поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.05.2018 Шоу-бизнес

Май бәйрәмнәрен җырчылар ничек уздыра?

Бөтен кешелек дөньясы өчен 1 май – хезмәт, тынычлык, үзара татулык көне булып кала. Әлеге бәйрәм чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелә. Танылган шәхесләр май бәйрәмнәрен ничек уздырмакчы икән?

Айдар Галимов, җырчы:
– Бүген-иртәгә Мәскәүдән кызларым кайтачак. Оныкның кайтканын аеруча сагынып көтеп торабыз. Алар белән бергәләп авылга кайтырга иде.
Бер дустым туган көнен Төркиядә уздыра, бәлки Зилә белән анда да барырбыз. Аннары, эш тә онытылмый: «Хыял» программама нокта куеп, Уфада һәм Казанда узачак концертларга да әзерләнәсе бар.
 
Гүзәл Уразова, җырчы:
– Май бәйрәмнәрен ел да туган ягымда – Бардада уздырабыз. Быел бишенче тапкыр өстәл теннисы буенча чемпионат уздырачакбыз. Аның белән беррәттән, мәдәни чаралар да үрелеп барачак. Анысы эш кебек тә түгел, чөнки янымда барлык якыннарым булачак. Ялларны балалар белән уздыру – үзе бер рәхәт!
 
– Май бәйрәмнәрендә туган йортта барлык туганнар белән җыелышып, ит кыздырырга да исәпләп торабыз. Һава торышы гына матур булсын иде! Яңгыр барыбер кәефне төшерә.
 
Рөстәм Галиев, җырчы:
– Һава торышы әлегә сөендерерлек булмаса да, майны бик җылы булыр дип көтәм. Май башында Ләйләнең әти-әнисе янына авылга кайтып килергә исәпләп торабыз. Аннары гастрольләрне дәвам итеп, тәмамлап куясы бар.
 
Ә май ахырында диңгезгә барабыз. Ел дәвамында, эшкә чыгып китәр алдыннан, балаларга: «Бераз түзегез, без акча эшлибез дә, аннары диңгезгә барырбыз», – дип ышандырдык. Хәзер алар шул диңгез турында гына уйлыйлар. Кечкенәсенең теле ачылып кына килсә дә, ул море сүзен «моле» дип кабатлап йөри.
 
Зифа Нагаева, җырчы:
– Татарстанда концертларым булачак, гастрольгә чыгам. Аннан кайткач, Уфадагы һәм авылдагы йортларның бакчаларын тәртипкә саласы бар. Минем бит йортым икәү! Фатирда яшәүне күз алдына да китерә алмыйм, шуңа күрә Уфа үзәгендә дә үз йортым белән яшим. Фатирда, беренчедән, миңа кысан. Икенчедән, төннәр буена җыр иҗат итәм. Шәһәр йортында төнлә музыка уйнатсаң, күршеләр шундук ишек шакый башлый.
 
Май бәйрәмнәрендә оныгымның туган көне дә әле! Аны тәбрикләргә барлык туганнар белән җыелабыз, өстәл корып, шашлыклар пешерәбез.

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.05.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»