поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.05.2018 Мәдәният

Нәҗип Җиһанов – безнең якташ

Моннан 25-28 еллар элек тарихчыларыбыз А.Орлов, М.Хафизов, С.Сабиров, Ү.Билялов, В.Шиһапов, Б.Абубәкиров, Ольга һәм Сергей Сенюткиннар, Х.Абдулкаюмов, Р.Ибраһимов һ.б. Нижгар ягы авылларының тарихларын ачыклау һәм торгызу эшләрен башлап җибәрделәр һәм киң катлам укучыларга җиткерә алдылар.

Кайбер авыл тарихлары схематик рәвештә бирелсә, берничәсе буенча шактый калын монографияләр дә язылды. 

Тарихны барлау тукталмады дияргә була, “Ту¬ган як” газетасы аша яңалыклар белән укучы¬лар әледән-әле таныша килә. Олырак буын тарихчыларга алмашка Гомәр Баутдинов һәм Әббәс Назеров килделәр һәм актив эш алып баралар. Дөнья шундый, олы буынга билгеле булган шәхесләр, әйберләр, хәлләр вакыт узгач онытыла, тарих тузаны астында кала, серле, хикмәтле хәлгә әйләнә, кайчакта сенсация ке¬бек тә яңгырый. Андый серләрне эзләү, ачу, табу җиңел түгел һәм тарих белән бик кызык¬сынучан кеше генә көчен, энергиясен, вакытын жәлләми. 

Күптән түгел “Туган як”ның 2018 ел 16 февраль санында хөрмәтле Гомәр ага Баутдиновның “Са¬фажайские корни великого компзитора” язмасы дөнья күрде һәм бу материал күп халыкны битараф калдырмагандыр да кебек
 
Биредә сүз бөек композитор Нәҗип Җиһановның нәсел та¬мырлары Сабачайга тоташкан¬лыгы турында бара һәм ул бөек композиторның оныгы Алексей Егоровның язмасындагы бик кыйммәтле мәгълүматлар белән таныштыра. 
 
Алексей Егоровның “Детство и юность Назиба Жиганова (1911- 1928). Неизвестные биографи¬ческие документы и факты” яз¬масында Уральск шәһәрендәге Кызыл мәчеттә сакланган “Ме¬трическая книга”ларда Нәҗип Җиһановның әтисе Садриҗиһанов Гаязетдинның Сембер губерниясендәге Собачий Остров авылыннан икәнлеге бәян ителә. Бу Кызыл мәчеткә караган “Мотый¬гия” мәдрәсәсендә Габдулла Тукай да әле белем алган. 
 
Гомәр ага Баутдинов Алексей Его¬ровка таянып, Нәҗип Җиһановның туганнары турында да мәгълүмат урнаштырган. 
 
Дөрес, Нәҗип Җиһановның әти- бабасы Собачий Остров-Красная Горкадан дигән хәбәр минем үзем өчен яңалык түгел иде инде, чөнки ике ел элек, 2016 елның январь аенда Казаннан милләтпәрвәр Рифат Фаттахов шалтыратып белгерткән иде. Менә ул минем көндәлеккә тамгаланып калган хәбәр: “28 нче январьда (2016 ел) Нәҗип Җиһановның биографиясен Рамил Мусин (мәктәп директоры) бирде, интернеттан чыгарттырган¬нар (27 нче январьда шалтырат¬кан идем). Детдомда үскән, яшьли ятим калган, 40 ел буе консервато¬рия ректоры булган Казанда. Бик күп орденнары, дәрәҗәле титул¬лары. 1911 елда туган, 1988 елда үлгән. Миңа Нәҗип Җиһанов ту-рында Рифат Фаттахов шалтыра¬тып белгертте (20-21 январьлар¬да). Нәҗип Җиһановның музеенда язу бар икән; аның әтисе, бабасы турында мәгълүмат: әтисе Гая¬зетдин, бабасы Садриҗиһан, чыгышлары белән Симбирская губерния, Курмышский уезд, д. Со¬бачий Остров дип язылган дир. Бу мәгълүматны Уральскидан, Кызыл мәчеттән салганнар, дир. Уральск, Казакстан – Нәҗип Җиһановның туган җире. Димәк, Гаязетдиннар авылдан 1904 елларда ук киткән булганнар. Уральскида өйләнгән дә, әмма озак яши алмаган, олан¬нары яшьли ятим калган, детдом¬да үскәннәр”. 
“Рифат Фаттахов белән тагы бер кат сөйләшкәч, музейның Казанның Ирек мәйданы тирәсендә икәнлеге билгеле булды. Хатыны үзләре яшәгән йортта ачтырган икән”. 
 
