поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.05.2018 Матбугат

“Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары билгеле булды (ИСЕМЛЕК)

Бүген “Яңа гасыр” телеканалы бинасында “Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары ачыкланды. Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыятенең максатчан грантын оту буенча конкурс финалистлары:

1. Энҗе Габдуллина, Актаныш районының 1нче мәктәбе укучысы.
 
2. Алия Сабирова, Арча районының 5нче гимназиясе укучысы. 
 
3. Алия Сабитова, Әгерҗе районы Тирсә авылы мәктәбе укучысы.
 
4. Сиринә Сахапова, Лениногорск районының Иске Кувак мәктәбе укучысы.
 
5. Инзилә Хөсәенова, Азнакай шәһәренең 8нче мәктәбе укучысы.

6. Айзилә Шәймөхәммәтова, Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интенаты” укучысы.

“Әйдә ТНВга!” бәйгесенә беренче турга барлыгы 41 эш кабул ителде. Аларның 28е икенче турга үтте. “Мин – кадрда” дип аталган бу турда катнашучылар видеопрезентациятәкъдим итте. Нәтиҗәдә 28 кеше арасыннан 6 кеше финалга үтте. 11 май көнне алар танылган татар журналистларыннан интервью алачак. “Интервью” жанрында узачак конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү. Өченче тур нәтиҗәсендә 3 кеше ТНВдан КФУда бушлай белем алуга юллама отачак.

“Финалистларны ачыклау шактый кыен булды. Бик кызыклы эшләр килгән килде. Һәр бала үзенчә тырышкан, казанышлары, биографиясе турында бәян иткән. Без креативлыкка игътибар иттек. Ягъни сюжет оригиналь булырга тиеш иде. Катнашучының үз-үзен тота белүе, үзен тәкъдим итә белүе, эмоциональлек дәрәҗәсе, шулай ук сөйләм теленең чиста, матур булуы, тиешле интонация һәм басым белән сөйләве безнең өчен мөһим булды. Төрле критерийлар буенча 6 финалистны соңгы турга сайлап алдык”, -дип сөйләде КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире, профессор Васыйл Гарифуллин.
 
 
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәрриреСәрия Хәбибуллина әйтүенчә, финалистларны сайлаганда, жюри әгъзалары арасында бәхәсләшүләр дә булган. “Жюрида төрле кешеләр бар. Университетта укытучыларга белем бирәсе, оста журналист итәсе, ә безгә ул балалар белән эшлисе, телевизион журналистиканың асылына өйрәтәсе. Шуңа да һәр кеше үз ягын исәпкә алып эш итәргә тырышты”, - ди Сәрия Хәбибуллина. Шулай да жюри әгъзалары 3 финалистны бәхәссез, бер тавыштан сайлаган.
 
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең грантын оту буенча конкурс эшләрен бәяләүче жюри: Әминов Илшат Юныс улы – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры – жюри рәисе, Гарифуллин Васил Заһит улы – КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Сафиуллин Илшат Илдус улы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының беренче урынбасары, Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары, Абдуллина Ләйсән Наил кызы – КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәге баш мөхәррире, Гыйниятов Данил Шамил улы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директор урынбасары, ТВның баш мөхәррире, Хәбибуллина Сәрия Нуретдин кызы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире.
 
“Әйдә ТНВга!” конкурсы максаты - татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, “Яңа гасыр” республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү.   
 

 


---
ТНВ
№ --- | 03.05.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»