поиск новостей
  • 09.12 "Сөйли торган материя". "Сәйдәш" мәдәният үзәге. 18:30.
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Декабрь
  • Лениза Назлы - ди-джей
  • Хәсән Туфан (1900-1981) - язучы
  • Алексей Песошин - дәүләт эшлеклесе
  • Альбина Асылгәрәева - журналист
  • Нәҗибә Әминева - шагыйрь
  • Идият Әширов - шагыйрь
  • Абдулла Али (1925-2011) - җәмәгать эшлеклесе
  • Зөфәр Сәхәбиев - баянчы
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
06.05.2018 Матбугат

Таныш булыгыз, яңа автор

“Бердәмлек” газетасы төрле районнарда үз хәбәрчеләре булуы белән халыкка якын. Ә менә Челно-Вершины районыннан газетага язучы авторлар әлегә кадәр сирәк иде.

10 мартта басылып чыккан “Черек бәрәңге кабартмасы” дип аталган кызыклы язманы укыган олы яшьтәге кешеләр үзләрен балачакларына кайткандай хис иткәннәрдер. Бу Челно-Вершины районының Шламка авылында яшәүче 74 яшьлек Гомәр Шәяхмәт улы ГАЙНУЛЛИНның беренче иҗат җимеше.

Гомәр Гайнуллин күрше Нурлат районы, Якты Күл  авылында туып-үскән, ун классны татар телендә укып тәмам¬лаган. Армиядән хезмәт итеп кайткач, ул Татарстанның Әтнә районындагы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм Самара өлкәсенең рус авылларында зоотехник булып эшли. Гомере буе татар әдәбиятына, татар теленә гашыйк булган кеше олыгайгач кына үзе дә каләм тибрәтә башлый. Бүгенге язмасы сугыштан соңгы авыр еллар турында булса да, юморга бай. Рәхим итеп, яңа авторыбызны кабул итегез.

Камәрия чебиләре
Бөек Ватан сугышыннан соң, авыл хуҗалыгын торгызу максатыннан, хөкүмәт колхозларга күптөрле йөкләмәләр, үтәп булмаслык  планнар бирә иде. Бигрәк тә, әле генә инкубатор күкәеннән тишелеп чыккан чебиләрне тагып бирүләре нервыга тия иде. Колхозның аларны үстерерлек бинасы да, җайланмалары да, чебиләргә яраклы комбиазыклары да юк иде. Ә җитәкче райком кушканны үтәмәсә, партбилетын югалатуы да бар. Саботаж ясый дип төрмәгә утыртырга да озак сорап тормыйлар.

Менә бу елны да колхоз рәисе чебиләрне алып кайтып, авыл халкына өләште. Барлык хатыннарга, шул исәптән Камәрия апага да, унар чеби тиде. Барлы-юклы ризыкларын, балалар авызыннан өзеп, чебиләргә ашатып, үстерә башлады халык. Исән калып, үсеп җиткән тавыкларны колхоз фер¬масына илтеп тапшырырга кирәк иде.

Көзгә табарак Камәрия апа үзенең тавыкларын фермага илтә китте. Ул барып җиткәндә анда эшләүче Сабира каядыр олаккан иде. Урамның бер башыннан икенче башына кадәр тавыклар күтәреп килгән апа арыган, әлбәттә. Нишләргә соң? Сабира  кичкә кадәр дә килмәскә мөмкин. Караңгы төш¬кәч, ферма ишекләрен ябарга килсә генә. 

Хатын Сабираның килгәнен көтеп утырмаска булды. “Җи¬бәрим чебиләрне. Сабира үзе¬безнең урам кешесе, гомер буе бергә яшәдек, бәлки ышаныр әле”, - дип Камәрия апа чебиләрен тавыклар арасына җибәрде. 

Өенә кайтышлый Сабира¬ның өенә кереп, чебиләрне фер¬мага илткәнен әйтеп тә бе¬терә алмады, Сабираның җавабы әзер иде инде: “Мин күрмәдем, син миңа бирмәдең”, - дип кырт кис¬те ул. 

Шулай итеп, Камәрия апага колхозга ун чеби бәясен түләргә туры килде.

Бу ямьсез хәлнең дәвамы да булды әле. Апаларым Куйбышевка китеп, төзелештә эшлиләр иде. Заманына күрә, эш хакын яхшы итеп алганнардыр. Камәрия апа алданган җәйне әти өебезне күчереп, зурайтыбрак  төзетте. Мин, әле кечкенә булсам да, аңа бик күп булыштым. Менә өебез, алты почмаклы булып, балкып тора. Өй каршында куаклар. Әти урамга караган тәрәзәләрне ачылмалы итеп ясады. Апаларыма хат язганда шул хакта мактанып язган иде. Алар, шушы матурлыкка сихәтләнеп, өй котлап, патефон алып җибәргәннәр. Әти тәрәзәне ачып җибәрә дә патефонны тәрәзә төбенә куеп уйната. Аның тавышы урамга яңгырый. Ни кызганыч, патефонның тәлинкәсе берәү генә иде. Анысы да русча җырлый. Хәтеремдә аның бер генә сүзе истә калган: “К Марианне, к Марианне”... Ул аны еш кабатлый иде. 

Беркөнне, бакчадагы куак¬ларда сандугач сайраган кебек, тәрәзә төбендә патефон җырлап утыра. Шулвакыт Камәрия апаның улы Нәфис абый узып бара. “К Марианне” сүзе рус телен белмәгән кешеләргә “Камәрия” дип ише¬телә икән. Нәфис абый башын кыңгыр салып тыңлап-тыңлап торды да, әтидән сорап куйды:
- Шакир абый, нәрсә ди у-у-ул?

Ә безнең әти бик мәзәкчән кеше иде.
- Камәрияне Сабира чеби белән алдаган, - ди.
- Каян белгән ул, ә-ә-ә? - дип суза Нәфис абый, чиксез гаҗәпләнүен тыя алмыйча.

- Барып әйткәннәрдер, Нә¬фис. Хәзерге халык шундый бит, нәрсә ишетсә дә, тизрәк билгеле органнарга барып тапшырырга гына тора, - дип ышандырды.

Камәрия апаның чебиләрен ашап, Сабира апа да баемады, Камәрия апаның да гаиләсе ачлыктан үлмәде. Тик кыямәт көнендә шушы гөнаһы өчен җавап бирәсен белмәгәнме, әллә аңлап бетермәгәнме икән Сабира апа. Аллаһы Тәгалә барыбызны да гөнаһлардан сак¬ласын иде.

Гомәр ГАЙНУЛЛИН.
Шламка авылы,
Челно-Вершины районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 06.05.2018
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar