поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.05.2018 Мәдәният

Халкыбызның бөек улы ул

7 майда Нижгар татарларының асыл ташы, татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел. Ул Кызыл Октябрь районы Актук (элекке сөйләмдә Яңапар) авылында өченче мәчет имамы Ваһап мулла Хәйретдинов (1870–1937) гаиләсендә туган. Сталин репрессияләре барышында аның әтисе кулга алына һәм «халык дошманы» буларак, 1937 елның июлендә атып үтерелә.

Рәшит Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала, аннары 1920-1926 елларда Нижгар татар педагогика техникумында читтән  торып  укый.  Шул  чордан  алып  1928  елга  кадәр  Петрякс, Печә, Рбишча, Актук, Кызыл Яр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була.

1936-1939  елларда  Мәскәүдә  татар опера студиясендә укый. Шуннан  соң  берничә  ел  башкаланың Татар  мәдәнияте  йортында  (Асадуллаев йорты) актер булып эшли.  Мәскәүдә  татар  әдәбияты  һәм  сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатыннан аны казанга чакырталар.

1941  елның  27  маеннан  Рәшит Ваһапов  Татар  дәүләт  филармониясе  солисты.  Сугыш  башланган  көннәрдә  музыкант  Г.Вәлиев, җырчы  Җ.Сәлахова  һәм  биюче  Х.Муллахмәтовадан  торган төркем  белән  Татарстан  буйлап гастрольләргә  чыга.  Якташ  артистыбыз  1944  елның  декабренә кадәр  авылдан  авылга  арбалы һәм чаналы атларда йөреп, көненә икешәр  концерт  биргән.  Бөтен дөньяны  коточкыч  куркуга  салган сугышта  Бөек  Җиңүгә  халыкның ышанычын үз җырлары белән ныгыткан һәм арттырган.
 
Гомумән, 20 ел дәвамында ул татар халкының иң яраткан җырчысы булган. Рәшит  Ваһапов  1962  елның  14 декабрендә  уңышсыз  операция вакытында вафат була, казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән. Рәшит  Ваһапов  —  татар  халык  җырларын  һәм  татар  композиторлары  әсәрләрен  иң  оста башкаручыларның  берсе.  Матур тембрлы тавышка ия буларак, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен  тирәнлеге  белән  җиткерә белә.  Татар  халык  җырлары «Уел»,  «кара  урман»,  «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон»,  «Гөлҗамал»,  татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур  Мозаффаров,  Җәүдәт Фәйзинең  җырлары  нәкъ  аның башкаруында  популярлык  казана. 
 
Милли  вокал-концерт  сәнгатенә нигез  салучыларның  берсе  буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә  зур  өлеш  кертә,  актив концерт  эшчәнлеге  алып  бара, СССРның  барлык  республикаларында диярлек була. Хезмәт  казанышлары  өчен 1950  елда  аңа  «Татарстанның атказанган  артисты»,  ә  1957 елда  «Татарстанның  халык  артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
 
Беренче  хатыны  Хәлифә Рәхимова,  аның  белән  1927  елда өйләнешкәннәр.  Балалары:  Шамил, Венера, Равил, Мәксүт. Икенче хатыны - Зәйтүнә Феткуллова. Бүген  Рәшит  Ваһапов  турында горурланып сөйләгәндә, аның онытылып барган исемен бөтен татар дөньясына  таныткан  авылдашы Рифат Фаттаховны да, һичшиксез, телгә  алырга  тиешбез.  Бары  тик аның  эзлекле  хезмәте  һәм  эшлекле  булдыклылыгы  нәтиҗәсендә генә  күренекле  якташыбызның исеме  башлангыч  җырчыларга маяк булып кабынды.
 
1998 елда Актукта Рәшит Ваһапов музее  ачылды.  2000  елда  “Рәшит Ваһапов” дигән китап дөнья күрде,ә инде 2003 елда Рифат Әхмәтович энциклопедик  форматта  Рәшит абый  һәм  аның  иҗаты  турында 300  битлек  зиннәтле  китап  басты-рып чыгарды. 2004 елдан башлап Рәшит  Ваһапов  истәлегенә   «Татар  җыры»  халыкара  фестивален оештырып  җибәрде.  Ул  ук   2007 елның  маенда  Рәшит  Ваһапов исемендәге  фонд  булдырды  һәм бүгенгәчә  аның  белән  уңышлы гына  җитәкчелек  итә.  Нәкъ  шул фонд  инициативасы  белән   2008 елның  28  июнендә  җырчының туган  авылында  һәйкәл,  ә  2016 елның  16  июлендә  милли  район үзәге  Уразавылда  бөек  якташ-җырчыларыбыз  Рәшит  Ваһапов белән  Хайдәр  Бигичевка  тантаналы рәвештә күркәм мемориал комплекс ачылды. Бу проектка шактый ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы  үзләре  дә  әлеге  чарада  катнаштылар.  Шул  тарихи вакыйга  аркасында  милли  район үзәге дә, мәдәният йорты да бераз төзекләндерелде.Рәшит  Ваһапов  фонды  инициативасы һәм ярдәме белән оештырылган «Дуслык күпере» татар җыры  фестивале  күптән  түгел триумфаль  рәвештә  Россия буйлап  атлады.  Ул  Мәскәүнең кремль  Сараенда  старт  алып, Пенза,  Ульяновск,  Самара, Оренбург,  Стәрлетамак,  Уфа, Екатеринбург,  Төмән,  Чиләбе шәһәрләре  буйлап  үтте  һәм  зур гала-концерт  белән  казанның «Пирамида»  концерт  залында тәмамланды.
 
Шуны  да  әйтеп  узарга  кирәк,  татар  җыр  сәнгатендә  үз  тамашачысын  тапкан  һәм  халкыбыз  арасында  популярлык  яулаган  Филүс Каһиров,  Рөстәм  Асаев,  Айгөл Сагынбаева,  Марсель  Вагыйзов, Сиринә  Зәйнетдинова,  Ришат Төхвәтуллин кебек яшь талантлар шушы  фестиваль  лауреатлары. Алар,  Рәшит  Ваһапов  варислары буларак, олы сәхнәгә юлны безнең Рифат Әхмәт улы булышлыгында таптылар.Рәшит  Ваһапов  исемен  бүген казан  һәм  Уразавыл  урамнары  йөртә.   Ә  Рәшит  Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале  Россия  чикләреннән чыгып,  әлегәчә  дөнья  буйлап сәяхәт  кыла,  чит  җирләрдә,  чит илләрдә  яшәүче  ерактагы  якын милләттәшләребезне  сөендерә һәм  берләштерә.  Димәк,  Рәшит Ваһапов  үзе  күптән  булмаса да,  аның  исеме  бүген  дә  та-тар  җыр  сәнгатен  үстерүдә  һәм камилләштерүдә,  җәелдерүдә һәм  популярлаштыруда  үз миссиясен  дәвам  иттерә.  Иң мөһиме  –  бу  фестиваль  бөек җырчыбызның  туган  якларын бер  дә  читләтеп  үтми  -  уңае чыккан  саен  Рифат  Әхмәтович якташларын  саллы  концертлар  белән  гел  куандырып  тора. 
 
Әлбәттә,  бу  юбилейлы  елда  да Рәшит  Ваһапов  фестивале  туган якларын бер урап узар дигән ышанычта торабыз.

Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 04.05.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»