поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.05.2018 Фаҗига

"Әнисе кызын табибларга да күрсәтергә өлгермәде — бала җан бирде"

Бу вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, үкенечле язмышлы авылдашларым Сабир абый белән Мәймүнә апаның язмышы гел исемдә тора. Авылдашлар арасында алар үрнәк гаилә иде. Йортлары җыйнак, абзар тулы мал-туар. Өй янында ике тәрәзәле кечкенә келәт тора. Анда иген һәм хуҗалык кирәк-яраклары саклана иде. Ишек янында гына сөт сепараты тора.

Ул чорларда сепарат сирәк гаиләләрдә генә бар иде.
 
Сабир ага колхоз тимерлегендә эшләде. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә булмагандыр. Бидрә тишелсә дә, самоварга ремонт кирәк булса да, авыл халкы аңа бара иде. Авылдагы бердәнбер йон тазарту машинасын көйләүче дә ул иде. Оста балыкчы булуы белән беррәттән булдыклы сунарчы да иде. Мине дә әти мылтык тоттырып, Сабир агага ияртеп җибәргәли иде. Бервакыт шулай мылтыгымны тотып Сабир абыйларга киттем. Ул Мәймүнә апа белән чәй эчеп утыра. Заманына күрә өстәл өстендә нинди генә сыйлар юк: май-каймактан тыш, аертылган һәм кәрәзле бал да өстәлгә кунаклаган иде. Зур табада алсуланып пешкән коймаклар. Алардан күреп минем дә коймакларны майга манып тәмле итеп ашыйсым килде. Тик мин яңа гына ашап чыктым дип, өстәл артына утырмадым. Сабир ага ике көпшәле мылтыгын алды да кырга киттек. Борчак басуына җиткәч ул:
 
—Гали, караңгы төште, җирдәге үрдәкләргә түгел, һавада очканнарга ат!— дип өйрәтте мине. Җиргә ятып, басуга таба борчак ашарга дип төркем-төркем очкан үрдәкләргә атабыз, аннары тагын үрдәк төркемен көтеп ятабыз. Төн уртасында аткан үрдәкләребезне күтәреп кайтып киттек. Өйгә кайткач, әнием: “Миңа эш алып кайттың”, —дип, сөйләнә-сөйләнә, җиңнәрен сызганып, үрдәк йолкырга тотынды. 
Бердәнбер көнне әти белән әнинең шыпырт кына сөйләшкән тавышына уянып киттем.
 
—Мәймүнә кыз бала тапкан,—диде әни.
—Хатын-кызга ышаныч юк инде,—диде әти кеткелдәп көлеп.
 
Вакыт үтә торды, Мәймүнә апаның бәбие сары бөдрә чәчле, көлеп торган күзле шалкан кебек матур кызчыкка әверелде. Урамда кечкенә Сәлимәне сөйми үтүчеләр бик сирәк булгандыр. Бигрәк тә Мәймүнә апага сепарат аертырга килгән апалар аны чиратлашып сөяләр иде. Мәймүнә апа оста тегүче иде, кызына матур күлмәк һәм башлыклар тегеп кидерә. 
 
Сабир ага исә Сәлимә тугач кешеләр белән сирәк аралаша башлады, үз эченә көннән-көн ныграк бикләнде. Ничә карама, ул үзенең тимер-томырлары белән булаша иде. Мәймүнә апа белән Сабир абый еш тиргәшә башладылар. Сабир абый эчеп ал дисә:
 
—Мин синең белән тормыйм, син Кави сөяркәсе, баланы аңардан таптың,—дип, гел генә хатынын битәрләде. Сабир аганың зур гәүдәле Кави белән якалашырга көченнән килерлек түгел иде.
 
Сабир абый хәмер эчү белән мавыга башлады. Һәр көн эчеп, гауга чыгарды. Ызгыш туа башласа, Мәймүнә апа, кызын кочаклап бертуган энесе Закирларга китә иде. Беркөнне чираттагы ызгыштан соң баланы суыкта тышта йөртмим дип, ишеккә тышкы яктан йозак салып чыгып китте. Юл буена үкенечле тормышына газапланып елап барды. Закирларга килеп кергәч: “Энем, хәзер миңа ничек яшәргә?”— дип түгелеп елады. Энесе, бала үскәч йомшарыр әле Мәймүнә дип, ананы язмышына күнәргә үгетләде. “Әнә беркөн клубта балалар чыгышында Сәлимә биегәндә Сабир җизни дә кул чабып утырды”,—дип тынычландырырга тырышты апасын.
 
Мәймүнә апа күңелсез уйларының очына чыга алмый йоклый алмый газаплана. Әйе, шул Кави авылга кайткач алар арасында мәхәббәт дөрләп кабынды да китте шул. Сабирга караганда Кави мәһабәт гәүдәле, үзе бик тә сөйкемле. Шунда ук үзенә гашыйк иттерде ул яшь хатынны. 
....Мәймүнә апа чак таң аттырып, өенә кайтып, йозакны ачык керүгә:
 
—Инәй, өшедем!—дигән тавышны ишеткәч, аяк астында җир убылган төсле булды.
—Балам!—дип шашынып елап күтәреп алды кызын. Бер кат күлмәк кигән баланың шәрә аяклары боз булып каткан иде. Эчке ишек бикле.
 
Мәймүнә үзен-үзе белештермичә, бар көче белән ишекне төйде. Бераздан яртылаш исерек Сабир ишекне ачты. Ул ни кылуын аңларга да теләмәде. Бары тик: “Сезгә шул кирәк!” – дип, янә үзенең җылы түшәгенә ауды. 
 
Мәймүнә ишекне бикләп чыгып китү белән исерек Сабир ага кызчыкны өйдән куып чыгара да ишекне эчтән бикләп куя. Сәлимә салкын ишек алдында төн чыга. Әнисе кызын табибларга да күрсәтергә өлгермәде — бала җан бирде. Сәлимәне соңгы юлга озатканда бөтен авыл халкы елады. “Бу явызлыгы өчен Сабирны судка бирергә кирәк”,—диючеләр күп булды. 
 
Бу фаҗигадән соң алар аерылыштылар. Мәймүнә апа сулды, үз эченә бикләнде. Кипкән иреннәре белән: “Әй, Ходаем, тизрәк Сәлимәм янына алчы!”—дигән сүзләрне генә кабатлый иде. 
 
Гарәф Әхмәров.
Уфа шәһәре.

---
Өмет
№ --- | 02.05.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»