|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2018 Җәмгыять
Ятимнәр барын да онытмыйк (ЯЗМЫШ)Лаеш районы Габиш бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Ягъфәр Габдрахмановның игелекле гамәлләре турында очраклы рәвештә генә белдем. Кырык елга якын “Юбилейный” кошчылык фабрикасында бергә эшләгән хезмәттәше Рифкат Идиятуллин, редакциягә килгәч, сүз арты сүз чыгып сөйләгән иде. Бер карасаң, шәхси хуҗалыгында күпләп кош-корт, мал-туар асраучы, 15 сутый бакчасында төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче Ягъфәр Миңнияз улының һәр нәрсәдән мәчеткә, тирә-күршеләренә, мохтаҗларга өлеш чыгаруы гаҗәп түгел. Мөселман кешесенә фарыз гамәл бу. Тик Казаннан ерак түгел урнашкан бистә шартларында, кем әйтмешли, бер төргәк печән, фураж, башка кирәк-яраклар алтын бәясенә төшкәндә, эре мал асраучылар кимегәннән-кими. Мондый шартларда, махсус тәрбиядә асраган дүрт центнерлы үгезеңне сатып, ятим балалар йорты аш бүлмәсенә җиһазлар алуга тоту өчен күңелең бай булу да кирәк. Аеруча, гаиләң ишле, өең тулы ул-киленнәрең, оныкларың булганда.
– Ягъфәр абый кебек ятим балаларга чын күңелдән ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Башкача ятимнәр йортындагы яшәү шартларын тамырдан үзгәртеп кору эшләренә алынып та булмас иде. Моның өчен дәүләттән бирелгән акчаны җиткереп булмый. Максатыбыз – төрле яшьтәге берничә дистә ятимне аерым төркемнәргә бүлеп, һәркайсының теләген искә алып, тату гаиләгә берләштерү. Ягъфәр абый кебек фидакарьләр булмаса, мондый максатка ирешү кыен булыр иде, – ди Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина.
Балалар ятимлекне тоймасын өчен биредә һәр төркемнең үз аш бүлмәсен булдырырга җыеналар. Ягъфәр абый исә шундый төркемнең берсенә җиһазлар кайтартуны үз өстенә алган. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән 600 мең сумга якын акча җыелган. Ярдәм итүчеләр арасында хезмәт ветераннары да, беренче Президентыбызның оныгы Тимур Шәймиев тә бар. Алар ярдәме белән Лаеш балалар йортында ремонт-төзәтү эшләрен инде тәмамлап та киләләр. Ярдәм итүчеләрнең һәркайсына рәхмәтләребезне җиткерсәгез иде, – ди Рузалия Вәлиуллина.
Кылган игелекләре турында үзе сөйләргә теләмәсә дә, күршесе Рифкатъ Идиятуллинга рәхмәт. Аның тырышлыгы белән Ягъфәр Габдрахмановны күреп сөйләшү насыйп булды. Әлеге гаилә чыгышы белән Мамадыш районы Күк Чишмә авылыннан икән. Әтиләре Миңнияз ага гомере буе шунда ферма мөдире, әниләре Гөлсирә апа колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Эшчән, тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Туганнары Миңнегаяз, Фаягөл апа белән һәрчак аралашып яшиләр.
Тормышта бер генә нәрсә дә юктан бар булмый, диләр. Шул исәптән туганлык хисләре дә. Үзара ярдәмләшү, авыр сынауларны бергәләшеп җиңү аша ныгый андый якынлык. Күк Чишмәдә яшәүче әти-әниләре олыгыйгач, туганнар, киңәш-табыш итеп, картларны үз яннарына чакыралар. Һәркайсы кулыннан килгәнчә өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтә. Туксанга җитеп бакыйлыкка күчкән әби-бабайга булган җылы мөнәсәбәт үрнәк буларак онык-оныкчаларга күчә. Бүген дә бу гаилә, бер-берсенә ярдәм итеп, киңәшләшеп яши. Ягъфәр ага белән хатыны Рәмзия апа – уллары Илназ, киленнәре Рәзилә, оныклары Гадел, Рамил һәм Сәеткә төп таяныч.
Тормышта төрле чаклар була. Туганнар кайгы-хәсрәтне дә бергәләшеп күтәрә. Икенче уллары Алмаз кинәт вафат булгач, берничә айлык сабый ятимлекне тоймасын өчен, киленнәре Сиринә, кода-кодачалары, барлык туганнары кулдан килгәннең барысын да эшли. Габиш бистәсенә баргач та, Ягъфәр аганы инде садикка йөри башлаган Ислам белән бергә очраттык.
Күршеләре Рифкатъ Нәбиулла улы әйтүенчә, араларында кем дә булса бәла-казага тарыса яки чирләп китсә, нәселләре белән күтәрелеп, ярдәм итәргә тырышалар. Табиблар Ягъфәр агада яман шеш авыруы булу мөмкинлеген ачыклагач та шулай була.
– Туганнарыма, дәвалаучы табибә Әлфия Вадигуллинага рәхмәт. Вакытында чарасын күрә башлагач, Ходай рәхмәте белән яман шеш авыруы да чигенә икән, – дип сөенә Ягъфәр ага.
Гомер дигәннәрең аккан су сыман – күз ачып йомарга да өлгермисең, үтә дә китә. Тормышта изге гамәлләр кылып яшәүчеләрнең генә хәтере мәңгелек. Әйтик, гомере буе Казан читендә мал-туар асрап, ятим балаларга ярдәм итеп яшәгән Әсгат ага Галимҗановны ничек онытасың? Шөкер, андыйлар бүген дә бар икән әле.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|