Кызганычка каршы, мин үзем Ка¬зан музеена бара алмадым. 2016 елның январь ае ахырында авыл мулласы Шамил Сабитов белемен арттырыр өчен Казанда булган¬лыктан, Нәҗип Җиһановның музе¬ена кереп белешүен үтенгән идем, әмма аның вакыты җитешмәгән булып чыкты. 
 
Берәр айдан, минем үтенеч буен¬ча, Казан мәдрәсәсе шәкерте Азат Аллямов (хәзерге вакытта Булгар академиясе шәкерте) музейда була алды, әмма Кызыл мәчеттәге метрика мәгълүматларын ките- рә алмады. Күрәсең, андагы хезмәткәрләргә үзенең кайсы авылдан икәнлеген әйтмәгән. Шу¬лай да Нәҗип Җиһановка багыш¬ланган “Назиб Жиганов, жизнь и музыка” дигән бик мәгълүматлы, төсле – күп фотолы, 376 битле, зур форматлы, Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Егоров авторлы¬гындагы, аз тиражлы китапның берсен сатып алган. Бу китапта Нәҗип Җиһановның әтисе, бабасы Собачий Островтан диелмәсә дә, үз гаиләсе, балалары, тормышы, хезмәтләре соңгы көненә кадәр тулысынча яктыртылган. 
 
Китапта “Җәлил” операсын¬да Җәлил ролен башкару¬чы җырчы якташыбыз Хайдәр Бигичевның да (1980 ел) берничә фотосы бар, шулай ук җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганееваларның да Нәҗип Җиһанов белән бергә төшкән фотоларын табып була. Бу китап 2013 елда ук басылып чыккан, ул елны Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендәге мәгълүматлар, күрәсең, әлдә бил¬геле булмаган. 
Шулай да, Рифат Фаттаховның сүзләренә таянып, төрле мәҗлесләрдә, чараларда (беренче һәм соңгы кыңгырауларда), авыл тарихын кинокамерага яздырганда Нәҗип Җиһановның нәсел тамыр¬лары безнең авылга тоташканлы¬гын сөйләргә тырыштым, һәм әти-бабасының нәсел җебен дә 2016 елда ук эзләп таптым. 
 
Бу урында авылдашлары¬быз исеменнән милләтпәрвәр кешеләребез Рифат Фаттахов¬ка, Гомәр ага Баутдиновка һәм авылдашыбыз Азат Аллямовка рәхмәтләремне җиткерәсем килә. 
 
Гомәр ага Баутдиновның “Са¬фажайские корни великого ком¬позитора” дигән язмасы Нәҗип Җиһановның мин эзләп тапкан Сабачайдагы нәсел тамырлары белән таныштырырга мөмкинлек, ышаныч бирә, әмма 90 яшь¬не узган картлар да Гаязетдин, Садриҗиһан турында бернинди мәгълүмат бирә алмадылар, хәтта Нәҗип Җиһановның үзенең дә кем икәнлеген әйтүчеләр сирәк булды. 
 
Лашман авылы Собачий Островның 1857 елны, 10 нчы “Ревизские сказки” буенча (әлеге заманга якынрак мәгънәдә - ха¬лыкны исәпкә алу) бу авылда ни¬барысы 248 нәсел тамгаланган, 2524 кеше исәпкә алынган. Бу нәселләр арасында өч Садриҗан, бер Җиһан һәм бер Садриҗиһан бар. “Ревизские сказки”ның 9 нчы номер астында Өчкүл урамындагы Аминов Садриҗанның (Садырҗан) 1837 елгы нәселе турында Кара диңгезгә төшкән самолет фаҗигасе арты язылган “Өзелгән гомерләр, тынган җырлар” язмасында (Нәсибуллин Җ. турында) кыскача мәгълүмат бирелгән иде. “Садыр” Яхъясының улы Харис (1925 елгы) исән, Казанда яши. Аның сөйләве буенча, “Садырҗан”ның оланнары күп, әмма Гаязетдин булмаган. 
 
200 нче номердагы Садриҗан Самерханов (1856 елгы) Инеш буе урамындагы йортта яшәгән әлеге нәселе Садриҗанов-Имаметдинов Нурулла. Бу нәселнең Гаязетдины юк. 
 
229 нчы номердагы Җиһан Бяки¬ров (1854 елгы) Кындырча урамын¬да яшәгән “Мөкәмәй” Сөләйман Мөхәммәтовның өченче буын ту¬ганы. Әмма исән нәселдәшләре Җиһан, Гаязетдиннарны белмиләр. 234 нче номердагы Садриҗан Аб¬дюханов (1842 елгы) Кындырча яисә Тау буе урамында яшәгән, әмма нәселләрен белеп-чыгарып булмый. 
 
Һәм ниһаять, 195 нче номердагы Садриҗиһан Салямовка туктала¬быз. “Ревизские сказки”да “Садри¬жиан” дип язылган. (Безнең авылда әле дә Җиһанша исемле кешеләргә “Жианша” дип әйтәләр). 
 
Бу Садриҗиһанның әти-бабасы, нәсел-нәсәбе турында, башка нәселдәшләре турында байтак язылды инде, чөнки бу зур нәселгә Хабибулла ишан Альмөхәммәтов та, бик танулы азанчы Шамшуар Салямов та керә. 
 
“Туган як” газетасының 2017 елның унынчы номерында басыл¬ган “Галим Хөсәен Фәезханов һәм аның ике авылдашы” дигән минем язмада мондый юллар бар иде: 
“Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик. Салиханның Альмөхәммәттән башка тагы Салям һәм Азиз исемле малайлары үскән. Салям исемле улының да нәселе бик зур: Кындырча урамының авыл кырыендагы йортта яшәгән Шам¬шуар исемле улы озак еллар буе Хабибулла ишан мәчетендә азан¬чы булып, башкалардан көчле, музыкаль тавышлы булуы белән телгә кереп калган. Шамшуарның абыйсы Садриҗиһанның бер нәсел тармагы (Гаязы) 20 нче га¬сыр башларында Уральск яклары¬на юнәлә, ә энеләре Шәмшетдин һәм Аймалетдинның оланнары Төмән якларындагы Кулик исем¬ле татар авылына урнаша, хәтта Шәмшетдиннең улы Фаттях бу авылда авыл советы председате¬ле дә булып ала”. 
Әле 1834, 1850, 1857 елгы “Ре¬визские сказки” мәгълүматларына таянып, төп персонажларны гына кертеп, бу нәселнең кыскача гына шәҗәрәсенә күз салыгыз. 
 
Садриҗиһанның кызлары Камилә һәм Айшәнең язмышла¬ры билгесез. Гаязетдиннән башка да, бәлкем, оланнары булгандыр, әмма 1857 елдан соң (1859 елда лашманлык бетерелә) “Ревизские сказки”лар эшләнмәгән инде, мет- рик китаплар кертелгән, аларны архивлардан табу бик авыр. 
 
