныйлар. Тоткыннар «Фау-2» немец ракеталары ясый торган җир асты хәрби заводларында эшли. Яшерен объектта эшләүчеләрне шулай ук юк итәләр. Күбесе авыр хезмәттән, ачлыктан үлә.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.05.2018
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar