|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2018 Спорт
Казанда футбол тубы агачта «үсә»? (ФОТО)Казанның Кече Кызыл урамындагы агачларда футбол туплары "үсеп" утыра. Чып-чын туплар, шушы тирәдә эшләүче ханым әйтүенчә, агачларга барысы дүрт йөз туп эленеп чыккан. Бер атна элек барлыкка килгән үзенчәлекле агачларны күрергә махсус килүчеләр дә бар икән. Беренче көнне халык аеруча күп булды, ди ул.
Тупларны Кече Кызыл урамында кибет тотучы бер эшмәкәр элдерткән. Безгә аның исемен әйтергә теләмәделәр. Тәрәзә аша халыкның соклануын, гаҗәпләнүеннән тел шартлатканын күреп, безнең дә кәефләр күтәрелә, диделәр кибеттә эшләүчеләр.
Чемпионатка килүче җанатарлар өчен дә күңелле сюрприз булыр дип ышана алар.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|