Гомәр ага Баутдиновның да һәм “Назиб Жиганов, жизнь и музыка” китабында да Нәҗипнең әнисе Газизә авыз гармунында уйна¬ган, матур җырлаган диелгән. Ә бит аның әтисе ягыннан Шамшуар азанчының тавышы да бик музы¬каль, көчле булган. Шамшуарның оныгы Гафирәнең улы Хайдәр абзый (“Курик”) озак еллар буе авыл сәхнәләрендә матур бари¬тон белән җырлар башкаручы иде. Әнисе Гафирәнең сөйләп калды¬руы буенча, Шамшуарның тавы¬шы җил уңаена Краснайга кадәр ишетелә булган.
 
1915 елгы мәгълүматлар буенча, Шамшуар нәселенең үз җирләре дә булган. 
 
19 нчы гасырның ахырында һәм 20 нче гасырның башларында Саба¬чайдан Самара, Себер, Азия яклакитүчеләр турында Якубов Сит¬дик та үзенең “Сафаҗай кария¬се тарихы” язмасында телгә ала. Мәсәлән, аның: “1904 нче елда Исмәгыйль бән Галиҗан һәм дәхи берничә адәм Себергә һиҗрәт кылмышлар” дигән җөмләсе бар. Ә бит бу Исмәгыйль бән Галиҗан белән Садриҗиһанов Гаязетдин¬нар янәшә йортларда яшәгәннәр. Гаязетдинның башка якын кардәш- нәселдәшләре соңрак инде 1910 елларда Төмән якларына китә, күрәсең, Салиханов Салямның оныклары барысы да Шамшуа¬ровлар кебек хәлле булмаган, Салямның тугыз баласыннан нәселе дә зур бит. Хәзергесе ва¬кытта, Салиханов Салямның (Садриҗиһан белән Шамшуарның әтисе) авылдагы нәсел җебе Каю¬мов Хайдәр абзый белән дәвам иттерелә. 
Кындырча урамында Нәҗип Җиһановның әтисе Гаязетдин туган- нарының нәселе юк, монда инде башкалар яши (иң якын йорт – Хай¬ретдинова Сара апаныкы – “Шляп” – Барятино авылына чыгып киткәндә). 
 
Безнең эзләнүләрдән чыгып, Собачий Остров (Сабачай) авы¬лында, Кындырча урамында 19 нчы гасырда яшәгән бердәнбер Салямов Садриҗиһанның (1829 елгы) олы шәхес, бөек компози¬тор Нәҗип Җиһановның бабасы икәнлегенә шигебез юк. Әмма бу нәселнең шәҗәрәсе белән (бил¬геле, киңәйтелгән вариантта) бөек композиторның оныкларын, Ка¬зандагы музей хезмәткәрләрен таныштырып, аларга тапшырырга кирәк булачак. Һәм алар аша ки¬тапларга керттереп, киң катлам укучыларны, Нәҗип Җиһановны хөрмәт итүчеләрне таныштыру бу¬рычы тора. 
Нәҗип Җиһанов авыр тормыш юлын узган олы шәхес. Бер яшендә әтисез, биш яшендә әнисез кала. Туганы Җамаль да суга батып үлә. Тагын бер кыз туганы Әмин дә ¬бала чакта үлә. Шулай дип язган Нәҗипнең абыйсы Җәләл. Апалары Файзә 26 яшендә бала тапканда үлә. Нәҗип белән Җәләл генә гомер буе янәшә эшләп яшиләр. 
 
Нәҗип Җиһанов бик күп язучылар, шагыйрьләр, композитор һәм җырчылар, дәүләт эшлеклеләре белән аралашып яшәгән. Муса Җәлил белән дә Мәскәүдә чагында дуслашып, бөек шагыйрь сугыш¬ка киткәнчегә кадәр, бергә иҗади эшләр башкаралар. Нәҗип Җиһанов шул чагын¬да Муса Җәлилнең “Алтын чәч” либрет-тосы буенча “Алтын чәч” операсын яза. Аның иҗаты бай һәм күп кырлы. Язган хезмәтләренең исемнәрен язып чыгу гына күп урынны алыр иде. Сигез опера: “Кач¬кын”, “Ирек”, “Алтын чәч”, “Шагыйрь”, “Ил¬дар”, “Түләк”, “Намус”, “Җәлил”, балетлар “Фатыйх”, “Зөһрә”, оркестр өчен 15 сим¬фония, “Тукай” симфоник поэмасы, йөзгә якын романс, җыр язып һәм эшкәртеп кал¬дырган. 
Казан дәүләт консерваториясенең ректо¬ры булып 1945 елдан 1988 елга кадәр эшли, профессор буларак консерваториядә укыткан да. 1939 елдан 1977 елга кадәр ТАССРның композиторлар союзы җитәкчесе дә булган. 
 
1966-1970 елларда СССР Югары Советы депутаты. Ике “Знак почета” ордены, ике “Ленин” ордены, ике тапкыр Сталин преми¬ясе, “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары белән бүләкләнгән. “Социалистик хезмәт герое”, “СССР халык артисты” исемнәре бирелгән. Тулы булмаган исемлек тә менә күпме урынны алды. Ә аның тагы да күбрәк язарга теләге булган. 
 
Менә аның сүзләре: “...Я будучи дирек¬тором консерватории, отнимаю у своего творчества самые хорошие, зрелые годы. Я уже 12 лет директор консерватории, и творчеством занимаюсь во время отпуска да по выходным дням. И урывками». 
 
«…вообще, консерватория отняла у меня лучшие годы жизни. Не знаю, вспомнят ли обо мне, когда я покину этот тревожный мир, хотя бы добрым словом…» (Хатыны Нинага язган хатыннан. 1965 ел). 
 
Аны онытмыйлар, әле дә яратып искә алалар икән. 
 
Нәҗип Җиһанов консерваториягә килүче яшь талантларга укырга керергә дә бу¬лышкан. Консерватория тәмамлаган ата¬клы җырчы Георгий Ибушев та күптән түгел “Ком сәгате” тапшыруында Нәҗип Җиһановны яратып телгә алды. 
 
“Акчарлак” газетасында җырчы Венера Ганееваның да кыскача гына сүзләре урнаштырылган иде: “Тырыша торгач, музыка училищесын кызыл дипломга тәмамладым бит! Аннан консерваториягә укырга кердем. Анда да киртәләр булды. Мине башта әлеге уку йортына алма¬дылар, тагын да шул “икеле”не куйды¬лар. Ләкин документларны кире алыр¬га килгәч, бәхеткә коридорда Нәҗип Җиһановны очраттым. Кәефсез булуым¬ны күреп алып: “Синең бит тавышың бар, әйдә әле”, - дип үзенең ректор бүлмәсенә алып керде һәм бөтен укытучыларны җыеп, мине укырга алырга кушты. Нәҗип абый җырлавымны имтиханда ишеткән булган. Ә мин аның “Алтын чәч” ариясен җырлаган идем”. 
 
Нәҗип Җиһанов 77 яшендә 1988 елның 2 июнендә Уфада, “Җәлил” операсын куйган арты үлә. 30 ел вакыт үткән. Ә без аның ата- бабасының Сабачайдан булуларын күптән түгел генә белдек. Ул үзе дә әтисенең нәсел тамырлары Нижгар ягыннан икәнлеген күз алдына да китермәгәндер. Бу олы шәхес үзе безнең якта туып-үсмәсә дә, аның белән горурланырга хакыбыз бар. Чөнки әти-бабалары безнең авыл урамнарын¬нан атлап йөргәннәр, бабалары безнең каберлектә җирләнгәннәр. 
 
Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Его¬ровка, милләтпәрвәр якташларыбыз Ри¬фат Фаттаховка, Гомәр ага Баутдиновка тагы да бер кат рәхмәт әйтеп, үзләренә иҗади уңышлар телибез. 
 
 

Вафа КАМАЛЕТДИНОВ
Туган як
№ --- | 08.05.2018
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»